Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
142 - Telegram Web
Telegram Web
#мыслизаики 🐇
#тотлыгучыфикерләре
#личности #шәхесләр

Җир шарында 8 миллиардтан артык кеше яши. Алар көн саен/минут саен кемнедер/нәрсәнедер уйлап йөриләр...

...һәм шул 8 миллиард кеше арасында сине бер генә секундка да хәтереннән чыгармаучы, синең өчен гомерен бирергә әзер торучы, беренче сулышың алган мизгелдән бүгенге көнгә кадәр кайгыртучы/сөенүче/догада булучы шәхес бар...

Һәр кешенең туганнан алып булышучы, тормыш дигән күктә очарга/күтәрелергә ярдәм итүче, очраган начарлыклардан яклаучы/саклаучы канатлары бар!

ӘНКӘЙ!

Кечкенә генә булып тоелса да, әлеге сүзгә күпме ярату, җылылык, көч һәм ышаныч сыйган!

Мин үрнәк булырдай бик үк яхшы бала түгел, әмма минем әни иң яхшысы (һәр кешегә үзенеке иң яхшысы) икәненә күптән инандым!

P.s. Туган көнең белән, КАДЕРЛЕ ӘНКӘЙ!

⬇️⬇️⬇️

В мире живёт больше 8 миллиардов людей и они все ежедневно/ежеминутно думают о ком-то/о чём-то...

...и есть среди этих 8 миллиардов одна личность, которая думает о тебе ежесекундно, которая готова отдать за тебя свою жизнь, которая с самого твоего рождения волнуется/радуется/молится за тебя!

У каждого человека есть крылья, которые сопровождают его с рождения, помогают летать/подниматься наверх по небу под названием жизнь, закрывая от всех трудностей/опасностей!

МАМА!

Кажется, что всего лишь одно маленькое слово, но столько любви, нежности, сил и веры помещаются в эти четыре буквы!

Я знаю, что являюсь не самым лучшим и примерным сыном, но я знаю одно, что мама у меня самая лучшая (у каждого человека своя лучшая)!

P.s. С днём рождения, ДОРОГАЯ МАМА!

©Ильяс Фархуллин
8
#мыслизаики 🐇
#тотлыгучыфикерләре
#личности #шәхесләр

АЙДАР САЛАХОВ

У каждого человека с детства есть образ (кумир), который он любит, восхищается им, старается быть похожим на него и повторяет его!

Не буду скрывать, с раннего детства в моём сердце были и есть такие люди, как Хайдар Бигичев, Тагир Якупов, Муса Джалиль, Рустем Яхин, Рустем Валеев, Ринат Валеев... и, конечно же, Айдар Салахов!

Давно, когда я только начал заниматься музыкой, с отцом любили смотреть в интернете разные концерты и выступления музыкантов. Однажды нам попалось видео, где играл молодой баянист с неповторимым артистизмом и харизмой, великолепной техникой и эмоциональностью. Я тогда сидел с открытым ртом и был ошарашен от услышанного/увиденного: он непросто играл, он жил в этой музыке, ощущая каждую нотку. Это был молодой баянист-виртуоз, музыкант и будущий композитор Айдар Салахов!

Прошло немало времени... и вот! Я стаю рядом с этим удивительным человеком и личностью, которого обожал/обожаю/буду обожать за его творчество, человечность и искренность! Безумно рад и счастлив нашему знакомстве и дружбе! Айдар абый, спасибо Вам огромное!

⬇️⬇️⬇️

Балачактан бу дөньядагы һәр кешенең яраткан, үрнәк булган, охшарга тырышкан шәхесе (кумиры) бар!

Яшермим, кечкенәдән йөрәгемдә/күңелемдә Хәйдәр Бигичев, Тахир Якупов, Муса Җәлил, Рөстәм Яхин, Рөстәм Вәлеев, Ринат Вәлеев... һәм, әлбәттә, Айдар абый Сәләхов кебек шәхесләр урын алды.

Музыка белән шөгыльләнә башлаган вакытта, әти белән интернет челтәре аша төрле музыкантларның чыгышларын, концертларын карый идек. Бервакыт искиткеч башкару осталыгы, кабатланмас харизмасы белән үзенә тартып торган яшь музыкантның видеоязмасына юлыктык. Бүгенгедәй хәтерлим: ул музыкаль әсәр генә башкармады, ул һәрбер нотаны сизеп, әлеге әсәрдә яшәде! Аңлавыгызча, әлеге яшь баянчы-виртуоз, музыкант (һәм киләчәктә композитор да) Айдар абый Сәләхов булды.

Күп еллар үтте һәм... ниһаять, мин әлеге искиткеч кеше һәм кабатланмас шәхес белән бергә басып торам! Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтле, әлеге шәхес белән танышырга/дуслашырга, озак әңгәмә корырга насыйп булды! Айдар абый, чиксез хөрмәтем һәм рәхмәтем Сезгә!

©Ильяс Фархуллин
3
#мыслизаики 🐇
#тотлыгучыфикерләре
#личности #шәхесләр

ВЕНЕРА ХАСАНОВНА ГАРАЕВА

Несколько лет назад, когда учился на первых курсах музыкального колледжа, я был очень стеснительный и из-за этого больше времени занимался в кабинете, а не в коридоре (16-ый кабинет Казанского музыкального колледжа был моим вторым домом🤍). Практически каждый день в определенный час туда незаметно заходила одна маленькая женщина с родинкой на лице: опрятно одетая, с собранными в пучок волосами, с немного затемнёнными очками, и молча с интересом дослушивала мою лажу (пока ожидала своих студентов-вокалистов)...

...через некоторое время мы нашли общий язык и она начала открыто общаться со мной, постепенно давать очень полезные советы по поиску, изучению, исполнению народного материала и тем самым вносила огромный вклад в моё становление...

...шли месяцы и годы, а она с каждым днём (в течение 4 лет) продолжала давать мне маленькие, как кусочки пазла, но очень ценные и значимые советы...

К чему это всё предисловие? На днях состоялось открытие творческой студии очень талантливой личности Саиды Мухаметзяновой (с чем я её искренне поздравляю), где прошёл вечер памяти великолепного музыканта, педагога, хормейстера Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан, народной артистки Республики Татарстан Венеры Хасановной Гараевой!

Думаю, многие поняли, что той маленькой женщиной, дававшей мне советы в течении 4 лет, была Венера Хасановна🤍 (забыл написать, Венера Хасановна больше 46 лет обучала в музыкальном колледже и больше 59(!) лет проработала в Государственном ансамбле песни и танца Республики Татарстан)! Сейчас осознаю, с насколько творческими и талантливыми людьми я общался и продолжаю общаться.

Благодарю Всевышнего и людей, которые позволили мне выступить на этом вечере🤍 На концерте также принимали участие заслуженный деятель искусств Республики Татарстан, лауреат государственной премии имени Габдуллы Тукая, композитор Луиза Батыр-Болгари, заслуженный артист Республики Татарстан, баянист Ринат Валеев и, конечно же, хозяйка бала, талантливая личность, обладательница хрустального голоса Саида Мухаметзянова!

Шеф-поваром этого вечера был великолепный музыкант, композитор, аранжировщик и просто мой хороший друг Искандер Мустафин🤗
4
ВЕНЕРА ХӘСӘН кызы ГӘРӘЕВА

Казан музыка көллиятенең беренче курсларында укыганда бик оялчан булганлыктан, күп вакытым коридор буенда түгел, ә кабинет бүлмәсендә шөгыльләнеп үтте (Казан музыка көллиятенең 16-нчы кабинеты минем икенче өем булды🛖). Һәр көннең билгеле бер сәгатендә бит очында миңе булган, бик пөхтә киенгән, чәчен артка түмгәккә җыйган, кояштан саклау өчен каралтылган күзлеген кигән олы яшьтәге, бик кечкенә буйлы бер апа кереп, минем уйнаганны тыңлый-тыңлый, үз җырчы укучыларын көтеп утыра иде...

...билгеле бер вакыт узгач, әлеге апа минем белән әңгәмәгә кереп, сөйләшә, халкыбызның милли мирасын эзләү, өйрәнү һәм башкару буенча бик күп серләр белән бүлешә, минем музыкаль юлыма зур өлеш кертә башлады...

Нәрсә турында язам, дип уйлыйсызмы? Шушы көннәрдә талантлы җырчыбыз, моңлы сандугачыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанованың иҗат студиясе ачылу тантанасы булып узды. Шул тантана искиткеч музыкант, мөгаллим, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры, Татарстан Республикасының халык артисты Венера Хәсән кызы Гәрәеваның якты истәлегенә багышланган иде.

Күбегез аңлагансыздыр: әллә ничә ел элек көллиятнең 16-нчы кабинетына кереп, миңа киңәшләр һәм белемнәр биргән кечкенә апаның Венера Хәсән кызы булганлыгын🤍 (сүз уңаеннан, Венера Хәсән кызы 46 елдан артык музыка көллиятендә белем биргән һәм 59(!) ел Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры ролендә хезмәт куйган)! Хәзер аңлыйм, мин тормышымда чын шәхесләр белән бик күп аралашканмын һәм хәзер дә аралашуны дәвам итәм!

Миңа әлеге кичәдә чыгыш ясарга мөмкинлек биргән Аллаһ Тәгаләгә һәм кешеләргә чиксез рәхмәтлемен🤍 Шулай ук әлеге концертта зур шәхесләр: ТР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Луиза апа Батыр-Болгари, ТР-ның атказанган артисты, баянчы Ринат абый Валеев һәм, әлбәттә, кичәнең күрке, талантлы шәхес, бәллүр тавыш иясе Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясадылар!

Кичәнең шеф-повары ролендә искиткеч музыкант, композитор, аранжировка ясау остасы һәм минем яхшы дустым Искәндәр абый Мостафин булды🤗

©Ильяс Фархуллин
3
Бик еракта шәүләң сиздем бүген,
Тик ул тарафка башым бормадым.
Уйлыйсыңдыр: "Ул мине онытты?!"
Юк. Күзләремне шәүләңә төбәсәм,
Сиңа булган хисләр өере белән
Йөрәкне биләр дип курыктым...

©Ильяс Фархуллин
💔10
Синең йөрәгеңдә кемдер урын алды?
Кемне уйлап йокыга китәсең?
Ә мин менә күпме вакыт инде,
Бары синең хакта хыялланып,
Каршылыймын һәр көн иртәсен.

©Ильяс Фархуллин
7
Синең шәүләң тойдым. Шул мизгелдә
Йөрәгемнең ничек типкәнлеген белсәң -
Күкрәк читлегеннән чыгар төсле иде,
Миңа атап карашың төбәсәң!

Төбәдең... Синнән яраланган йөрәк
Мең төрле кисәккә коелды.
Ә назлы карашың - иң якты истәлек
Хәтеремә мәңгегә уелды.

©Ильяс Фархуллин
9👍1
Синең хушбуй исең үпкә аша үтеп,
Йөрәгемә барып җиткән мәлдә,
Мин бер шат исерек сыман басып тордым.
Бүгенгедәй хәтерлим әле дә:

Ул хушбуйдан башым әйләндерерлек
Сафлык тулган чәчәкләр исе килде,
Гүя иртәнге болынга бер серлелек өстәп,
Назлы томан югарыдан иңде...

©Ильяс Фархуллин
6
Мин сине һәр төнне җырымда ишетәм:
Моңсулык сеңдергән тавышың
Бар дөньясы асты өскә килгән
Күңелем халәтен сизә күк...

...сизә күк йөрәгем кагышын.

©Ильяс Фархуллин
💔4
Соңгы күрешүдән, сөйләшүдән
Һич чыкмыйсың минем исемнән.
Төшләремдә күз алдыма китерәм һәм
...карашыңнан әле дә исерәм.

©Ильяс Фархуллин
5
Әй ватаным, мин күп җирләр гиздем,
Тик синдәй якынын күрмәдем.
Чит җирләрдә газиз йөрәгемнең
Ныграк типкәнлеген сизмәдем...

Татарстаным, синдә сизәмен!

©Ильяс Фархуллин
3🔥1
...йокысыз төн...
Башымда кайнаган мең төрле уйларның
Бер секундка күзем йомдырмаган чагы.

...йокысыз төн...
Сиңа карата туган саф сөю хисләрем
Йөрәгемне мең кисәккә бүлә тагын.

©Ильяс Фархуллин
3💔2
Йөрәгемдә янган хисләремне әгәр
Түкми-чәчми сиңа җиткерсәм?
Дулкын-дулкын чәчләрең иркәләп,
Йомшак кына җил булып иссәм?

Каршы килмәссеңме...

©Ильяс Фархуллин
7
Мин башка бу җирдә беркайчан
Бәхетнең олысын эзләмәм.
Ник дисәң, иң олы бәхетне
Бүген күрдем синең күзләрдә!

©Ильяс Фархуллин
🥰64
Әгәр берәр кайчан яннарыма килеп:
"Соңгы сулышыңда нәрсә теләр идең?
Нишләр идең?", - дигән сорау бирсәләр...

Җавабым шул:
Күзем йоммый сиңа карар идем!
Мин бәхетле - сагышлы күзләрем
Синең нурлы йөзең күрсәләр...

©Ильяс Фархуллин
💔72
Синең галәм төсле күзләреңә
Карарга оялам. Ник дисәң,
Мин аларга кайчандыр карадым һәм
Адаштым, саташтым, ахры мәңгелеккә
Гашыйк булдым... Әллә сизмисең?

©Ильяс Фархуллин
10🥰2
...бу дөньяда миңа һава җитми сыман...
Икейөзлелек һәм явызлык тулы
Дөньясында әллә чиста һава калмадымы?!
Кан һәм үлем исе сеңгән һава чисталыгын
Мин бер тиле генә аңламыйммы?!

...кан һәм үлем исе биләп алган
Бу дөньяда һава җитми сыман...

©Ильяс Фархуллин
😢2👍1
Мин синең күзләрдә адаштым, саташтым
Һәм (ахры) мәңгелеккә кереп югалдым.
Шул галәм тулы серле күзләреңнең
Сафлыгыннан һәм нурыннан башка
Яшәү - яшәү түгеллеген аңладым...

©Ильяс Фархуллин
3💔1
#мыслизаики 🐇
#тотлыгучыфикерләре
#бәлкичынбәлкиялган

МӘХӘББӘТ?

...үзең якын күргән кешеңнең кулыннан тоту, аңа кагылу, аның белән кочаклашу. Дөресен генә әйткәндә, әлеге мизгелләрдә нинди хис-кичерешләр биләгәнен аңлатып бетереп булмый. Әйтерсең лә синең өстеңә боздай су сибәләр: йөрәгең әллә ничә тапкыр тизрәк, күкрәк читлеген ярып чыгарлык дәрәҗәдә ныграк тибә; син һава җитмәгәндәге кебек ешрак һәм тирәнрәк сулыйсың, ә күзләрең карасы нормаль халәттәгедән 3-4 тапкыр зуррак булып балкый...

...янында булганда аның галәм кебек тирән, серле һәм искиткеч күзләреннән күзем ала алмыйм. Мин аларда теләп адашам/югалам/саташам. Нигәдер тик аның күзләре генә миндә шундый аңлата алмаслык хисләр тудыра, йөрәгемә ялкын өсти...

...әллә чын, әллә инде ялгыш кына эшләнгән эш иде, аңламадым. Кочаклаганда аның иреннәре минем бит очыма тиеп китү белән йөрәгемнең ни кадәр мәхәббәт ялкынында янганын, зур көчкә ия булуын тойдым: ул күкрәк читлеген ярып чыгарга теләгән сыман зур ешлык һәм көч белән тибә башлады...

...мәхәббәт яшәтә, яшәртә, тилертә һәм бар дөньяңны рәхәт исертә...

©Ильяс Фархуллин
4🥰1
Еламыйм! Күңелем күптәннән
Корыган бер тоташ боз гына.
Ә шулай да, йөрәгемдә калган
Иң соңгы, иң кайнар күз яше
Битемнән тәгәри тын гына...

©Ильяс Фархуллин
💔8
2025/07/13 18:44:02
Back to Top
HTML Embed Code: