Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
Баш мөфти Пенза өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисенә хуплавын белдерде
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Пенза өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Ислам Дашкинны кабул итте
Төбәк мөфтие баш мөфтигә Пенза өлкәсендәге диния идарәсенең рухи мәгърифәтчелек юнәлешендәге эшчәнлеге, уңышлары һәм планнары, шул исәптән оешма уставының яңа редакциясен кабул итү планлаштырылуы турында сөйләде.
Мөфти Гайнетдин Пенза өлкәсе дин әһелләренең казанышларына уңай бәясен бирде һәм диния идарәсе уставының яңа редакциясе өчен тавыш бирүне хуплавын җиткерде. Ул мөфти Ислам Дашкинга һәм РФ мөселманнары диния идарәсе составында рухи хезмәт итүче өлкә диния нәзарәте имамнарына халыкны Ислам кыйммәтләрендә тәрбияләү юлында хәер-фатихасын ирештерде.

@DUMRF_TAT
👍21
​​Мөфти Гайнетдин махсус хәрби операциясе зонасында хезмәт иткән имам Рөстәм Мөхитовка медаль тапшырды
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин мөфти Мөкаддәс Бибарсов җитәкчелегендәге Сарытау мөселманнары делегациясен кабул итте
Делегация составында Саратов өлкәсеннән махсус хәрби операция зонасында имам булып хезмәт иткән «Зәйд ибне Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс Ильясов белән Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Мөхитов та бар иде.
Мөфти Гайнетдин Рөстәм Мөхитовка «фидакяр хезмәте, остазлыгы һәм махсус хәрби операция зонасында дини бурычын үтәүдә күрсәткән ныклыгы өчен» Россия
мөселманнарының «За заслуги» медален тапшырды.
Шушындый ук бүләк Ильяс Ильясовка Коръән укучыларның XXIII Мәскәү халыкара ярышын ябу тантанасында тапшырылган иде.
Мәгълүм ки, 2024 елның декабрендә Саратов дин әһелләре МХО зонасына китте. Аңа кадәр дә имамнар берничә ел дәвамында хәрби хәрәкәт зонасына гуманитар йөкләр илтүдә даими катнашты. «Ахмат»махсус бүлекчәсендә булып, полк җитәкчелеге белән очрашудан соң, алар дин әһелләре буларак, хәрби операция зонасындагы хезмәттәшләренә кушылды.

@DUMRF_TAT
4
Мөфти Гайнетдин хәйрияче Сөләйман Кәримовка дистәләрчә мең гаиләнең рәхмәтен җиткерде
Мәскәүдә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы, хәйрияче Сөләйман Кәримов белән очрашты
Очрашуда 2025 елда уздырылган «Хаҗ Кәрим», «Рамазан Кәрим» һәм «Корбан Кәрим» гомумроссия хәйрия программаларына йомгак ясалды. Мөфти Гайнетдин басым ясаганча, әлеге программаларның әһәмияте дистәләгән мең кешегә матди ярдәм күрсәтүдә генә түгел, ә алар нәтиҗәсендә тудырылган теләктәшлек, ышаныч һәм социаль оптимизм хисләрендә дә.

2020 елда коронавирус пандемиясе елында старт алып, «Рамазан Керим» һәм «Корбан Керим» хәйрия акцияләре 6 нчы ел рәттән уздырыла һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә матди кыенлык кичерүче дистәләгән мең гаилә өчен чын ярдәм. Әлеге программаларны РФ мөселманнары диния идарәсенең үзәк аппараты һәм аның составындагы дини оешмалар оештыра.

«Хаҗ Кәрим» программасы Россия мөселманнары өчен яшерен хыялын тормышка ашырырга һәм Мәккәгә Хаҗ кылырга мөмкинлек бирә.
2025 елда әлеге программа нигезендә, моңарчы дөнья практикасында күрелмәгәнчә, хәйрияче Сөләйман Кәримов акчасына 5000 мөселман Хаҗ кылды. Аларның күбесе СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, волонтерлар булды.
Әлеге акцияләр нигезендә хәйрия ярдәме алган дистәләгән мең гаилә исеменнән мөфти Гайнетдин Сөләйман Әбүсәид улы Кәримовка олы рәхмәтен җиткерде һәм дога кылып, сәламәтлек, иминлек һәм игелекле эшләрендә Аллаһы Раббыбызның ярдәмен теләде.

@DUMRF_TAT
👍9🤝2
Халыклар дуслыгы кичәсе эшлекле төсмер алган
Россиянең алмаз башкаласы - Саха (Якутия) Республикасы Удачный шәһәренең Ислам үзәгендә уздырылган чарада дистәдән артык милләт вәкиле катнашкан
Шәһәрнең «Мәрхәмәт» мөселман дини оешмасы рәисе Руфат Хәләвиев, Исламда туганлык һәм күршелек мөнәсәбәтләренең әһәмияте турында тирән эчтәлекле лекция сөйләгән.
Үгет-нәсыйхәттән соң өстәл теннисы буенча дусларча турнир оештырылган, аннары кичә төрле халык вәкилләре әзерләгән тәгамнар белән сыйланып, табын артында дәвам иткән. Мәчетне җанландырып һәм шатлык мохиты тудырган чара Удачный мәхәлләсенең мәдәни байлыгын һәм аның бердәмлеген күрсәткән.
Шушы юллар белән хәбәр төгәлләнгән дә булыр иде. Асылда исә чараның максатлары күңел ачудан күпкә җитдирәк булган.

Әлеге чара турында гына түгел, ә гомумән, Россия үзәгеннән меңнәрчә чакрым ераклыктагы Удачный шәһәрендә гомер күрүче кардәшләребез тормышы турындагы язманы әлеге сылтама аша яки вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәбезгә кереп, укырга чакырабыз

@DUMRF_TAT
6
Коръән догасы
Доганың кабул ителүенә ихластан ышанып дога кылыгыз

رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَى وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَدْخِلْنِي بِرَحْمَتِكَ فِي عِبَادِكَ الصَّالِحِينَ

«…Ий Раббым! Миңа һәм ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итүемне, Син риза булырдай изге гамәлләр кылуны илһам ит. Үзеңнең рәхмәтең белән мине Үзеңнең тәкъва колларың арасына керт»
(«ән-Нәмл» (кырмыскалар) сүрәсе, 19 нчы аять).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
5
Бүген - 29 ноябрьдә,
Чувашия Республикасындагы Урмай авылының Кара Пулат Җәмигъ мәчетендә "Чувашиядә Ислам: Урмайдагы беренче мәчет төзелүгә 380 ел. Россия мөселманнары Ватан сагында" дигән темага төбәкара конференция уза.
Фәнни чара алдыннан авылда 2 һәйкәл ачылды.
Авылны нигезләүчеләргә һәм алардан башлап, бүгенгә кадәр хезмәт итүче имамнарга багышланган, аларның исемнәре язылган.
Икенчесе - истәлек тактасы, ул бу урында 1646-1934 елларда эшләгән авылның беренче мәчетенә багышлана. Хәзер биредә Рәфыйк Миңнуллинның шәхси хуҗалыгы урнашкан. Чувашия Республикасы мөселманнары диния идарәсе рәисе, Кара Пулат мәчете имам-хатыйбы Фәнис Сафиуллин аңа әлеге истәлек тактасын үз хуҗалыгы диварына урнаштырырга рөхсәт иткәне һәм шуның белән Ислам кыйммәтләрен ныгытуга өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Чувашия Республикасы мөселманнары диния идарәсе рәисенең урынбасары Хәйдәр Сафиуллин әйткәнчә, Урмайда мондый урыннарны булдыру авыл тарихын киләсе буыннарга ирештерү өчен эшләнгән.

@DUMRF_TAT
8
Ана догасы
Бүген Әниләр көне
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып.

Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Уйку — йокы.
Яд итү — исенә төшерү.
Булсайде — булса иде.

«Ана догасы» «Балалар күңеле» китабында 1909 елда басылган

Фотосурәттә: РСФСРның атказанган рәссамы Фәйзрахман Әминевнең (1908-1984) картинасы 18 ноябрьдә РФАнең Көнчыгыш кулъязмалары институтында (Санкт-Петербург) уздырылган XXII Фәизханов укулары барышында куелды. Рәссам үз иҗатында Тукай әсәрләренә күп тапкыр мөрәҗәгать иткән

@DUMRF_TAT
8👍1
​​Мөфти Гайнетдин әниләрне котлый

Аллаһы Тәгалә тарафыннан Ана дигән бөек исемгә лаек булган әниләребезне, хатын-кызның иң мөһим вазифасы - ана булуын данлау көне белән котлыйм.

Бу фани дөньяга килгәч тә, һәр сабый иң беренче булып әнисенең яратуын тоя. Ана мәхәббәте безне үстерә, тәрбияли, яраларны дәвалый, көч бирә.

Адәм баласы гомере буена, әнисеннән килгән җылылык, мәрхәмәт һәм шәфкать канаты астында яши. Бу тәртип аның фитрасына - Аллаһы Раббыбыз яраткан күңел табигатенә туры килә. Ана мәхәббәте - һәрберебез һәм гомумән кешелек өчен тормыш авырлыкларыннан ышыклану калканы.

Безнең арада балалары ил халкын яклап, махсус хәрби операциядә һәлак булган, әниләр шактый. Фронтта булган улы өчен берөзлексез дога кылып, аннан көн саен хәбәр көтүче әниләр тагын да күбрәк. Ватаныбыз аналарның игелеге, фидакярлеге һәм батырлыгы белән нык. Аналарның ихлас догасы ярдәмендә ул-кызларыбызның гомере саклана.

Бүген - Әниләр көнендә, әниләрнең үзләре өчен күңел тынычлыгы, иминлек һәм Ана дигән бөек вазифаны Аллаһы Раббыбыз разый булырдай итеп үтәүдә ныклы көч сорап, догада калам. Баласының бәхетле булуын күреп, һәр ана үзе бәхетле булсын! Аллаһы Раббыбыз барыгызга да исәнлек-саулык һәм күп куанычлы көннәр насыйп әйләсен!

Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе


@DUMRF_TAT
10
​​Чын татарча Коръән
Әнәс Халидов тәрҗемә иткән Коръән китабын «Мәдинә» нәшрият йорты чыгарачак
Дөньякүләм танылган гарәп кулъязмасы белгече, профессор Әнәс Халидов Коръәнне гарәп теленнән татарчага 1997 елда тәрҗемә башлаган. Әмма бу аның кинәт тотынган шөгыле булмый, әлбәттә, ә бәлки гомерлек теләген, һәр яклап җитлеккәннән соң, тормышка ашыруы була.

Әнәс аганың хезмәтенең үзенчәлеге турында
ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, Әнәс Бакый улы белән хезмәттәшлек иткән Нурия Гәрәеваа ңлатып бирде. Шуннан соң без аны «чын татарча» дип тәкъдим итәргә булдык.

Агымдагы елның 22 сентябьрендә X Бигиев укуларында Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты деканы, профессор Михаил Пиотровский Әнәс Халидовның үзенең остазы булуын һәм аның Коръәнне татарчага тәрҗемә итүен искә алгач, пленар утырышны алып баручы профессор Дамир Мөхетдинов, Әнәс Халидовның хезмәте РФ мөселманнары диния идарәсе һәм Мәскәү ислам институты хезмәткәрләре тарафыннан бастырыр өчен әзерләп бетерелгән булуын һәм озакка сузмыйча «Мәдинә» нәшриятында дөнья күрәчәген хәбәр итте.
Әнәс ага үз хезмәтен латин хәрефләре белән җыйган, ул хәзер кириллицага күчерелде. Озакламый китапны да тәкъдим итәргә язсын.

Моннан 24 ел элек, 1 нче декабрьдә Әнәс Бакый улы Халидов бакыйлыкка күчкән. Фәндә тирән эз калдырган, милләтебезне таныткан олуг шәхесне дога белән искә алыйк. Аллаһы Раббыбыз аның хезмәтләреннән разый булсын🤲🏻

Фотосурәттә: Әнәс ага тәрҗемә иткән һәм үз куллары белән җыйган «Фатиха» сүрәсе. Сез беренче булып күрәсез

@DUMRF_TAT
1🔥1
​​Халидов Әнәс Бакый улы
Шәркыятьче галим, филология фәннәре докторы, профессор
1929 елның 25 февралендә Буа кантоны Казма авылында туган. Ул тел галиме Бакый Закир улы Халидовның улы. Бакый ага Казан университеᴛында физика-математика фаᴋультетының астрономия факультетын тәмамлап, юллама буенча 1941 елның гыйнварында Ташкентка эшкә җибәрелгән һәм олы улын да үзе белән алган. 12 яше тулмаган Әнәс әнисе Зәйнәб абыстай һәм туганнарыннан аерылып киткән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Бакый Халидов хәрби хезмәткә алына: Иранда тәрҗемәче булып, соңрак Төркестан хәрби бүᴫеге штабында хезмәт итә. 3 ел буена мәктәп укучысы Әнәс үзе генә яши, Ташкенттагы татар мәктәбен тәмамлый. 1946 елда Әнәс Халидов Ленинградка барып, дәүләт университетының көнчыгыш телләр фаᴋультетының гарәп теле бүлегенә укырга керә. Сугыштан соңгы елларның авырлыгын күз алдына китерәбез...
2000 нче елга кадәр Әнәс Бакый улы Халидовның хезмәт юлы шушы шәһәр белән бәйле.

Әнәс Халидов 1955 елдан СССР ФА Көнчыгышны өйрәнү институтында, 1961 елдан Гарәп теле кабинеты (1978 елдан Якын Көнчыгыш секторы) мөдире була.

Хезмәтләре гарәп кулъязмаларына, гарәп классик әдәбиятына, Көнчыгыш Европада ислам динен өйрәнүгә карый.

2000 елдан ул Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры.

2024 елда Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең «Минбар Ислама» газетасының апрель һәм март ае саннарында басылган мәкаләләрдә, Санкт-Петербург дәүләт университетында аспирантурада укыган дәверендә Әнәс Халидов лекцияләрен тыңлаган филология фәннәре кандидаты Фәрит Әсәдуллин язганча, галим: «Илебездә шәрыкъ гыйлемен өйрәнү тарихында, аның хезмәттәшләре һәм укучылары хәтерендә, барыннан да элек, остазы академик Игнатий Юлианович Крачковскийның һәм Ленинградта ислам фәнен оештыручыларның фәнни мирасын дәвам итүчеләрнең берсе булып тора».

Һәм шулай ук: «Әнәс Бакый улы Халидов, мулла Хөсәин Фәизханов кебек үк, татар авылы мохитендә үскән. Нәселе Буа районының Казма авылыннан дини белемле татарлардан. Аның турында сөйләгәндә, әтисе Мөхәммәдбакый Закир улы Халидовны искә алмыйча мөмкин түгел, аның да тормышы һәм эшчәнлеге киләчәктә аерым һәм җентекле тикшерү предметы булырга тиеш. Бакый Халидов танылган ислам реформаторы Муса Бигиевның шәкерте һәм фикердәше була, бу аның дөньяга карашын формалаштыруга ярдәм итә һәм соңыннан улының да тормыш карашлары формалашуына йогынты ясый», - дип яза.

Бакый Халидов турында язгач, аның тууына быел 120 ел тулганлыгын да билгеләргә кирәк. Бу уңайдан, мәсәлән, Ташкент шәһәрендәге Халыкара ислам академиясендә искә алу чарасы узган, анда Бакый аганың улы Рәшид Халидов академиягә галимнең шәхси китапханәсеннән берничә дистә уникаль китап һәм нәкъ әтисе язган рәвештә кабат нәшер ителгән «Учебник арабского языка» дигән мәшһүр уку әсбабын бүләк иткән.

Әнәс Бакый улы Халидовның шәхси китапханәсеннән исә 600 басма китап 2006 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский ис. фәнни китапханә фондына тапшырылган. Бу хакта университет сайтында хәбәр ителә.

Күрәбез, Әнәс Бакый улы Халидовның биографисен биргәндә, аның нәсел тамырлары да, тирә-юне һәм ул яшәгән чор искә алынмыйча мөмкин түгел. Алар барысы да бу артык тыйнак, әмма тирән гыйлемле шәхесне танырга ярдәм итә. Әлбәттә, югарыда язылган юллар галимне ачып бетерә алмый, ә фәкать бу фани дөньяда шундый кеше яшәгәнлегенә һәм үзен фәнгә риясыз багышлаган олы шәхес булганлыгына ишарәли генә.

Фотосурәт Нурия Габделәхәт кызы Гәрәевадан

@DUMRF_TAT
5❤‍🔥1👍1
Дөньякүләм танылган гарәп теле белгече профессор Әнәс Халидовның  Коръәнне татарчага тәрҗемә итүе һәм аның хезмәтенең үзенчәлеге турында
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева сөйли


Рутуб

@DUMRF_TAT
3
2025/12/03 17:44:10
Back to Top
HTML Embed Code: