Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1154 - Telegram Web
Telegram Web
Иң куркыныч дөнья- яшүсмерләр дөньясы. Буллинг булган (заманында үзем дә уздым) һәм булачак. Хәзер иң куркынычы - кибербуллинг.

Син болай, син тегеләй дип язмыйлар да, смайлик белән генә атышалар икән. Һәр смайликның аңлатмасы бар. Гап-гади генә фасоль йә баклажан смайлигының мәгънәләре зур. Моны үсмерләр белә, ә без, өлкәннәр, игътибарга да алмыйбыз. Үсмерләрнең гармоннары дулаган чакта мондый смайликлар җыелмасы фаҗигага китерергә мөмкин.

"Подросток" сериалы шул хакта. Ә бит үсмер әти-әниләре өчен тыныч кына комп янында утыручы бала була.
Бала өйдә булу - синең янәшәңдә дигән сүз түгел әле! Бу сериалны һәр үсмернең, бигрәк тә малайларның әти-әнисенә карау нык файдалы булачак. Бигрәк тә, өченче сериясен игътибар белән карарга, дөресрәге тыңларга кирәк. Һәм үсмер белән даими сөйләшергә!
👍9🔥1
Күптән гадать иткәнегез юк идеме? Әйдәгез җәйгә😊
Минеке: кино, дверь, дождь. Дверь аеруча ошады🥰

И, гадать итеп тә карый идек инде үсмер чакта. ( нәкъ менә гадать итәбез дип сөйләшә идек🙈) Унлап кына багу алымын белә идем точно🙈

Хәзерге үсмерләр аның ише чети-пети белән вакыт үткәрми, аларның аңа вакытлары да юк инде. Соцсетьтан чыга алмыйлар🙈
8
Әҗәткә күчтәнәч алып кунакка бардым бүген.
Иртән телефонны ачып та карамый чыгып киттем кунакка. Барышлый кибеткә кердем. "Наличка булса гына",- ди сатучы.

Каян булсын инде наличка хәзер. Мин хәтта акча картасын да йөртмим🙈 "Күчтәнәч юк, килә алмыйм",- дип шалтырата алмыйм бит инде ел буе барып җитә алмаган түтәмә. "Синең шул булыр инде",- диячәк.

"Эх, кунакка барысы идем", -диям сатучыга. Карап-карап торды да: "Сезгә ышанам, бездән алганыгыз да бар бугай (бер ай элек кереп бер торт алган идем), мәгез, интернет булгач, түләрсез әле", - дип номерын язып бирде. Кеше кешегә ышана икән әле! Шөкер.

Баксаң, бүген дөньясы әвеш-тәвеш килә язган. Мин берни белмичә кунака барып кайттым тагын. Ну барганда да навигатор булмагач, адаша-адаша, йөз тапкыр телефоннан юл сорап бардым инде. Бигрәк инфантилга әйләнеп барабыз икән. Интернет булмаса, бетте баш...

Бүген үземә сүз бирдем: кесәдә кара көнгә бер мең булса да акча йөртергә. Сөт белән ипи ала алмый, өеңә кайтып җитә алмый интегерсең, билләһи.

Дөньялар имин булсын!
21😱3👍2
Казан урамнарында көзгемания. Шундый күп алар хәзер.

Рекламаның бер төре дип санала. Көзге күргәч кеше үзен карарга туктала, үзен караганда көзгедәге реклама язуларына да күз төшерә. Имеш, эффектлы реклама.

Әмма мин көзгегә карагач бары үземне генә күрәм, андагы язуларга игътибар итмим икән. Ниндидер мания величия булып чыга бит әле бу😂😂😂 Сездә дә шулаймы ул?🙈
👍10😁5
Ир кеше бәхетле булсын өчен өч шарт кирәк: хатыннан уңу, сыердан уңу һәм яңа йортка чыгарган мичтән уңу. Әмма хатын-кыз бәхетле булсын өчен шарт бер генә - ирдән уңу.


"Каз канатлары". М. Мәһдиев.
9👌5💯4
Дөньяда иң буш эш нәрсә?Иләк белән су ташумы? Комнан бау ишәргә маташумы? Юк! Хатынның холык дигәнен үзгәртергә маташу. Иллә дә булмастай эш инде. Хатын-кыз -нык халык ул, ирләргә андый ныклык бирелмәгән. Имән агачына керә алмаган йомшак балта кебек ул - балтаның йөзе әйләнеп чыга, тупаслана, имән исә, берни дә булмагандай, шаулап утыра бирә.

М.МӘҺДИЕВ. "Каз канатлары".
👍4💯3
"Каз канатлар"ын мәктәптә чакта укыган идем. Ошатмаган идем. Бу әсәрне укыр өчен бераз тормыш йөген тартып караган хатын-кыз булырга кирәк икән.

Хоть аерым бер канал ач та Мәһдиев цитаталары белән тутыр! Бернинди психология китабы кирәкми.

Көлә-көлә укыла тормыш фәлсәфәсе. Мәһдиев шул ул! "Еникигә хыянәт итәсеңме инде хәзер?" - ди Юнусов. Юк, мин аларның икесен дә яратам.

Сүз уңаеннан, Мәһдиев үзе дә Актаныш кызларына бихуш булган, ахры. Ике тапкыр очрады инде иң ут кызлар Актаныштан дигән фикере😊
15
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкорт кардәшләр гөрләтә ПМЭФны. Моңа кадәр зур сары аюлары белән хайпанули, хәзер - хайпка әйләнгән хитлары! Афәрин!
4👎1
13🔥5😍2
Бүгеннән елның иң кыска төннәре... Яшьлек төннәре...
💔11🥰1😢1🍓1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
- Хатын-кыз белән ир-ат арасындагы мәхәббәт чепуха икән ул. Менә ата белән кыз бала арасындагы ярату -чын ярату! Алдымнан төшермим дә...
26 елдан соң классташлар белән очраштык. Классташыбыз Назыйм сүзләре бу. 10 ел көткәннән соң туган кызына 10 ай...

Гомернең шундый кызык чорында без хәзер: берләребез кызын кияүгә бирергә җыена, икенчеләребез яңа туган баласын сөя...
Видео: Айрат
👍13🔥3🥰3👏3
Мәктәптә рәсем укытучысы Рушад абый һәм аның укучыларының рәсемнәре. (Ага, мин әле һаман мәктәптә йөрим.)
Менә шундый талантлы укытучыга укытыр өчен авылда балалар гына бетеп бара. Ә нинди зур авыл, гөрләп торган мәктәп иде. Хәтта мәктәп тә моңсуланып калган кебек.
👍131
Минем сүзем ил сәясәтендә берни тормый, шулай да әйтәм. Кышкы каникулны быел 12 көн ясамакчылар!

Ни пычагыма!? Кыш уртасында Дубай, Мальдив йә Сочига барып тау чаңгысында шуу һәркем кесәсе өчен түгел, гаиләң белән берәр яры чыгып кына керсәң дә кимендә 10 мең акча кирәк. Көн саен бәйрәм итмисең. Йә шәһәрдә тв каршында ятасың, йә авылга әти-әниең янына таясың. Иң эконом вариант шул, конечно.

Ә иң обидносы: ул көннәрдә бары эшлисең, ул бәйрәм көне итеп түләнмәскә мөмкин.

Май бәйрәмендә йә җәй аенда өстәсеннәр иде. Хотя бы бакчада казынып, җиләк җыеп үткәреп була. Миңа калса, Яңа елда биш көне дә җитеп ашкан.
#занудаяза
👍8
2025/07/14 04:57:57
Back to Top
HTML Embed Code: