Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
Быел 1-2 апрельдә Мәскәү икътисади форумы узды. Аның мәдәни һәм социаль сәясәткә багышланган пленар сессиясендә яңгыраган чыгышлар кызыклы булды. Мәдәни код, мәдәни повестка турында сүзләр күп булды. Килешкән урыннар да булды, килешмәгән фикерләр дә яңгырады.
Новый театр режиссёры Эдуард Бояковның менә бу сүзе белән килештем.
«В отличие от экономики, здесь не работают понятные системы замеров, здесь нет понятных показателей», – диде ул, мәдәниятне саннарда күрсәтә башласаң, моның котылгысыз рәвештә түбәнгә тәгәрәү булачагын искәртеп. Ул 500 данә тираж белән чыгарылган китаплар да бөек була ала, ә менә киң массалы аудиториягә йөз тоткан әсәрләр вакыт сынавын узмаска мөмкин, диде. «Как только мы начнем обращать внимание лишь на тиражи, низкосортная литература, низкосортное кино, низкосортное искусство начнут диктовать нам свои законы. Это и происходит», – дип тә өстәде.
Мәдәниятне эгалитар итү концепциясе ишелде, димәк?
🔥3👍2🕊1
«XVIII гасыр һәм XIX гасырның беренче яртысында акыл хезмәте белән шөгыльләнүче, каләмле кешеләрнең күпчелеге дворяннардан булган. Монда дворянлыкның роле турында берничә сүз әйтергә кирәк. Без привилегияле сословиеләр турында начар сөйләргә күнеккән инде: алар эксплуататорлар булганнар, гади халыкны изеп яшәгәннәр, үзләре эшләмәгәннәр, янәсе. Әлбәттә, социаль конфликтлар, бигрәк тә XVIII гасырда, кискен булган. Хәтерләсәгез, XVIII гасыр - инкыйлаблар гасыры, Америка кыйтгасыннан алып Уралга кадәр. Социаль идиллия турында сүз йөртеп булмый. Әмма кешелекнең интеллектуаль эшчәнлегенең зур өлеше Европада да, Россиядә дә привилегияле сословие өлешенә туры килә. Моннан качып та, бу фактны кире кагып та булмый. Алай гына да түгел, нәкъ менә шул без интеллигентлык (затлылык) дип атаган күренешкә йогынты ясый. Иң мөһим сыйфат - оят хисе. Интеллигентлык һәм аның капма-каршысы турында сөйлибез икән, әлеге психолоик факторны искә алмый калырга ярамый: интеллигентлык оят хисеннән башлана, ә интеллигентлыкның булмавы - оятсызлыктан.
Нәрсә ул оят? Уйлап карыйк әле: нәрсә ул психолоик оят? Оят - этик тыюлар белән бәйле бер хис. Кеше үзенең физик мөмкинлекләреннән чыгып, нидер эшли ала: мәсәлән, балага суга ала, чөнки ул көчлерәк яки хатын-кызга кул күтәрә. Кеше гайбәт та тарата ала (аның моңа теле әйләнә!), әмма ул бола й эшләми. Ни өчен? Чөнки аңа оят. Ничек була ул “оят”? Мин түшәмнән йөрмим, һәм миңа моның өчен оят түгел, чөнки мин болай эшли алмыйм. Әгәр дә мин нәрсәдер эшли алам һәм алай эшләмим, гәрчә миңа алай эшләү файдага булса да яки рәхәтлек бирсә дә. Бу очракта мине әнә шул тыю (социаль, мәдәни) туктата, миңа оят.
Интеллигент психологиясе белән яши торган кешеләрнең идарә итә торган сыйфаты - оят, ә оятсыз кешеләр белән курку идарә итә: мин болай эшләмим, чөнки куркам. Менә балага кул күтәрер идем, куркам, йә милиционер янәшәдә генә йөридер...
Оят - ирекле кешеләргә хас хис, ә курку - коллар хисе. Тегесе дә, монысы да этик хисләр рәтенә, тыюлар өлкәсенә керә. Әмма курку - мәҗбүриләп тыю, ә оят - ихтыяри тыю.
Привилегияле класс кешеләре югары интеллигентлык дәрәҗәсенә күтәрелгәч, алар тормышның акыл һәм әхлакый дәрәҗәсен канәгатьләндермәвен аңлый һәм аларга оят була. Алар үзләрен ашаткан кешеләр алдында, тарих алдында, ил алдында һәм үзләре алдында үзләрен гаепле хис итә башлый. Әйтергә кирәк, югары дәрәҗәдәге оят хисе - нәкъ менә дворян сословиесендәге интеллигенция сыйфаты, ул мәдәният барлыкка китергән иң яхшы психологик сыйфатларның берсе». Юрий Лотман «Культура и интеллигентность / Воспитание души, СПб, «Искусство-СПб», 2003 г, 2003, с. 499.
6
Казан мәчесе белән Тукай.docx
15.5 KB
Шигырь бәйрәменә мөнәсәбәтләрен бик күпләр язды инде. Узган ел менә шундый гына бер этюд язган идем.
👍6
ХХ гасыр башында Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый һ.б. язучылар тагын бер гасырдан соң милли тормыш ниндирәк формалар алыр икән дип уйладымы икән? Уйлагандыр. Юкса “Милләткә” шигыре дә, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” да, “Фәтхулла хәзрәт” тә язылмас иде.
Менә без XXI гасырның беренче чиреген тәмамлап киләбез. Әле бу араларда Тукайны туган көне белән Камал театрының яңа бинасына нисбәтле тартышлар бара. Юк кына тартышлар кебек инде югыйсә. Театр эченә базар кертергәме, Шигырь бәйрәменең урынын алыштырудан сумма үзгәрерме... Әйтерсең Хәмзә бай уллары-кызлары, килен-кияүләре белән җыелып кайткан да әллә яңалыкка, әллә искелеккә каршы көрәшеп йөри.
Шулай да театр - театр булып калсын иде инде ул. Театр моннан 2500 еллар элек борынгы Грециядә Дионис алла хөрмәтенә уздырыла торган тамашалардан тамырланып киткән. Башта Дионис табигатьнең уңдырышлылык көче алласы булган, соңыннан йөзем һәм шәраб, күңел ачу, аннан соң шигърият һәм театр алласы булып санала башлаган. Бәйрәм көнне Дионис алланың юлдашлары сатирлар - кәҗә тояклы затлар аңа дифирамбалар җырлап йөргәннәр. Бәйрәмнең тантаналы өлеше таргедия - трагос+одэ - кәҗә җырлары дип аталган. Аннан соң көлкеле өлеш - комедия башланып киткән. Дионис хөрмәтенә уздырыла торган бәйрәмдә һәркем катнаша алган. “Карнавал” - Дионис утырып килгән кораб шулай аталган. Ул көнне бик күп ашаганнар, эчкәннәр, күңел ачканнар. Тора-бара тамашаның бу өлеше төшеп калган, чөнки кешеләр театр аша кешелек алдында торган проблемаларны күрсәтеп, сөйләп, аңлатып булуына төшенгәннәр. Бу ул вакытта яңа сәнгать төре туган дигән сүз. Ягъни дөньяны танып-белүнең художестволы яңа бер формасы туган.
Татрның сәнгатькә әверелүенең төп шарты - аның актёрлар белән тамашачыларга төгәл бүленүе. Ул мифологик культтан, йоладан шуның белән аерыла да. Йолада тамашага килгән һәркем катнашырга тиеш. Шуңа да Сабан туе - йола. Театрны сәнгать итеп саклыйк дисәк, анда бары тик профессиональ актёрлар гына булырга тиеш.
Соңгы елларда театрда тамашачыларны да катнаштыру, биетү, сүз әйттерү гадәткә әйләнеп бара. Театр тамашачысы культурасы дигән төшенчә җуела. Ә минем яңа бинага яңа постановка карарга барасым килер иде... Ә сезнең?
👍7
«Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын буйлап уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һай, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!» Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять». Фотода Башкортстанның Фёдоровка районы далалары кичәге көндә. Озакламый аннан кылганнар йөгерә башлаячак.
16
“Бер заман бардым Печән базарына
Шунда таптым азык мин язарыма”, - дисә дә шагыйрь, кичә Камал театрының яңа бинасы янына язарыма азык эзләп тә бармаган идем. Әмма кайткач, бер картина күз алдыннан китми генә бит. Таныш та, таныш түгел дә бер образ табып кайттым әле. Үзе стереотип, үзе шуның яңа модификациясе. Тасвирлап карыйм әле.
Яңа бина фотоларда һәм ерактан матуррак икән дигән тойгы белән театрга килеп җиткәч, Шигырь бәйрәме кайсы якта булачагын таба алмыйча, берничә кеше әле теге, әле бу якка йөренеп эзләргә тотындык. Бер заман уйламаган җирдән генә ишек ачылып китте дә аннан бишәр галстуклы кешеләр чыга башлады. Алар артыннан бик тә бәхетле вә мәмнүн кыяфәттә мөфти Камил Сәмигуллин белән Казан епархиясенең баш рухание (исемен белмим) килеп чыкты, шуннан чиновниклар, алар артыннан язучы, галим халкы берәм-берәм күренә башлагач, минем кебек үк Шигырь бәйрәме эзләп йөрүчеләр монда кызыграк бугай дип туктап калдык. Интеллигенция үзара саулык сорашкан, кайбер язучылар җае туры килеп, буш колак тапканга иркенләп биографияләрен сөйләргә авыз ачкан арада теге галстуклы кешеләр гаип тә булды. Шигырь бәйрәме эзләп килүчеләрнең җитезрәкләре теге ишек ябылганчы дип, шуның тоткасына тотынулары булды, ул арада ишектә пәйда булган яңа директор Илгиз Зәйниевнең “әнә тегендә, әнә тегендә” дип кайсыдыр бер якка кул болгавы ишетелеп калды. Аны бик ишетмәделәрме, тыңламадылармы, артыннан бик яңгыравык тавышлы бер хатын чыгып: “Монда түгел!” - дип кычкыра башлады. Үзе бер кулы белән ишеккә ябышкан. Дөресрәге, ишекне калкан итеп тоткан, икенче кулына күренмәс кылыч тоткандай һаваны уңлы-суллы телеп-телеп төшерә. Менә шул апа (апа дисәң, карт та түгел бугай үзе, кыяфәтенә карап, яшен дә чамалап булмый) яңа бер типаж булып хәтергә импринтинг ысулы белән ябышып калды бит! Гадәттә, тиеш булмаган урыннарга борын тыгучыларны куучы андый “роль”ләргә таза гәүдәле, “өстенә кайчандыр куе зәңгәр төстә булып, хәзер инде нинди төстә икәнен аерып булмый торган иске халат” кигән, “йөзенә авыр тормыш шактый тирән җыерчыклар уйган”, “иңнәрен тормыш баскан”, башына “күптән кер сабыны күрмәгән” яулык бәйләгән стереотип апаларны куялар бит. Ә бу андый түгел. Бу чандыр гәүдәле, үзен тормыш баскан дип тә булмый, аны тормыш баса алмый - җилкәсе тар, әмма туганда ук йөзенә душнила икәне язылган, ак йөзле, озынлыгы тездән булган көрән төсле күлмәк кигән (барыбер төссез инде) бер апа. Мин аны ул аңлатканча, “әнә тегеннән” Печән базарына кергәч, тагын бер күрдем әле. Анда да этешә-төртешә базар караган халыкны куалап, шыр ачык ишекне “бу ишекнең ябык икәнен күрмисезмени соң сез” дип зарлана-зарлана ябып йөри иде... Ул теге халатлы апалар кебек үзалдына карап сүкми, аягын сөйрәп атламый, ә башын югары чөеп, буе озын гына булса да, астан карап ачулана, тавышы көр, атлавында хуҗаларча ныклык бар. Кем булгандыр ул, мин аны күрергә тагын бер барырмын әле театрга. Әйбәт типаж, өйрәнеп бетерә алмый калдым. Әллә Ясалма фәһем булды инде шунда...
Ә шигырь бәйрәме... Мин бу көнне шагыйрьләрне өстән аска карап тыңларга өйрәнмәгән шул. #шигырьбәйрәме #габдуллатукай #камалтеатры
😁13😢8👍3🥰1🌚1
Хуш, Клара апа! Хуш, Тәнәкә!

Моннан ун еллар элек “Сөембикә” журналы өчен Клара апа Булатовадан интервью алган идем. Шуннан кайбер фикерләр.

Ике байлыгым бар: автографлы китаплар һәм хәтер.

Минем телем бик иртә ачылган. «Үзем» дигәнмен беренче сүз итеп.

Укыганда, студентлар арасында китап чыгарган бердәнбер кеше мин идем. Китапларның гонорар акчасын бөтен группадашларым белән ресторанда бетерә идек.

Гайбәтне үзем турыда үзем тудыра идем мин.
Ир-егетләребезнең кыланмышларыннан туеп, болай дип язганым бар:

Үзем белгән бөтен ир-атларны
Мостовойга тезеп яткырып,
Өсләреннән биеп үтә алам,
Үкчә эзен генә калдырып!

Мин чалбар кияргә яратмыйм. Гел озын итәк кидем. Хәтта бер мәзәк чыкты үзара. Шулай бервакыт «Ромашкино»да ял иткәндә, Нәфиснең бергә эшләгән офицеры мине күргән дә әйткән: «Анда бөтен хатын-кыз да ыштанлы, синеке генә ыштансыз», - дип. Кайсы ир мондый сүзне күтәрсен инде, йә?

1955-1956 уку елында Түбән Дәшәү башлангыч мәктәбендә дәрес бирә башладым. Беренче, икенче, өченчеләрне параллель класслар итеп берьюлы укыттым. Аннан соң бөтен тирә-як авыллар минекеләр булды.

Без бит укучылар өчен «Апа» идек. Авыл мәктәпләрендә укыган кызлар-егетләр Әлмәтне, Түбән Каманы, Лениногорскины төзеде.

Мин укучыларыма дәреслекне өйдә укырсыз, дәрестә мине тыңлагыз, мин сезгә китапта булмаганны сөйлим, дип әйтә идем. 72 яшькә кадәр укыттым.


Бераз укыткач, кайттым да класс журналын әти алдына китереп ыргыттым: «Әти, укыткансың 30 ел, укыт тагын 30 ел. Мин китәм», - дидем.

- Кая китәсең?
– Бәхет эзләргә.
– Кайда соң ул бәхет?
- Читтә.


Хәзер булса, башкача җавап бирер идем. «Бәхет» - бик олы төшенчә ул. Бәхет – хатын-кызлар өчен гаиләдә. Гаилә – дәүләт эчендәге дәүләт.

Диплом эшен мин шигырь белән яздым. Сибгат аганың поэмаларына багышланган иде ул. Миңа шигырьне чәчәмәгә әйләндерергә куштылар. Имеш, фәнни хезмәтләр шигырь белән язылмый. Сез наданмы әллә, дидем, элек заманда греклар, борынгы төркиләр андый әйберләрне ни өчен шигырь белән язган соң?

Минем Тәнәкә икәнне иң беренче Рәшит Әхмәтҗанов белде. Хәсән абый 1959 елда чыккан китабына автограф язган иде...
❤‍🔥135👍1
Джозеф Дезире Корт «Туфаннан бер күренеш», 1827 ел. Картинада Нух пәйгамбәр хатыны белән баласына кул сузмыйча, карт әтисен коткарырга ашыга. Рәссам нәрсә әйтергә тели? Әтисе - үткәннәр. Хатыны - бүгенгесе. Бала - киләчәк. Сайлау иреге проблемасы - романтикларга хас. Дезире Корт аны Тәүрат сюжеты аша күрсәтә. Пәйгамбәрләр тарихында романтиклардан тыш та гаилә драмалары күп. Мине, мәсәлән, Ибраһим пәйгамбәрнең бердәнбер улын корбан итәргә әзерлеге таң калдыра. Иман ныклыгы проблемасы. Беренче тапкыр бу тарихны укыгач, "Нигә Ибраһим пәйгамбәр Аллаһтан үзен корбан итүен сорамый икән" дигән бер уй туган иде. Ни өчен Якуб пәйгамбәр 12 улы арасыннан Йосыфны аерып ярата? Гаделлек проблемасы. Ярату һәм гаделлек шулай каршылыкка да керә икән. Ни өчен боларны язаммы? Күптән түгел тәмамлаган хикәямдә героем әтисе белән гаиләсе арасында бәргәләнә. Бу проблемага романтиклар күптән игътибар иткән булып чыкты: уйламаган җирдән шушы картинага юлыктым... Заман башка, идеаллар башка кебек югыйсә, ә проблемалар - шул ук...
19👍3
Әмирхан Еникинең “Фронт көндәлекләре”ннән өзек:
«23 декабрь, 1941 ел
...Ничәмә гасырлар буена акыл ияләре кешелек, туганлык, гаделлек идеяләрен трибуналардан сөйләделәр, романнарда яздылар, шигырь белән җырладылар, киндергә буяу белән яздылар, музыкага салдылар... Һәм менә каяндыр бер явыз кеше килеп чыкты да балалар уенчыгын тибеп очырган җиңеллек белән ул идеяләрнең һәммәсен таптап, дөньяның астын өскә китерде.
Идея тормыш түгел, аның бер бизәге генә икән ул... Идеяне таптау, ачу килгәндә, тоз савытын күтәреп брәү белән бер икән.
Бу заманда идеяләргә кытлык юк. Теләсә нинди хәрәкәтне аклар өчен кешелек базарыннан яраклы идеяне табып була».
Фотода: Харис Якуповның фронтта төшергән рәсеме.
🕊2💔2
Узган якшәмбедә Мария театрының (Мариинский) прима-балеринасы Рената Шакирова Мәскәүдә Зур театрда (Большой) "Шүрәле" балетында Сөембикә партиясен биеде. Зал тулы, алкышлар көчле булган дип аңладым. Бүген Рената Казанда "Анюта"ны бии. "Шүрәле"- 1940 елда иҗат ителгән балет. Авторы- Фәрит Яруллин. 3 актлы. Либреттосын Әхмәт Фәйзи белән Леонид Якобсон яза. 1941 елда Мәскәүгә Татар мәдәнияте декадасына барырга тиеш була. Премьера 1945 елда була. Либреттосы Гай Таһировныкы. Сөембикәне Анна Гацулина бии. 1952, 1957, 1970, 1986, 2000 елларда яңа постановкалары була. 1950, 1971, 2009 - Мария театрында куела. 1955 елда Большойда Сөембикәне Майя Плисецкая бии.
5👍1
Бу наратны 1893 елда Сәгъди абзый белән Апуш утырткан, диләр. Кырлай
6
Әтнә театры Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте буенча спектакль куя, диде Гөлүсә Батталова. Бу повестьны шундый яратам. Ул Исхакый иҗатындагы хатын-кыз образлары галереясенең таҗыдыр дип саныйм. Без 60-80 еллар әдәбиятында репрезентацияләнгән Акъәби архетибына тәмам ияләшеп беткән идек. Исхакый иҗаты Ватанга кайткач, «Көз»дәге Гөлсеме, «Остазбикә»дәге Сәгыйдәсе белән аһ иттерде. Алар Хәят кебек яшь, алар Акъәби кебек җитди һәм ярата белә.
«Остазбикә» 1914 елның деабре-1915 елның гыйнварында Мәскәүдә язылган. Повесть – интеллигентлык турында. Ярату аша интеллигентлыкка килү, интеллигентлык аша яратуны саклап калу турында. Исхакый зыялылыкның эчтәлеген Сәгыйдә образы аша ача. Әсәрнең структурасын ул шундый итеп кора: башта Сәгыйдә үзен әйләндереп алган затсыз, зыясыз мохиттән мәңге чыга алмас кебек тоела. Әмма якты, зыялы ата образы ярдәме белән ул үз дөньясын кора. Үз куллары, үз акылы, үз йөрәге һәм Коръән белән кора. Финалда Исхакый «көндәшлек сабырлыгына түзә алган» Сәгыйдәне менә ничек сурәтли:
«Маңлаена әллә нинди бер зурлык чыккан.
Бакышы — падишаһлар бакышы...
Йөреше — баһадирлар йөреше.
Ул акыртын гына, эчендәге зур бер кыйммәтнең төшүеннән курыккан
кебек кенә хәрәкәт итә.
Ул алга атлаган саен шундагы кешеләрне, өйне, бөтен тирә-юньне
вакландыра бара.
Ул якынайган саен зурая, үсә бара».


Исхакыйның хатын-кыз идеалы менә шундый.
17
Филологлар көне белән! Дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дигән инануым көннән-көн ныгый. Исемендә үк "ярату" сүзе бар бит аның❤️
12
Әдәбиятта прототиплар турында күзәтүләрем дәвам итә. Тагын берсе - Нигъмәтулла Терегулов. Нигъмәтулла Терегулов – Благовар районының Каргалы авылында туган, морза нәселеннән. Сугышка кадәр адвокат булып эшләгән. Сугыштан соң 1946 елда Муса Җәлил шигырьләрен илгә алып кайтучы буларак билгеле. 1947 елның 8 апрелендә сөргендә вафат булган.
Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” истәлек-хикәясе Нигъмәтулла абзыкай белән башланып китә:
«Әйе, яхшы хәтерлим, егерме дүртенче елның җәе иде бу. Нигъмәтулла абзыкайларның яшел чирәмле иркен ихатасына килеп керсәм, ишек төбенә тарттырып куйган җигүле ат тора. Озын яллы сары ат җиз кыңгыраулы кара дуга белән эшлеяле камыт белән читән тарантаска җигелгән. (...) Өйгә керсәм, абзыкай белән җиңгәчәй өсләренә киенгәннәр, чыгып утырырга гына торалар. Җиңгәчәйнең өстендә киң итәкле озын кәшемир зәңгәр күлмәк, яшел камзул, башында көмеш тәңкәле тар гына калфак өстеннән чәчәкле яулык ябынган, юка шәлен иңенә салган, аягында сары читек белән кара галош. Нигъмәтулла абзыкай кыек якалы сатин күлмәк өстеннән яңа көрән пинжәген кигән, шундый ук көрән чалбардан, балакларын читек өстеннән салындырып төшергән, аягында өр-яңа галошлар. Башында шактый ямьшәйгән күк эшләпә, эшләпәсенең бер кырыеннан кара кәләпүше күренеп тора”.
Нигъмәтулланың улы Гыйниятулла Терегулов – Башкортстан медицинасына нигез салучыларның берсе.
Терегуловлар нәселеннән Әбүбәкер Терегулов икенче бер әсәрнең прототибы була. Ул – Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романындагы Әбүзәр Таһиров.
4👍3
Нигъмәтулла, Гыйниятулла һәм Әбүбәкер Терегуловлар
13
Шагыйрь Мөхәммәдъяр. Рәссам - Айдар Хисамов.
👍42🕊1
ХVI йөз шагыйре Мөхәммәдъяр. Рәссам- Шәмсетдинов Р.Г. 2013
5🕊1🍓1
2025/07/09 14:58:35
Back to Top
HTML Embed Code: