Авылга кайтабыз. Машина эченә нинди генә хуш ис керми. Ирем белән #кайфуем. Ммм, яңа чапкан печән исе... Ммм, ат фермасы исе... Ә балалар борын җыера. Болай да авыл романтикасыннан башка, туган нигез кадерен белми, җир эшен эшләми торган балалар үстерүебезгә борчылам. Уйланып йөрим дә, соң авылга кайт та яшә дип, үземне сүгеп алам...
Тормыш! Ник шундый син?
Тормыш! Ник шундый син?
Татарстанда көндезге уку бүлегендә укучы йөкле студент кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләргә телиләр...
Хм, нинди фикерләр уята бу яңалык сездә, әниләр?

This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә алда – 3 ай җәй! Рәхәт, күңелле, матур узсын!
Видео: Гөлгенә Габделхакова-Гайсина.
Видео: Гөлгенә Габделхакова-Гайсина.
«Әниләр клубы» проекты эшли башлаганга июнь аенда ике ел була. Бүгенге чараны әниләргә түгел, ә балаларга багышладык. Балаларыбыз да үзара туган телдә аралашсын, чын язучы-шагыйрьләрне, журналистларны күрсен дип уйладык. Шул ук вакытта әдипләребез дә балалар сөйләвендә шигырьләрен ишетсен дип, нәни дусларга үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген тудырдык», – дип фикерләрен җиткерде «Татар-информ»га «Әниләр клубы» проекты авторы, журналист Динара Әхмәт.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/dinara-axmat-balalar-ham-iat-bairame-turynda-balalar-salatlaren-kursata-aldy-5905669

Татарстан, Россия, дөнья яңалыклары татарча - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Динара Әхмәт «Балалар һәм иҗат» бәйрәме турында: Балалар сәләтләрен күрсәтә алды
Шөкер, "ГТРК-Татарстан" каналында "Балалар һәм иҗат" бәйрәме турында сюжет та күрсәткәннәр. Рәхмәт эшне күргән, бәяләгән хөрмәтле коллегаларыма.
https://vk.com/wall-65815436_3962
https://vk.com/wall-65815436_3962
VK
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе. Пост со стены.
Яңалыклар (5.06.2025)
1. ”Алмаш үсә”
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында балалар өчен б... Смотрите полностью ВКонтакте.

Forwarded from Әниләр мәчете 🕌
اَللَّهُمَّ إِنَّ صَلَاتِى وَنُسُكِى وَمَحْيَاىَ وَمَمَاتِى لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ لَا شَرِيكَ لَهُ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ هَذِهِ الْأُضْحِيَّةَ (مِنْ فُلَانِ بْنِ فُلَانْ) أَوْ (مِنْ فُلَانَةِ بِنْتِ فُلَانْ
Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).
Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе — ихлас күңелдән булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты шул: “Бисмиллахи Аллаһы әкбәр” дип чалырга кирәк. Әйткәнемчә, Аллаһы ризалыгы өчен. Һәрбер мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә, кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савап булсын, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, ике рәкәгать намаз укый ала. Аллаһы Тәгалә бу корбанлыкны биргән миңа, янәдән дә киләсе елларда, шушы корбанлыклар салырга насыйп булса иде, дип. Әмма бу төп шартына керми. Кем укыйсы килсә, укый. Анысы мәҗбүри түгел.
Әниләр мәчете.
Языл:
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Forwarded from Рустам Минниханов
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хөрмәтле милләттәшләр, дин кардәшләр, Корбан гаете мөбарәк булсын!
Сәламәтлек, хәерле эшләр, бәхет һәм иминлек телим.
Курбан-байрам напоминает нам о важности бескорыстной помощи и заботы о тех, кто нуждается в поддержке. Пусть этот праздник принесет в каждый дом радость общения с близкими и наполнит сердца добротой и теплом.

Бүген дә иртән саташып уяндым. Имеш, авылда зур итеп өстәл әзерләгәнбез. Анда ни генә юк! Әнкәй һаман нидер пешерә, куяр урын булмаса да, өсте-өстенә табынга ризык тезә икән. «Әнкәй, ник ул кадәр мәшәкатьләнәсең? Юклык заман түгел бит инде,кайтучы кунак та юк, үзебез генә булабыз түгелме соң?» – дип сорыйм төшемдә... Ә әнкәй, аны-моны әйтмичә, карашы белән генә: «Ник без үзебез дә аз түгел лә», – дигәндәй була. Шушы сүзләрне өнемдә ишеткән кебек уянып та киттем. Әйе, аз түгел шул без. Өч кызга – өч кияү, дүрт онык та бар. Тик әнкәй син генә юк шул... Менә инде 10 нчы ел Сабантуй бәйрәмен синсез каршы алабыз. Сөенә-сөенә кайтып керергә туган йортыбыз да юк, әби-бабайлар да, апаларың да мәрхүм...
Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/askyna-kunel-sabantuiga

Сююмбике
Ашкына күңел... Сабантуйга...
Кайчандыр Сабантуй җиткәнен ашкынып көткән күңел, бүген башкалар көтеп алган бәйрәмнең тизрәк узуын тели...
Вәт, кыздыра бу... Ярар, җәй шундый була инде ул. Әле Сабантуйлар гөрли, Аллаһ боерса. Түбәндәге бер-ике игълан белән дә уртаклашырга булдым.
Сезнең өчен актуаль! 😍
Сезнең өчен актуаль! 😍
Forwarded from Сабантуй журналы
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
“САБАНТУЙ турында сөйлим!” БӘЙГЕСЕ🥳
«Сабантуй» журналы татар шагыйрьләренең Сабантуй бәйрәме турында язылган шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр арасында бәйге игълан итә!
Катнашу өчен:
🔸 Сабантуй бәйрәме турында үзеңә ошаган шигырьне сәнгатьле итеп сөйләргә һәм видеога төшерергә
🔸 Видеоны @sabantui@bk.ru почтасына җибәрергә, 20 нче июньгә кадәр.
Булды!
Бәйгедә өч яшь үзенчәлеге буенча (6-8, 8-10, 11-13) 3 җиңүчене кояшлы җәй аенда "Сабантуй" укучылары өчен оештырылган бәйрәмдә котлаячакбыз!❤️ Уңышлар!
Бәйрәм 10 июльдә 11.30, Декабристов 2 адресы буенча узачак!
*Видеода Мустафа Закиров❤️
#сабантуй #сабантуйжурналы

Forwarded from Хәрефләр илендә
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Дуслар, без башладык!
Бу — «Хәрефләр илендә» мультсериалының рәсми каналы. Безнең максат — татар балалары өчен заманча, кызыклы һәм туган телгә мәхәббәт тудыручы мультфильм чыгару.
Мультсериал нәрсә турында?
«Хәрефләр илендә» — ул татар хәрефләре яши торган тылсымлы дөнья.
Һәр хәреф — ул тере герой. Ул уйный, бәхәсләшә, маҗараларга очрый, дуслаша һәм яңа нәрсә өйрәнәләр.
Пилот сериядә сез 3 хәреф белән танышачаксыз:
🔵 А — тапкыр, бер урында тормый торган һәм башкаларны да маҗараларга этәреп торучы.
🟠 Ә — шаян, шат, бөтен тишеккә керә торган хәреф
🔴 Т — сабыр, акыллы, ләкин үзенең серләре дә бар
Бу проектның максаты нәрсәдә?
- Татар телен балачактан ук якын иттерү өчен
- Татарча сыйфатлы визуаль контент булдыру өчен
- Әдәби һәм мәдәни мирасыбызны заманча формада тәкъдим итү өчен
Без моны чын күңелдән, профессионаллар катнашында һәм зур максат белән эшлибез.
Ничек ярдәм итеп була?
1) Карагыз:
VK: https://vkvideo.ru/video-230844628_456239019
YouTube: https://youtu.be/oaVoKPFoC9E
2) Дусларыгызга җибәрегез
3) Каналларга язылыгыз
https://www.tgoop.com/herefler
https://chat.whatsapp.com/FDsRNUTOKCk65FYRdbjty7
https://vk.com/herefler
4) Комментарий калдырыгыз — безнең өчен бу мөһим.
Хуш килдегез “Хәрефләр иленә”! ❤️

🎊 Барыгыз да Гаилә бәйрәменә килегез! Очрашыйк! 😍
14 июндә 13.00 сәгатьтә Котлы Бөкәш Сабантуе мәйданында, Корбан гаете уңаеннан, Гаилә бәйрәме уздырыла.
🎀 Бәйрәмдә балалар арасында Коръән уку ярышы оештырыла. Шулай ук, балалар татарча көрәш, гер күтәрү һәм башка спорт уеннарында да үз сәләтләрен күрсәтә алалар. Әтиләр өчен армрестлинг һәм армлифтинг ярышлары уздырылачак.
🎉 Бәйрәмдә капчык киеп узышу, күз бәйләп чүлмәк вату, күз бәйләп бүләк кисү, җәядән ук ату, "балык тоту", агач кашык белән су ташу, зур итек киеп йөгерү шикелле кызыклы ярышлар да була. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр өләшенәчәк.
👳🏻♂️ Гаилә бәйрәмендә әтиләр өчен дә ярышлар оештырылачак.
‼️Бәйрәмгә ир-егетләрнең - түбәтәйдән, хатын-кызларның озын итәкле күлмәк һәм яулыктан килүләрен көтәбез.
Бәйрәм турында тулырак мәгълүмат алу өчен тел.: +7-939-364-71-49 (ватсап)

Бер кызык күзәтү...
Беркөнне үземә матур пионнар букеты бүләк иттем. Заслужила. Бер чәчәкнең әле атмаган бөресе булган икән. Ике көннән чәчәкләрем 4әү булгач кына күрдем.
Пионнарның гомере кыска. Суын түгеп, асларын кисеп торсам да, әллә ни озак утырмадылар. Ике чәчәгем таҗларын койды. Ә менә бөрелесе әле һаман да утыра. Таҗларын да коймый, хуш исе дә бар...
Чәчәкләрнең дә җаны бар дип юкка әйтмиләр икән... Менә бу пионны мин әни белән балага ошаттым. Үз сабагыннан чыккан бөресе чәчәк атты. Әнкә чәчәк аны һаман саклап тора. Таҗлары бераз саргаеп, шиңеп китсә дә сер бирмичә, баласын кочакка алган әни кебек, сабыр гына аның матурлыгына сокланып карап тора. Яшь чәчәк тә, әнисе ышыгында тагын та матуррак, тәмле ислерәк кебек күренә.
Кешегә дә, ничә яшьтә булуына карамастан, әни кирәк шул. Әниләр дә, балалары инде үзләре әни булса да, кайгыртып, алар өчен борчылып яши.
Чәчәкләр дөньясында да шулай икән...

Әле кичә генә, әнкәй, бала идем...
Көне буе колакта, радиода шушы җыр яңгырый. Миңа ошады.
Әниләр турында тагын кайсы җырларны/кем башкаруында яратып тыңлыйсыз?
Әйдәгез, үзебез плей-лист туплап куйыйк әле! ❤🔥

"Менә сез хатын-кызлар сыер савучы булырга теләми дисез. Бәлки сыер саву цехында гүзәл затлар өчен махсус хезмәтләр булдырыргадыр? Эш арасында массаж, маникюр ясау... Мәсәлән, ул сыер сауганда, баласына кемдер татар теле, математика, астрономия фәннәрен укытсын... Сыер саварга йөрүдән тыш, алар өчен өстәмә кызыксындыру чаралары да каралсын", дигән Талия Миңнуллина. ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ул.
Минем бу гүзәл затка гүзәл җавап бар. Сез ни диярсез икән?

Дуслар сезгә ел саен яратып пешерә торган тәмле рецепт тәкъдим итәм.
Чөгендер яфрагының иң тәмле, файдалы, сусыл чагы. Бакчадан иң матурларын җыеп керегез дә, юып алып, вак кына турагыз. Бер баш суганны да ваклап турагыз. 3-4 йомырка, тәменчә тоз, 2-3 аш калагы он салып болгатыгыз. Чөгендер яфрагы бераз су да чыгара.
Аннары калаклар ярдәмендә кәтлитләр ясап, үсемлек маенда ике ягын да кыздырып алыгыз. Табынга сөтөсте белән бирегез.
Якыннарыгыз бу тәмле ризыкны ашагач телен йотачак, нәрсәдән пешерелгәнен сорамаячак та. Нәкъ ит кәтлите кебек тәмле алар!

Армиягә озатканда укыла торган дога
اَللَّهُمَّ اِنِّي اَسْتَوْدِعُكَ ابْنِي فَاحْفَظْ دِينَهُ وَنَفْسَهُ وَكُنْ عَوْنًا لَهُ وَرُدَّهُ سَالِمًا مِنْ كُلِّ مَكْرُوهٍ وَغَانِمًا بِكُلِّ خَيْرٍ
Аллаһүммә инни әстауди’үкә ибни фәхфәз динәһү вә нәфсаһү вә күн ’әүнән ләһү вә руддуһү салимән мин күлли мәкруһин вә ганимән би күлли хәйр.
Йә Раббым Аллаһ... Шушы сәгатьтә барча кимчелек-хаталарымны гафу итүеңне сорап, саулык, ризык, су, һава, йорт, гаилә, бала биргәнең өчен һәм башка барча-барча нигъмәтләреңә олы рәхмәтемне белдереп, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...
Йә Раббым... Минем газиз балам (фәлән улы фәлән) армия сафларында хезмәт итеп, илебезне саклау бурычын үти. Аның исән-сау булуын насыйп итеп, барлык явызлыклардан, яман сүзләр һәм яман күзләрдән Үзең якла, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүеннән һәм үзен дә хаксызга рәнҗетүләрдән имин кыл!
Йә бер Аллаһ! Үзеңнең “Хафиз” (“Саклаучы”) дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә, улымны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан саклавыңны үтенәм...
Улыбыз (фәлән улы фәләнгә) яхшы, игелекле, үзенә ярдәм итәрдәй дус-иптәшләр, хәерле юлдашлар насыйп итеп, аны явыз бәндәләрнең зыяны тимәслек итеп кайгыртуыңны сорап, бер Үзеңә ялварам...
Йә Аллаһ! Улымның исән-сау булып әйләнеп кайтуын насыйп итеп, аңа хәерле, бәрәкәтле гомер, тигез, тыныч, бәхетле гаилә тормышы биреп, үзенә дә, аның балаларына да саулык-иминлек, зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, йомшак калеб, тулы иман бирүеңне сорыйм...
Йә Раббым Аллаһ! Үзебезгә дә, балаларыбызга да кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып, БЕР ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылып яшәргә язсын! Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...
Йа Аллаһ, Сиңа үземнең улымны ышанып тапшырам! Аның динен һәм тормышын сакла, аңа ярдәмче бул, аны һәртөрле золымнан исән-сау һәм хәерлесе белән баетып кайтар!
Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин.🤲🏻
Әниләр мәчете. 📱
✨✨✨✨✨✨✨✨
Языл:➡️ https://www.tgoop.com/mechet_eniler

Telegram
Әниләр мәчете 🕌
🌙Җомга вәгазьләре,
Тәфсир дәресләре📚
📍https://g.co/kgs/316yMJ
Админ @karimov_marsel
#җомгавәгазе #тәфсир #ислам #мәчет #коръән #вәгазь #татарча