Приморье төбәге губернаторының урынбасары сугышта үлгән
Сергей Ефремовның һәлак булуы турында Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко хәбәр итте.
Губернатор сүзләренчә, Ефремов хәрби йөкләмә үтәп кайтып килгәндә үтерелгән. Машиналары Курски өлкәсендә минага эләккән. Ефремов белән бергә бер Русия офицеры да һәлак булган.
▪️Ефремов 2022 елда оешкан "Тигр" ихтыярилар бүлеге белән идарә итте. Сугыштан кайткач, узган елның февралендә аны губернатор урынбасары итеп билгеләделәр. Августта "Тигр" төркемнең Курски өлкәсенә китүе әйтелде. Төркемне кабат Ефремов җитәкләде.
@azatliqradiosi

Бу атнада Азатлык Радиосы тагын ниләр язды?
Исегезгә төшерәбез.
➡️Дроннар һөҗүме йогынтысы: Татарстанда туризм һәм авиаширкәтләр зыянны саный
➡️"Русия федерализмга кайтырга һәм федераль килешүләр төзергә тиеш"
➡️"Балалар әтиләрен өч ай күрмәде, бик сагынабыз". Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең мәхкәмәсе башлана
➡️Репрессияләр дәвам итә: Рамилә Сәетова инде икенче тапкыр төрмәдә утыра
➡️Намаз укыганы өчен кырымтатарларны ШИЗОга япканнар
➡️"Синең балалар белән яшәргә хакың юк". Төньяк Кавказда аерылышучыларның балаларын мәхкәмә күп очракта әтиләренә бирә

Тифлистә хакимияттәге "Грузин хыялы" фиркасенә каршы протест чарасы уза.
Чараны оештыручылар элекке митингларда тоткарланучыларны азат итүне һәм яңа парламент сайлаулары уздыруны таләп итәчәген әйтте.
Катнашучылар Tbilisi Mall сәүдә үзәге янында юлны япты.
"Эхо Кавказа" хәбәр итүенчә, чарада элекке шәһәр мэры Гиги Угулава һәм оппозиционерларның берсе Ника Мелиа тоткарланган.
Басма язуынча, куәт оешмасы вәкилләре чарада катнашучыларны тоткарлауда шактый рәхимсез кылана. Хәтта җәрәхәтләнүчеләр дә бар.
Азатлык Радиосының грузин хезмәте хәбәр итүенчә, ким дигәндә ун кеше тоткарланган.
▪️Оппозиция "Грузия хыялын" илне изоляцияләргә тырышуда һәм Кремль тарафлы сәясәт алып баруда гаепләп килә.

Telegram
Эхо Кавказа
🔺 Жесткие задержания продолжаются у торгового центра Tbilisi Mall, есть пострадавшие.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Бүген төнлә Казан һәм Түбән Камада урнашкан халыкара һава аланнары вакытлыча ябылып торырга мәҗбүр булды, хәзер инде алар гадәти тәртиптә эшли.
🔹Төнлә Русия төбәкләрендә 70 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә Русия түрәләре. РФ Саклану министрлыгы ышандырганча, Ростов өлкәсендә — 27 дрон, Волгоград өлкәсендә — 25, Әстерхан өлкәсендә — 7, Воронеж өлкәсендә —5, Белгород өлкәсендә — 4, Курски өлкәсендә 2 дрон бәреп төшерелгән.
🔹Волгоград өлкәсенә булган дрон һөҗүме аркасында нефть эшкәртү ширкәтендә янгын башланган.
🔹АКШ президенты Доналд Трамп Русия һәм Украина вәкилләре белән очрашулар һәм элемтәләр планлаштырыла дип белдерде. Аның сүзләренчә, шушы планлаштырылган очрашулар турында сөйләшүләр "гаять уңышлы" бара.
🔹Панама президенты Һосе Рауль Мулино АКШның Дәүләт департаменты башлыгы Марко Рубио белән булган сөйләшүдән соң Кытай белән хезмәттәшлек итү турында төзелгән меморандум эшчәнлеген дәвам иттермәячәкбез дип белдергән.
🔹Валюталар курсы: $ = 97.81 сум; € = 102.13 сум; ¥ = 13.26 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
Мәскәүдәге "Алые Паруса" торак комплексында шартлау булган.
Ул хакта Русия Telegram-каналлары яза. 5 кеше яраланган дип хәбәр итәләр.
Шартлау Мәскәү вакыты белән сәгать 9:45тә булган, диелә.

Azatlıq Radiosı
Мәскәүдәге "Алые Паруса" торак комплексында шартлау булган. Ул хакта Русия Telegram-каналлары яза. 5 кеше яраланган дип хәбәр итәләр. Шартлау Мәскәү вакыты белән сәгать 9:45тә булган, диелә. @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мәскәүдәге торак комплексында булган шартлаудан соң бер ир-ат һәлак булган.
Ул хакта Русия Telegram-каналлары хәбәр итә.
@azatliqradiosi
Ул хакта Русия Telegram-каналлары хәбәр итә.
@azatliqradiosi
✈️Казан Русия өчен очкычлар ясау эшен җайлый алмады. Авиация өлкәсендәге белгечләр шундый бәя бирә.
Украина сугышы башланганнан соң Татарстан Русия өлешләреннән торган пассажирлар йөртүче Ту-214 очкычын күпләп җитештерә башлаячагын белдерде. Мәсәлән, 2025 елда ун очкыч ясалачагы әйтелгән иде. Соңрак ул 4, инде хәзер — бары 2 очкыч ясалачагын хәбәр итте.
Очкыч ясауны кичектерүнең төп сәбәбе — санкцияләр шартларында Русиянең чит ил технологияләренә мохтаҗ булуы. Русия детальләреннән торган очкыч та чит ил очкычларыннан шактый калышуына киная ясый белгечләр.
Казан авиация ширкәте 2025 елда дүрт Ту-214 очкычы урынына икене генә җитештерәчәк. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренчә, планлаштырганча эшләве авыр булып чыккан.
Киселгән канатлар. Ни өчен Казан Ту-214 очкычын җитештерүне кичектереп килә? 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

Былтыр Казанга килгән туристлар банк карталарыннан 31 миллиард сумга якын акча тоткан.
2024 елда Татарстан башкаласына барлыгы 4,5 млн турист килгән. Аларның 73,6 проценты — Русия төбәкләреннән. Чит ил туристлары ешрак Кытайдан, Һиндстаннан, Иран, Төркия һәм Беларустан килгән, дип ышандыра түрәләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
2024 елда Татарстан башкаласына барлыгы 4,5 млн турист килгән. Аларның 73,6 проценты — Русия төбәкләреннән. Чит ил туристлары ешрак Кытайдан, Һиндстаннан, Иран, Төркия һәм Беларустан килгән, дип ышандыра түрәләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
Мәскәүдәге торак комплексында булган шартлаудан соң бер ир-ат һәлак булган. Ул хакта Русия Telegram-каналлары хәбәр итә. @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"АрБат" батальонын оештырган Армен Саркисян Мәскәүдәге "Алые Паруса" торак комплексында булган шартлау нәтиҗәсендә исән калган.
Хәзерге вакытта ул комада, аның аягын кискәннәр дип хәбәр итә "Известия", ТАСС һәм "Новости" агентлыгы чыганаклары.
Саркисянның сакчысы Олег контузия алган, бармакларына, муенына һәм башына зыян килгән, диелә.
Бомбаны торак комплексының подъездында торган диванга куйган булырга мөмкиннәр дип яза Baza каналы.
Саркисян "АрБат" батальонын 2022 елның сентябрендә оештырган, әлеге батальон Русия-Украина сугышында Русия ягында сугыша. Бу батальонда күпчелекне әрмәннәр тәшкил итә дип яза "Комсомольская правда" газеты.

Кышның артык җылы килүе аркасында Татарстан һәм Башкортстан басуларына саранча басу куркынычы яный.
Быел җылы кыш сәбәпле илдә үсемлекләр арасындагы чирләр, корткыч бөҗәкләрнең саны һәм чүп үләннәре 30-50 процентка артыр дип көтелә. Алар барысы да булачак уңыш өчен куркыныч тудыра.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

2025 елда Казанда 12 мәктәп ашханәсе төзекләндереләчәк.
Моның өчен 271 млн сум акча бүленгән. Бу узган елдан 18 процентка азрак.
Финанслар кимесә дә, соңгы елларда Казан мәктәпләрендә укучылар саны арта. 2019 ел башыннан башкаладагы белем бирү йортларында укучылар саны 47 меңгә үскән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Казанда мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә чыгымнар 18 процентка кимегән
Бу 5 ашханәгә азрак дигән сүз.
2024 елда Русия мәхкәмәләренә кешеләрне югалган яки һәлак булган дип тануны сораган 20 040 гариза кергән.
Бу моңа кадәр күрелмәгән саннар, дип ачыклаган "Медиазона".
Узган еллар белән чагыштырганда бу 2,5 тапкырга күбрәк диелә. Басма мәгълүматынча, гаризаларның күпчелеген хәрби бүлекчәләрнең җитәкчеләре җибәргән. Алар шул рәвешле сугышта үлгән, әмма үлеме рәсми расланмаган хәрбиләрне исемлекләреннән чыгара, диелә. .
6000нән артык гаризаның хәрбиләр белән бәйле булуы төгәл билгеле, әмма еш кына бөтен мәгълүмат яшерелгән була, дип яза "Медиазона".
Басма журналистлары язуынча, хәрби бүлекчәләр мондый гаризаларны 2024 елның икенче яртысында тапшыра башлаган. Гаризаларның саны сугыш башланганнан бирле беренче тапкыр шул кадәр сизелерлек дәрәҗәдә арткан.
Тулырак 👉монда укыгыз.

2024 елда Башкортстанда яшәүчеләрнең саны 18 мең кешегә кимегән
Росстат белешмәләренә күрә, 2025 елның 1 гыйнварына Башкортстанда 4,046 млн кеше яши. 2024 елның 1 гыйнварыннан республика халкы 18,3 мең кешегә кимегән. Былтыр ел башында 4,064 млн кеше яшәгән булган.
Шул ук вакытта 2024 елның гыйнварыннан октябрендә кадәр Башкортстанда эшкә сәләтле яшьтәге 10,8 мең ир-ат үлгән, дип хәбәр ителгән иде. 2023 елның шул ук чорында шундый 8,8 мең ир үлгән булган. Бу Башстат белешмәләреннән күренә. Эшкә сәләтле яшьтәге дип 16-61 яшьтәге ирләр санала.
Бәйсез журналистлар исәпләп чыгарганча, Украинадагы сугышта иң күп үлүче ирләр — Башкортстаннан.
Декабрь ахырына булган белешмәләргә күрә, республикадан сугышка киткән ирләрнең 38 проценты – фронтка ихтыяри булып киткән. Алар гади сивилләр булган һәм саклану министрлыгы белән контрактны сугыш башлангач кына төзегән, дип искәртелә. Бу күрсәткеч Русиядәге урта күрсәткечләрдән (22 процент) ике тапкырга диярлек артыграк. Башкортстаннан үлүчеләрнең тагын 18 проценты сугышка колониядән киткән, 14 проценты исә мобилизацияләнгән булган.
Журналистлар белешмәләренчә, аларның бары тик 19 проценты гына зур шәһәрләрдә яшәгән. Күпчелеге сугышка авыллардан киткән. Әйтик, Беренче Эткол авылыннан (Баймак районы) сугышка 27 кешене озатканнар. Иң яше – 23, иң өлкәне – 60 яшьтә булган.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

🇸🇦🇦🇪Русия хакимиятләре президент Владимир Путин белән АКШ президенты Доналд Трампның очрашуы өчен Согуд Гарәбстаны яки Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен күздә тота.
Бу хакта Русиядәге чыганакларына таянып Reuters хәбәр итә.
Трамп Украинадагы сугышны туктатырга теләвен берничә тапкыр белдерде һәм моңа ирешү өчен Путин белән телефон аша сөйләшергә дә, шәхсән очрашырга да әзер булуын әйтте. Кремль дә Трамп белән элемтәгә әзер булуы белдерде. Ләкин АКШ президенты инаугурациясеннән соң ике атна узса да әлегә элемтәләр турында рәсми рәвештә хәбәр ителмәде.
2 февральдә Трамп журналистларга АКШның Украина һәм Русия белән “сөйләшүләр алып баруын” һәм аларның “бик яхшы” баруын әйтте, әмма сөйләшүләрнең нечкәлекләре турында фикер алышулары турында белдермәде.
Reuters язуынча, соңгы вакытта Русиянең рәсми вәкилләре Согуд Гарәбстаны вә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәр кылган. Басма чыганакларын сүзләренчә, Русия җитәкчелегендә бу илләрнең сөйләшүләр өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуы турында фикер алышулар бара, чөнки АКШ белән иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек дәвам итә.
Бу ике ил Русия-Украина сугышында бер тарафны да алмый. Русиягә каршы санкцияләр кертмәде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре әсирләрне алыштыруда һәм Украина балаларын Русиядән чыгаруда арадашчы булды. Согуд Гарәбстаны узган елда Русия белән Көнбатыш илләре арасында әсирләрнең зур алмашында катнашты.
Әлегә Кремль дә, Вашингтон да Reuters хәбәрен шәрехләмәде.

🕋Русия мөселманнары диния нәзарәте Украинага каршы сугышкан хәрбиләрне бушлай хаҗга җибәрмәкче
Хаҗга сугышчының үзен яки аның исеменнән бер гаилә әгъзасын җибәрәчәкләр. Әгәр дә сугышта яраланып, имгәнеп кайткан хәрби хаҗ кылырга теләсә, аны озатып барачак кеше өчен дә өстәмә бер юллама бирелә.
Быелгы хаҗ йолалары июньнең беренче ун көнлегенә туры килә.
▪️Русиядә Украинага һөҗүмне җиһад дип атаучылар да булды. "Монда Русиянең һөҗүм сугышы, баскын сугышы турында сүз бара. Мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр - җинаять", дигән иде бу уңайдан Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу .

Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.
🔸Русиянең саклану министрлыгы белдерүенчә, Азак диңгезе өстендә Украинаның "Нептун" ракеты бәреп төшерелгән. Бүтән бернинди дә мәгълүмат юк. Сүз 400 чакрымга кадәр җитә торган канатлы ракет турында бара. Мәсәлән, Украина ягы шул ракет белән "Мәскәү" крейсеры батырылды дип сөйләгән иде.
🔸 Көньяк Кореянең күзләве мәгълүматынча, Төньяк Корея гаскәрләре Русиянең Курски өлкәсендәге сугышта инде катнашмый. Алар гыйнвар урталарыннан ук күренми. Аларның китүе кешеләр арасында күп югалтуларга бәйле була ала, дип яза AFP агентлыгы. Бу хакта моңа кадәр The New York Times та язды.
🔸 Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Мисыр, Иордания Газзәдән кешеләрне күчереп утырту фикеренә каршы чыкты. Мондый тәкъдимне АКШ ясады. Күчереп утырту кешеләрнең тагын да радикальләшүенә һәм тәртипсезлекләрнең артуына китерәчәк дигән бу ил вәкилләре.
🔸 Франциянең журналисты Наташа Рей Русиядән сәяси сыену сораган. Бу хакта аның адвокаты социаль челтәрләрдә язган. Рей Франция президенты Макронның хатынын ир дип атау белән билгеле.
🔸 Казанга якын булган Васильево бистәсендә күпфатирлы йортта янгын чыккан, бер ир кеше һәлак булган.
🔸 Уфа-Самара-Мәскәү маршрутыннан йөрүче тиз йөрешле поезд 2036 елда соң гына ачылырга мөмкин. Моны Куйбышев тимер юл җитәкчелеге әйтте. Әмма бу маршрутта юлчылар саны артса гына мөмкин булачак дип искәрткән алар. Моңа кадәр Уфа белән Казан арасында тиз йөрешле поезд өчен юлны төзү кирәксез, керемсез проект дип бәяләнде.
Әлегә шулар. Безнең белән булыгыз!

Көн язмасы: "Русиядә, Татарстан һәм Башкортстанда табигый кимү арта бара"
Русиядә туучылар саны 2000 ел күрсәткеченә якынлашты. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко белдерде. Әлеге сан Русиянең яңа тарихында иң түбән күрсәткечләрнең берсе булып тора. Шул сәбәпле илдә күп санлы бала тудыру йортлары һәм хатын-кызлар консультацияләре ябыла. Росздравнадзор мәгълүматларына күрә, соңгы биш елда Русиядә 150 дәүләт медицина учреждениесе бала тудыру лицензиясен югалткан. Табиблар сүзләренә караганда, акушерлар, гинекологлар һәм неонатологлар җитми.
Шундый ук хәл Татарстанда да күзәтелде. 2021 елда дистәләгән район үзәкләре бала табу йортысыз калса, хәзер инде бу хәл Казанга да килеп җитте. Былтыр Татарстан башкаласының 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 2нче бала тудыру йорты һәм 4нче шәһәр хастаханәсендәге бала тудыру бүлеге ябылачагы әйтелгән иде. Бу РКБ базасында яңа перинаталь үзәк ачылу белән бәйле диелде. Шул ук вакытта бу — бала табучыларның кискен кимүе белән бәйле.
Бу сугышка бәйлеме? Белгечләр бәйле, ди.
— Кайбер гаиләләр сугыш аркасында бала алып кайтмаска булды. Икенче бер гаиләләр сугыш сәбәпле балага уза. Берәүләрнең кереме кимеде, ә менә сугышка киткән ир-атларның гаиләләре акча күбрәк ала башлады. Сугыш аркасында бала тудырырга теләмәгәннәр дә, бала алып кайтучылар да — бер чама тирәсе. Шулай да бала алып кайтуны кичектерүчеләр саны күбрәк булып чыкты, — диде демограф һәм икътисадчы Алексей Ракша
Аныңча, киләсе биш елда бала табучылар саны кимүен дәвам итәчәк. 2030 елдан соң вазгыять бераз үзгәрер дип фаразлый ул, чөнки бу вакытта 2000нче еллар буыны балага уза башлаячак.
Кешеләрнең саны кимүе шулай ук сугышка да, эчкечелеккә дә бәйле.
Шул ук вакытта үлемнәрнең дә кискен артуы һәм гомер озынлыгының кимүе күзәтелә. Рәсми саннарга караганда, былтыр ул 73,5 елдан 73 елга төшкән. Ракша гомер озынлыгы 72,5 елга кадәр кимегән дип саный. Моның төп сәбәбе — алкоһолизм һәм сугыш.
▪️ Татарстанда гомер озынлыгы 74,59 елны тәшкил иткән. Әмма бу 2023 елдан азрак — ул вакытта гомер озынлыгы 75,4 ел булган.
▪️ Башкортстанда да гомер озынлыгы кимегән. 2023 елда ул 73,2 ел тәшкил итсә, былтыр — 72 елга төшкән.
Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану ничек?
Бу хакта безнең материалда укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Сугыш һәм хәмер. Русиядә, Татарстан һәм Башкортстанда табигый кимү кискенләште
Ата-аналар бала табуны кичектерә, бала табу йортлары — күпләп ябыла, гомер озынлыгы — кыскара
"Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларга амнистия булырмы?
Башкортстанда "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланганнарның туганнары Русия Думасы рәисе Вячеслав Володинга видеомөрәҗәгать чыгарды. Мөрәҗәгатьне 10нан артык кеше: тоткарланучыларның хатыннары, әти-әниләре, балалары яздырган.
Алар Володиннан Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләргә шәфкатьлелек күрсәтеп, аларга амнистия игълан итүне сорый.
Шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендә Володинга шундый ук үтенеч белән петиция чыкты.
Анда ниләр язылган? 👉 Монда яздык.
#Башкортстан