Узган ялларда Казанның Җиңү паркында Татарстанның Украинага һөҗүмдә катнашып һәлак булган "Алга" батальоны хәрбиләрен искә алу чарасы үткән.
Бу хакта "Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерә.
Митингны Угледар янындагы ике ел элек булган сугышка багышлаганнар, ул чакта "Алга" батальоны тар-мар ителгән иде.
2023 елның октябрендә "Алга" батальонының Бахмут янында тар-мар ителүе билгеле булды. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынды. Батальондагы башка сугышчылар Угледар янында хезмәттәшләренең һәлак булуына нәкъ менә аны гаепләде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
"Бизнес Online" фотолары
#Татарстан
@azatliqradiosi

☝🏻2025 елда Рамазан аенда бирелә торган фитр сәдакасы 250 сум тәшкил итәчәк.
Бу сумманы Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы билгеләгән.
Бу узган елдан — 66,7%ка, яки 100 сумга күбрәк. 2024 елда фитр сәдакасы күләме 150 сум тәшкил иткән. Бу — аз керемле кешеләр өчен түләнә торган мәҗбүри сәдака, диелә. Аны һәр ир кеше хатын һәм балалары өчен ураза беткәнче бирергә тиеш.
Урта хәлле кешеләр фитр сәдакасын — 800 сум, баераклар — 1 300 сумнан (былтыр 1 200 сум булган) башлап түләргә киңәш итә мөфтият.
Ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы бер көнгә 400 сумны тәшкил итәчәк. Былтыр ул 350 сум булган.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренә украин әсирләренә карата рәхимсез булырга һәм аларга көч кулланырга кушылган.
WSJ белешмәләренчә, Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИНы җитәкчесе Игорь Потапенко оешманың элит бүлекчәләрендә эшләүчеләргә (мөгаен ФСИН махсус көчләре (спецназ) турында сүз бара) килгән әсирләргә карата рәхимсез булырга боерган. Көч кулланулар чикләнми, ә киемгә тагып куела торган камераларны алып атачакбыз, дигән.
Соңрак башка төбәкләрдәге, әйтик Псков, Мәскәү, Бурятиядәге җәзаларны үтәү хезмәтләрендә эшләүчеләргә дә шундый ук күрсәтмәләр бирелгән диелә. Әсирләрне күзәтеп торучы хезмәткәрләрне алыштырып торганнар, алар бер колониядә бер айдан да артыграк калмаган.
WSJ болар турында язганда ФСИНның элекке өч хезмәткәрләренә таяна. Икесе махсус бүлекчә хезмәткәре булган, берсе медицина хезмәткәре. Алар Халыкара җинаять мәхкәмәсе тикшерүчеләренә күрсәтмәләр биргән һәм шаһитләрне яклау системына эләккән. Бу шаһитләрнең сөйләгән сүзләре документлар белән, аларга качарга булышкан кешенең һәм украин тоткыннарының биргән әңгәмәләре белән раслана.
▪️Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИНы җитәкчесе Игорь Потапенко исә үзе Украинада, Сумы өлкәсендә туган, аңа 53 яшь. Хәрби белеме бар.
▪️Потапенко Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИН идарәсе белән җитәкчелек иткән чорда медиа һәм хокук яклаучылар төбәктәге изоляторларда һәм колонияләрдә тоткыннарны җәфалау очраклары турында берничә тапкыр хәбәр итте.

Азатлык Радиосы
WSJ: сугыш башланганнан соң Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә украин әсирләрен җәфаларга кушылган булган
WSJ болар турында язганда ФСИНның элекке өч хезмәткәрләре сөйләгәннәргә таяна.
🔹Казан хакимияте 2024 елда кагыйдә бозучыларны 740 млн сум штрафка тарткан.
Бу 2023 елдан ике тапкырга күбрәк. Ул вакытта штрафлар күләме 354 сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Казан шәһәренең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Наил Биктагиров мэрия киңәшмәсендә хәбәр итте.
Аныңча, салынган штрафларның чиреген әлегә түләмгәннәр. Барлыгы Казан бюджеты 546 млн сум керем алган. 2023 елда — 300 млн сум булган.
Штрафларның төп өлешен түләүле парковка өчен түләмәүчеләр тәшкил иткән. Узган ел мондый 225 меңнән артык очрак ачыкланган. 2023 елда парковка өчен түләмәүчеләр — 120 мең кеше булган.
Биктаһиров әйтүенчә, штраф түләмәүчеләргә карата чикләүләрне яңа ысул белән сала башлаганнар: иң элек махсус програм аша машинаның хәзерге вакытта кайда урнашуын ачыклыйлар, шуннан соң бу хакта мәхкәмә тәфтишләренә (пристав) хәбәр ителә. Тәфтишләр үз чиратында транспорт чарасына йә блок куя, йә аны эвакуацияли. Машинага чикләүләр штрафлар түләнгәч кенә бетерелә.
Шул ук вакытта урамда сәүдә итү кагыйдәләрен бозучылар ике тапкырга кимегән диде ул.

Русия хакимиятләре телефоннан шалтыратучы акча каракларына каршы көрәшү өчен кануннарга төзәтмәләр әзерли
Журналистлар документтан берничә пунктны китерә
🔸аерым алганда дәүләт оешмалары, кредит оешмалары, Үзәк банк, элемтә операторларына, тауар һәм хезмәтләр күрсәтү оешмаларына эш белән бәйле аралашкан чакта чит ил мессенджерларын куллануны тыярга. Мондый мессенджерларның исемлеген Роскомнадзор чыгарачак;
🔸югарыда телгә алынган оешмаларның хезмәткәрләре эш өчен Русия мессенджерларын куллана алачак. Әмма моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системы (ЕСИА) аша шәхесеңне расларга кирәк булачак;
🔸Русиядә яшәүче 200 меңнән артык кулланучысы булган маркетплейслар һәм тауар сату, хезмәт күрсәтү сервислары үзләрендә игълан калдырырга теләүчеләрнең бөтенесен дә ЕСИА аша тикшерергә тиеш булачак;
Тулырак 👉монда укыгыз.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында беренче спектакльне 1 мартта күрсәтәчәкләр.
Ул беренче тапкыр узган елны куелган Айдар Җәббаровның "Казанга Тукай кайткан" тамашасы булачак.
Спектакльне 1 һәм 2 мартта уйнаячаклар, бәяләр бер мең сумнан 1,3 мең сумга кадәр, билетлар инде калмаган. Аларны бер сәгатьтә сатып алып бетергәннәр, дип искәртә басма.
2023 елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана булды. Тамашаны режиссер Айдар Җаббаров куйды.
Тамашада Тукай образы күнегелгән күзаллаудан аерыла. Шагыйрь тамашачы хозурына ябык, бераз югалып калган, борчылган һәм авыру хәлендә килеп баса.
Cпектакльнең өзеген Азатлыкның YouTube каналында да карарга мөмкин.
2023 елның 8 июнендә Дәүләт шурасы сессиясендә КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Тукайдан көлгәннәр дип, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьләде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар авылларына Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора.
Бүген Актаныш районы Әҗәкүл авылында 31 яшьлек Илвир Шәемовны күмделәр. Ул сугышка үз теләге белән 2023 елда киткән булган. Узган елның сентябрендә үк һәлак булган булса да, мәетен туган ягына әле генә алып кайта алганнар...
#Татарстан
@tatarchavideolar

❗️Бүген иртән Сарытау белән Энгельс шәһәрләренә дроннар белән һөҗүм ителде
Өлкә хакимияте аерым ширкәткә зыян килде дип әйтте, әмма нәрсә, кайда икәненә аңлатма бирмәде. Телеграм каналлар исә, "Роснефть"нең "Крегинг" нефть эшкәртү заводында янгын чыккан дип яза.
Казан һава аланы да ябылды. Очкычлар ни китми, ни кабул ителми. Сарытау, Сембер, Киров һава аланнары да ябык.

Башка хәбәрләр мондыйрак:
🔸Казан һава аланы ачылды, эшләвен дәвам иттерә.
🔸Украинаның Полтава өлкәсе дә бүген дрон һөҗүменә дучар булды. Җимерелүләр һәм корбаннар хакында хәбәрләр юк.
🔸 Владимир Зеленский 18-25 яшьтәге кешеләр өчен яңа килешүләр әзерләнә дип белдерде. Кешеләр Украина гаскәрләре белән килешү төзесә түләү бәяләре бер елга 24 мең долларга кадәр күтәреләчәк, югары уку йортларын имтихансыз керү мөмкинлеге булачак дип планлаштырыла.
🔸Режиссер Евгения Берковичны Кострома өлкәсендәге колониягә китергәннәр. Ул "Финист Ясный Сокол" спектакле өчен 6 елга хөкем ителде.
🔸 АКШ президенты Доналд Трамп АКШка китереп сатылган алюминий белән корычка 25% пошлина салган.

Русия Чехия хакимиятеннән журналист Фәридә Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итә
Чехия полициясе Фәридә Корбангаливага шундый эчтәлекле хатны күрсәткән. Чех телендәге хатта Русия ягы Чехиядән журналистны бирүне таләп итә.
"Мондый хатның килүе миңа дәрәҗә генә өсти. Димәк Русия минем Путинның җинаять режимына каршы эшләвемне таный. Хатта ни өчен мине Русиягә бирүләрен таләп иткәннәре язылмый. Бу миңа ачылган ике җинаять эшенә бәйледер дип чамалый гына алам. Берсе - террорчылыкны аклау иде, икенчесе - Русия гаскәрләре турында фейклар таратуга бәйле. Икесе дә уйлап табылган эшләр. Чехия мондый мәсьәләләрдә каты тора дип беләм, шуңа Русиягә мине көтәргә туры киләчәк", дигән ул Facebook битендә.
▪️Узган җәй Корбангалиевага каршы терроризмны аклау белән Русия гаскәрләре турында фейклар тарату турында ике җинаять эше ачылды. Аны ят агентлар исемлегенә дә керттеләр. Фәридә Корбангалиеваны халыкара эзләүгә бирделәр.
Журналистны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керттеләр.
▪️Фәридә Корбангалиева Казанда туган. Ул башта Татарстан телевидениесендә эшләде, аннары 2007 елда Мәскәүгә китте, "Россия 1" каналында "Вести" тапшыруын алып барды.
▪️ Ул мәрхүм режиссер Денис Красильников белән бергә "Билгесез сугышның билгесез каһарманнары" дигән документаль фильм төшерде. Бу фильм Беренче Дөнья сугышында татарларның тарихын бәян итә.
▪️ 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Фәридә Корбангалиева "Россия" каналында эшен туктатты һәм гаиләсе белән Чехиягә күченеп китте. 2018-2021 елларда "Настоящее время" каналында эшләде.
▪️Хәзерге вакытта үзенең YouTube каналын алып бара, Русиянең колонияль сәясәт алып баруы турында да күп сөйли.

11 февральдә халыкара галимәләр көне билгеләнә. Белә идегезме?
Бәйрәм — яңа. Бу көн фән өлкәсендә гендер тигезлек булсын өчен булдырылган.
Хатын-кызлар фән өлкәсендә казанышка ирешер өчен, аларга да шартлар булдырылырга тиеш дигән максат белән эш ителә. Әмма әлегәчә бу мәсьәләгә элекке караш сакланып кала бирә.
Мәсәлән, 2022 елдагы тикшеренүләргә күрә, һәр икенче галимә ирләр тарафыннан үзенә карата җенси бәйләнүгә дучар булган. Фәнни тикшеренүләр белән идарә итү — башлыча ирләр кулында. Ясалма фәһем өлкәсендә һәр бишенче галим — хатын-кыз. Бу — 22% дигән сүз. Технология өлкәсендә белгечләргә кытлык булса да, инженер, информатика белемгә ия булучылар арасында кызлар һаман да аз.
Ә фән белән шөгыльләнүче татар галимәләре ничәү? Мондый статистика юк, әмма аларның күпчелеге һуманитар фән өлкәсендә хезмәт итә. Без төрле илләрдә яшәүче татар галимәләре, докторантурада белем алучылар белән аралашып, аларның фән өлкәсендә үзләрен ничек хис итүен, ирләр белән көндәшлеккә чыдау никадәр авыр булуын сораштык.
Әлеге хатын-кызлар төрле илләрдә яши, төрле фәнни өлкәләрдә эш итә.
Менә бер фикер:
💬 Хатын-кызлармы, ирләрме — аерма юк; белемең төпле икән, фәнни макаләләрне язарга көчең, теләгең бар икән — ишекләр ачык. Һәрхәлдә АКШта шулай. Галим яки галимәнең фәнни өлешенә карыйлар: кем күбрәк, көчле, сыйфатлы макаләләр яза — шуңа хөрмәт. Русиядә, бәлки, кешеләргә охшарга тырышу, галимнәр белән уртак тел таба алу осталыгы да кирәктер. Шуңа күрә Русиядә хатын-кызларга сексист мөнәсәбәт күбрәктер дип чамалыйм.
Менә икенчесе:
💬 Русиядә син тарихчы ирләр арасында булсаң, әле өстәвенә яулыктан булсаң — изеп карау бар. Аеруча хатын-кызлардан. Мин моны архив, китапханәләрдә сиздем. Анда әле гел өлкән яшьтәге хатыннар эшли, менә аларның күзләрендә "хатыннар тарих фәне белән шөгыльләнәме инде, әле җитмәсә яулыктан!" дигән сүзләрне укырга мөмкин.
💬 Мин — өч кыз әнисе. Соңгы елларда, минем күзәтүләргә караганда, кызлар моңа кадәр ирләр генә була торган өлкәләрне сайлый. Бу фән өлкәсендә дә күзәтелә. Физика, астрофизика, химия, математика, инженерия... Кызлар бу өлкәләрдә фәнни тикшеренүләр белән кызыксына.
Тагын да кызыклы фикерләр безнең материалда.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Сүз уңаеннан, татар галимәсе дигәндә, сезне кемне күз алдына китерәсез? Кем искә төшә?

"Кызларны фәнгә кызыксындырып үстерү җитми"
Татар галимәләре ничәү? Мондый статистика юк, әмма аларның күпчелеге һуманитар фән өлкәсендә хезмәт итә. Без бүген берничәсе белән фән өлкәсендә тигезлек, көндәшлек, хатын-кызга караш, мөнәсәбәт нинди булуы турында сөйләштек.
Ата-аналар бала табуны кичектерә, бала табу йортлары — күпләп ябыла, гомер озынлыгы — кыскара.
Русиядә туучылар саны 2000 ел күрсәткеченә якынлашты. Әлеге сан Русиянең яңа тарихында иң түбән күрсәткечләрнең берсе булып тора. Шул сәбәпле илдә күп санлы бала тудыру йортлары һәм хатын-кызлар консультацияләре ябыла. Росздравнадзор мәгълүматларына күрә, соңгы биш елда Русиядә 150 дәүләт медицина учреждениесе бала тудыру лицензиясен югалткан. Табиблар сүзләренә караганда, акушерлар, гинекологлар һәм неонатологлар җитми.
Шушы уңайдан Азатлык Радиосы Русиядәге, Татарстан һәм Башкортстандагы вазгыять турында язма әзерләде. Идел-Урал төбәгендә хәлләр ничек?
Мәкаләне 👉 монда укый аласыз. Ә мәкаләдәге төп фикерләрне рәсемнәргә тупладык.

Депутатлар "гаскәрне "кимсетүчеләргә" җәзаны көчәйтергә тәкъдим итә
Русия Думасында Җинаять кодексына төзәтмәләр әзерләгәннәр. Бу төзәтмәләр Русия гаскәрен "кимсеткән" яки чикләүләр кертергә чакырган өчен җәзаны кырыслата, дип яза "Коммерсантъ".
Нинди үзгәрешләр?
Хәзерге вакытта гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы җинаять эшен бары тик кеше Административ хокук бозулар кодексындагы "гаскәрне кимсетү" маддәсен берничә тапкыр бозган булса гына ача алалар. Ә депутатлар әгәр дә кеше моны "шәхси файда өчен" эшләгән булса, аны шундук җинаять маддәсе нигезендә җәзага тартырга тәкъдим итә.
Кеше гаепле булып табыла икән, аңа бер миллион сумнан алып өч миллион сумга кадәр штраф сала алалар. Яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта бу маддә 500 мең сумга кадәр штраф бирүне һәм өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.
Тулырак укыйм дисегез 👉 монда басыгыз.