🇹🇷Eskişehir/Osmaniye
Шушы көннәрдә Төркия иленең искиткеч җирләренә сәфәр кылдык. Искешәһәргә беренче баруым түгел инде, былтыр әлеге калада концерт белән чыгыш ясаган идек. Ә менә аннан соң күргән урыннар/кешеләр мине бөтенләй таң калдырды.
Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыкта Османия-Корыһөек дип аталган татар авылы бар. Мөһаҗир татарлар - Татарстан җирлегеннән һәм Оренбург өлкәсе территориясеннән күчеп килүчеләр әлеге авылны 1895 елда кора башлаганнар. Иң беренче эш итеп мәчет һәм мәктәп салганнар. Бүгенге көндә авылда яшәүчеләр саны аз. Күбесенең Татарстан җирләрендә гомумән булганы юк. Шуңа да карамастан, алар ничәмә-ничә буын аша телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, үзләренең нәсел-дәвамчыларына тапшырганнар һәм хәзер дә әлеге эшне дәвам итәләр🤍
Безгә әлеге татар авылында яшәүче милләттәшләребезне күрергә, сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясарга насыйп әйләде!

❤9🔥1👏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Кичә яңа Камал театрының амфитеатрында дустым Malsi Music текә live-концерт бирде🔥
Әлеге чарага безгә дә үз өлешебезне кертергә насыйп әйләде🤌🏻

🔥4❤1👏1