"Күл буеннан бер кыз атлап килә"
Күл буеннан бер кыз атлап килә,
Ниндидер бер моңлы җыр суза.
Күзләренә карап, туктап калдым.
Күргән төсле булдым могҗиза.
Күл буеннан бер кыз атлап килә,
Җил уйната аның чәчләрен,
Үзе миңа карый һәм елмая.
Белсәм иде кичерешләрен.
Шушы мизгелләрдә мин тын калдым,
Йөрәк дөп-дөп тибә башлады,
Сүз әйтә алмадым, мин тотлыктым,
Әллә нәрсә булды, каушадым.
Күл буеннан килгән шул кыз белән
Күрешүне зарыгып көтәрмен.
Йөрәгемдә булган хисләремне
Тотлыкмыйча аңа сөйләрмен.
©Ильяс Фархуллин
Күл буеннан бер кыз атлап килә,
Ниндидер бер моңлы җыр суза.
Күзләренә карап, туктап калдым.
Күргән төсле булдым могҗиза.
Күл буеннан бер кыз атлап килә,
Җил уйната аның чәчләрен,
Үзе миңа карый һәм елмая.
Белсәм иде кичерешләрен.
Шушы мизгелләрдә мин тын калдым,
Йөрәк дөп-дөп тибә башлады,
Сүз әйтә алмадым, мин тотлыктым,
Әллә нәрсә булды, каушадым.
Күл буеннан килгән шул кыз белән
Күрешүне зарыгып көтәрмен.
Йөрәгемдә булган хисләремне
Тотлыкмыйча аңа сөйләрмен.
©Ильяс Фархуллин
👍4❤3🥰2
"Кердең бит син минем күңелгә"
Тәүге тапкыр кичен без күрешкәч
Карап тордым синең күзләргә.
Ә син елмаясың, ояласың,
Белми калдың кебек нишләргә.
Тулы ай күк серле күзләрең белән
Кердең бит син минем күңелгә.
Шул күзләргә карап, сүзсез генә аңлап,
Була алсак иде без бергә!
Дулкын-дулкын кыска чәчләреңне
Җил уйната иде ул төндә.
Аңладым мин: синнән башка хәзер
Кирәк түгел миңа беркем дә!
Сипкелле йөз, саф күңелең белән
Кердең бит син минем күңелгә.
Кулга-кул тотышып, сипкелләрең санап,
Атлый алсак иде без бергә!
Тып-тын кичне күл буена төшеп,
Сүзсез утырдык без карашып.
Нидер булды миңа, йөрәк син дип тибә-
Гашыйк булганлыгым ап-ачык!
Кояш нуры кебек елмаюың белән
Кердең бит син минем күңелгә.
Моңаймыйча, гел елмаю күреп,
Бергә булсак иде гомергә!
©Ильяс Фархуллин
Тәүге тапкыр кичен без күрешкәч
Карап тордым синең күзләргә.
Ә син елмаясың, ояласың,
Белми калдың кебек нишләргә.
Тулы ай күк серле күзләрең белән
Кердең бит син минем күңелгә.
Шул күзләргә карап, сүзсез генә аңлап,
Була алсак иде без бергә!
Дулкын-дулкын кыска чәчләреңне
Җил уйната иде ул төндә.
Аңладым мин: синнән башка хәзер
Кирәк түгел миңа беркем дә!
Сипкелле йөз, саф күңелең белән
Кердең бит син минем күңелгә.
Кулга-кул тотышып, сипкелләрең санап,
Атлый алсак иде без бергә!
Тып-тын кичне күл буена төшеп,
Сүзсез утырдык без карашып.
Нидер булды миңа, йөрәк син дип тибә-
Гашыйк булганлыгым ап-ачык!
Кояш нуры кебек елмаюың белән
Кердең бит син минем күңелгә.
Моңаймыйча, гел елмаю күреп,
Бергә булсак иде гомергә!
©Ильяс Фархуллин
❤4👍2🥰1
"Шәм яктысы"
Шәм яктысы. Сүлпән генә янган ялкын
Шәүләсендә синең шәүләң тоям.
Күңелемнән сөйләшәм, үзем сизәм: җанда
Син тимәгән кыллар юк та сыман.
Ә үзем аңламыйм: чын яратумы бу?
Әйедер... йөрәктә син генә, югыйсә
Сиңа булган олы мәхәббәтем
Янмас иде сүрелми, сүнмичә.
...
Шәм яктысы. Сүлпән ялкын шәүләсендә
Синең сурәтеңне күрә башлыйм.
Бу - бәхетме, юкмы? Белмим. Мин үземне...
Үземне күптәннән аңламыйм.
©Ильяс Фархуллин
Шәм яктысы. Сүлпән генә янган ялкын
Шәүләсендә синең шәүләң тоям.
Күңелемнән сөйләшәм, үзем сизәм: җанда
Син тимәгән кыллар юк та сыман.
Ә үзем аңламыйм: чын яратумы бу?
Әйедер... йөрәктә син генә, югыйсә
Сиңа булган олы мәхәббәтем
Янмас иде сүрелми, сүнмичә.
...
Шәм яктысы. Сүлпән ялкын шәүләсендә
Синең сурәтеңне күрә башлыйм.
Бу - бәхетме, юкмы? Белмим. Мин үземне...
Үземне күптәннән аңламыйм.
©Ильяс Фархуллин
❤5🥰2👍1
"Хыял канатлары"
Хыял канатларын сындырырдай
Көчле җилләр иссә, түзем бул!
Киләчәгең бары үз кулыңда!
Алга атла! Адымыңны кыл!
©Ильяс Фархуллин
Хыял канатларын сындырырдай
Көчле җилләр иссә, түзем бул!
Киләчәгең бары үз кулыңда!
Алга атла! Адымыңны кыл!
©Ильяс Фархуллин
👍4❤1🥰1
"Мөмкинме икән сине яратырга?"
"Мөмкинме икән синең кулларыңның
Йомшаклыгын, назын тоярга?
Иңне иңгә куеп, җитәкләшеп,
Сукмак буйлап парлап атларга?
Мөмкинме икән юка иңнәреңнән
Чын ихластан, назлап кочарга?
Башкаларга түгел, сиңа гына
Йөрәк хисләремне ачарга?
Мөмкинме икән дулкын чәчләреңнән
Иркәләп һәм назлап сыйпарга?
Күзләреңдә балкыган галәмгә
Сәгатьләр буена карарга?
Мөмкинме икән сиңа, гүзәл чәчкә,
Гомерем буена гашыйк булырга?
Бер минутка аерылган мизгелдә дә
Сине генә... сине сагынырга?
...мөмкинме икән сине яратырга...
©Ильяс Фархуллин
"Мөмкинме икән синең кулларыңның
Йомшаклыгын, назын тоярга?
Иңне иңгә куеп, җитәкләшеп,
Сукмак буйлап парлап атларга?
Мөмкинме икән юка иңнәреңнән
Чын ихластан, назлап кочарга?
Башкаларга түгел, сиңа гына
Йөрәк хисләремне ачарга?
Мөмкинме икән дулкын чәчләреңнән
Иркәләп һәм назлап сыйпарга?
Күзләреңдә балкыган галәмгә
Сәгатьләр буена карарга?
Мөмкинме икән сиңа, гүзәл чәчкә,
Гомерем буена гашыйк булырга?
Бер минутка аерылган мизгелдә дә
Сине генә... сине сагынырга?
...мөмкинме икән сине яратырга...
©Ильяс Фархуллин
❤9🥰1
"Килә сине бәхетле итәсе!"
Килә минем серле күзләреңә
Көн дә үлеп гашыйк буласы,
Тормыш сукмагыннан киләчәккә
Синең белән генә атлыйсы!
Килә минем төнге аяз күктә
Йолдызларны бергә саныйсы,
Күңелемдә туган саф хисләрне
Җырлар аша сиңа багышлыйсы!
Аңлыйсыңмы минем? Аңлыйсың...
Килә минем синең тавышыңны
Һәр тарафтан сулыгып ишетәсе!
Әйтә алмый йөргән сүзләремне
Шигъри юллар белән җиткерәсе!
Килә минем сине... бары сине
Гомерем буена шашып сөясе!
Күңелдә, уйда, йөрәктә бер теләк:
"Килә сине бәхетле итәсе!"
©Ильяс Фархуллин
Килә минем серле күзләреңә
Көн дә үлеп гашыйк буласы,
Тормыш сукмагыннан киләчәккә
Синең белән генә атлыйсы!
Килә минем төнге аяз күктә
Йолдызларны бергә саныйсы,
Күңелемдә туган саф хисләрне
Җырлар аша сиңа багышлыйсы!
Аңлыйсыңмы минем? Аңлыйсың...
Килә минем синең тавышыңны
Һәр тарафтан сулыгып ишетәсе!
Әйтә алмый йөргән сүзләремне
Шигъри юллар белән җиткерәсе!
Килә минем сине... бары сине
Гомерем буена шашып сөясе!
Күңелдә, уйда, йөрәктә бер теләк:
"Килә сине бәхетле итәсе!"
©Ильяс Фархуллин
❤6🥰2
"Тик син... күктә"
Синең белән генә бәхет табу
Хыяллары иде уемда.
Тик син... күктә, томан арасында,
Күптән юксың минем янымда.
Бүген нәкъ ике ел! Күзгә соңгы карап,
Гашыйк җаның күккә омтылганга,
Яңгыр булып ява башлавыңа,
Тамчы булып мине назлавыңа.
Бүген нәкъ ике ел! Төне буе язган
Хатларыма җавап язмавыңа,
Меңләгән шигыремдә сине күреп,
Сине искә алып елавыма.
...
Янә төшкә кердең, гүзәл идең,
Ак күлмәктән идең, сөеклем!
Иңнәремнән кочып, хәбәр салдың:
"Мине оныт! Бул син бәхетле!"
©Ильяс Фархуллин
Синең белән генә бәхет табу
Хыяллары иде уемда.
Тик син... күктә, томан арасында,
Күптән юксың минем янымда.
Бүген нәкъ ике ел! Күзгә соңгы карап,
Гашыйк җаның күккә омтылганга,
Яңгыр булып ява башлавыңа,
Тамчы булып мине назлавыңа.
Бүген нәкъ ике ел! Төне буе язган
Хатларыма җавап язмавыңа,
Меңләгән шигыремдә сине күреп,
Сине искә алып елавыма.
...
Янә төшкә кердең, гүзәл идең,
Ак күлмәктән идең, сөеклем!
Иңнәремнән кочып, хәбәр салдың:
"Мине оныт! Бул син бәхетле!"
©Ильяс Фархуллин
❤6👍2🥰1😢1
"Сине сүзләр белән кочаклыйм"
"Сәлүт, чәчкәм! Ничек кәефләр?", - дип,
Чираттагы хатны яза башлыйм.
Янәшәмдә булмавыңны белеп,
Ихлас хисләремне шушы хатка төреп,
Сине сүзләр белән кочаклыйм!
"Ниләр майтарасың? Ә мин хәзер
Икәү үткән сукмактан атлыйм.
Исеңдәме? Шушында күрештек,
Беренче серләребезне бүлештек -
Барысын да хәтердә саклыйм!
Синең серле, нурлы күзләреңә
Бер караштан гашыйк булганымны,
Сиңа карап, (мин - җебегән җан!)
Сүз әйтергә кыймый торганымны
Шул кичне каеннар күрделәр!
Минем кыюсызлыгымнан көлделәр!
Көлделәр! Көлделәр.
Бүген исә бәхет телиләр...
...соң инде. Тәмле төшләр, чәчкәм!", - дип,
Чираттагы хатны багышлыйм.
Янәшәмдә булмавыңны белеп,
Ихлас хисләремне шушы хатка төреп,
Сине сүзләр белән кочаклыйм!
©Ильяс Фархуллин
"Сәлүт, чәчкәм! Ничек кәефләр?", - дип,
Чираттагы хатны яза башлыйм.
Янәшәмдә булмавыңны белеп,
Ихлас хисләремне шушы хатка төреп,
Сине сүзләр белән кочаклыйм!
"Ниләр майтарасың? Ә мин хәзер
Икәү үткән сукмактан атлыйм.
Исеңдәме? Шушында күрештек,
Беренче серләребезне бүлештек -
Барысын да хәтердә саклыйм!
Синең серле, нурлы күзләреңә
Бер караштан гашыйк булганымны,
Сиңа карап, (мин - җебегән җан!)
Сүз әйтергә кыймый торганымны
Шул кичне каеннар күрделәр!
Минем кыюсызлыгымнан көлделәр!
Көлделәр! Көлделәр.
Бүген исә бәхет телиләр...
...соң инде. Тәмле төшләр, чәчкәм!", - дип,
Чираттагы хатны багышлыйм.
Янәшәмдә булмавыңны белеп,
Ихлас хисләремне шушы хатка төреп,
Сине сүзләр белән кочаклыйм!
©Ильяс Фархуллин
❤9👍2🥰1
"Язмышмы, ялгышмы?"
Сине күрү - язмышмы, ялгышмы?
Аңлый алмыйм, белмим нишләргә.
Тормышыма нигә килеп кердең?
Нигә күмдең саф-пакъ хисләргә?
Җан җылыңны тою бәхете белән
Мин күптәннән көям һәм янам,
Ләкин синең гашыйк карашыңнан
Ерагаям төсле... ерагаям.
Синең шәүләң белән яшәүләре -
Шатлык та ул, шулчак кайгы да.
Кул җылыңны тоя алмауларым
Тырный йөрәгемне, җанны да...
©Ильяс Фархуллин
Сине күрү - язмышмы, ялгышмы?
Аңлый алмыйм, белмим нишләргә.
Тормышыма нигә килеп кердең?
Нигә күмдең саф-пакъ хисләргә?
Җан җылыңны тою бәхете белән
Мин күптәннән көям һәм янам,
Ләкин синең гашыйк карашыңнан
Ерагаям төсле... ерагаям.
Синең шәүләң белән яшәүләре -
Шатлык та ул, шулчак кайгы да.
Кул җылыңны тоя алмауларым
Тырный йөрәгемне, җанны да...
©Ильяс Фархуллин
❤5👍2🥰1
"Бүләк итәр идем мин сиңа!"
Дөньяның бар чәчәген җыеп,
Бүләк итәр идем мин сиңа!
Син мине тамырдан үзгәрттең -
Гашыйк иттең үзеңә, дөньяга!
Мин гашыйкмын шәфәкъ сызыгыннан
Иркәләп чыккан кояш нурларына!
Иң җылы нурларны учларыма җыеп,
Бүләк итәр идем мин сиңа!
Мин гашыйкмын яңгырдан соң чыккан,
Бар дөньяны күмгән хуш искә!
Мин сиңа рәхмәтле - йөрәгемне төрдең
Мәхәббәт дигән олугъ бер хискә!
Мин гашыйкмын... сиңа! Йолдыз булып
Килеп кердең минем күгемә.
Илһамландыручым булып урын алдың
Йөрәгемнең иң-иң түрендә!
Син генә... бары тик син генә!
©Ильяс Фархуллин
Дөньяның бар чәчәген җыеп,
Бүләк итәр идем мин сиңа!
Син мине тамырдан үзгәрттең -
Гашыйк иттең үзеңә, дөньяга!
Мин гашыйкмын шәфәкъ сызыгыннан
Иркәләп чыккан кояш нурларына!
Иң җылы нурларны учларыма җыеп,
Бүләк итәр идем мин сиңа!
Мин гашыйкмын яңгырдан соң чыккан,
Бар дөньяны күмгән хуш искә!
Мин сиңа рәхмәтле - йөрәгемне төрдең
Мәхәббәт дигән олугъ бер хискә!
Мин гашыйкмын... сиңа! Йолдыз булып
Килеп кердең минем күгемә.
Илһамландыручым булып урын алдың
Йөрәгемнең иң-иң түрендә!
Син генә... бары тик син генә!
©Ильяс Фархуллин
❤5🥰1
"Изге Болгар"
Изге җирләр, туган туфрагыбыз -
Идел буе шәһри Болгарыбыз.
Синнән бүгенгегә Ислам иңде,
Дин вә мәгърифәтле башкалабыз.
Бөтенебез бергә әйтик тәкбир:
"Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!
Радыйту би-Лләһи Раббән,
уә бил-Исләми динән,
уә би-Мөһәммәдин саллә-Ллаһу
'аләйһи уә сәлләма рәсүлән!"
Тарих сөйли: 10нчы гасырда
Гарәпләрдән Ислам дине килә.
Бүгенгегә кадәр азан ишетелә
"Болгар" дигән изге, дини җирдә!
Бөтенебез бергә әйтик тәкбир:
"Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!
Радыйту би-Лләһи Раббән,
уә бил-Исләми динән,
уә би-Мөһәммәдин саллә-Ллаһу
'аләйһи уә сәлләма рәсүлән!"
Изге Болгар җире - нәкъ шушында
Бабаларыбыз Ислам кабул иткән.
Ислам дине - иң матур дин булып,
Буыннардан безгә килеп җиткән!
Иманлы җиребез - изге Болгар иле.
Тәкбир әйтик әйдәгез без бергә!
Шушы изге Болгар дәүләтендә
Ислам динебез саклансын мәңгегә!
©Ильяс Фархуллин
(Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан язылган җырның сүзләре)
Изге җирләр, туган туфрагыбыз -
Идел буе шәһри Болгарыбыз.
Синнән бүгенгегә Ислам иңде,
Дин вә мәгърифәтле башкалабыз.
Бөтенебез бергә әйтик тәкбир:
"Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!
Радыйту би-Лләһи Раббән,
уә бил-Исләми динән,
уә би-Мөһәммәдин саллә-Ллаһу
'аләйһи уә сәлләма рәсүлән!"
Тарих сөйли: 10нчы гасырда
Гарәпләрдән Ислам дине килә.
Бүгенгегә кадәр азан ишетелә
"Болгар" дигән изге, дини җирдә!
Бөтенебез бергә әйтик тәкбир:
"Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!
Радыйту би-Лләһи Раббән,
уә бил-Исләми динән,
уә би-Мөһәммәдин саллә-Ллаһу
'аләйһи уә сәлләма рәсүлән!"
Изге Болгар җире - нәкъ шушында
Бабаларыбыз Ислам кабул иткән.
Ислам дине - иң матур дин булып,
Буыннардан безгә килеп җиткән!
Иманлы җиребез - изге Болгар иле.
Тәкбир әйтик әйдәгез без бергә!
Шушы изге Болгар дәүләтендә
Ислам динебез саклансын мәңгегә!
©Ильяс Фархуллин
(Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан язылган җырның сүзләре)
❤3🥰1👏1
"Галәм тулы күзләр"
Галәм матурлыгын сыйдырганнар
Синең ихлас, серле күзләрең.
Барлык гүзәллеген, матурлыгын
Сөйли алмас шушы сүзләрем.
Галәм тулы күзләр... Аларга карасаң,
Меңләгән йолдызны күрәсең.
Ялгыш шул караш үзеңә төбәлсә,
Кояшның җылысын сизәсең.
Сафлык - пакълык тулы серле күзләр...
Әле төшкән чыкны хәтерләтә -
Үзе чиста, тыныч, тик нигәдер
Чык тамчысы сыман мөлдерәмә.
...
Беренче күрешү, беренче караштан
Бәхет күрдем шушы күзләрдә,
Бер мизгелдән үлеп гашыйк булдым
Синең галәм тулы күзләргә...
©Ильяс Фархуллин
Галәм матурлыгын сыйдырганнар
Синең ихлас, серле күзләрең.
Барлык гүзәллеген, матурлыгын
Сөйли алмас шушы сүзләрем.
Галәм тулы күзләр... Аларга карасаң,
Меңләгән йолдызны күрәсең.
Ялгыш шул караш үзеңә төбәлсә,
Кояшның җылысын сизәсең.
Сафлык - пакълык тулы серле күзләр...
Әле төшкән чыкны хәтерләтә -
Үзе чиста, тыныч, тик нигәдер
Чык тамчысы сыман мөлдерәмә.
...
Беренче күрешү, беренче караштан
Бәхет күрдем шушы күзләрдә,
Бер мизгелдән үлеп гашыйк булдым
Синең галәм тулы күзләргә...
©Ильяс Фархуллин
❤7👍1🥰1
"Саф хис"
Син миңа саф хис бүләк иттең -
Мәхәббәтнең ихласын һәм чынын.
Бер карашың белән йөрәгемдә
Кабыздың мәхәббәт ялкынын!
©Ильяс Фархуллин
Син миңа саф хис бүләк иттең -
Мәхәббәтнең ихласын һәм чынын.
Бер карашың белән йөрәгемдә
Кабыздың мәхәббәт ялкынын!
©Ильяс Фархуллин
❤5🥰3
"Мин сине яратам бугай..."
Мин гашыйкмын сиңа... чын-чынлап!
Беренче карашың сизүдән.
Йөрәгем саф хискә төрелде
Ихлас елмаюың күрүдән!
Мин гашыйкмын сиңа... Йөрәгем
Көн дә, төн дә исемең кабатлый,
Таң атмыйча йокларга дә бирми.
Чын мәхәббәт бугай. Алдамый!
Мин гашыйкмын сиңа... Урын алдың
Күңелемнең иң-иң түрендә!
Инде күпме дәвер, иң яктысы булып,
Балкыйсың күңелем күгендә!
Мин сине яратам бугай... күптәннән -
Иң беренче карашың сизгәннән!
©Ильяс Фархуллин
Мин гашыйкмын сиңа... чын-чынлап!
Беренче карашың сизүдән.
Йөрәгем саф хискә төрелде
Ихлас елмаюың күрүдән!
Мин гашыйкмын сиңа... Йөрәгем
Көн дә, төн дә исемең кабатлый,
Таң атмыйча йокларга дә бирми.
Чын мәхәббәт бугай. Алдамый!
Мин гашыйкмын сиңа... Урын алдың
Күңелемнең иң-иң түрендә!
Инде күпме дәвер, иң яктысы булып,
Балкыйсың күңелем күгендә!
Мин сине яратам бугай... күптәннән -
Иң беренче карашың сизгәннән!
©Ильяс Фархуллин
❤6🔥1🥰1
"Син - якты кояшым!"
Мин сине һәр мизгел сагынам:
Иртәсен, кичләрен һәм ялгыз төннәрен.
Син - якты кояшым! Шуңадыр шул
Нурсыз үтә синсез көннәрем.
©Ильяс Фархуллин
Мин сине һәр мизгел сагынам:
Иртәсен, кичләрен һәм ялгыз төннәрен.
Син - якты кояшым! Шуңадыр шул
Нурсыз үтә синсез көннәрем.
©Ильяс Фархуллин
❤10🥰1
"Син миңа бик кирәк!"
Син миңа бик кирәк! Хәзер һәм... мәңгегә.
Нәрсәгә дисеңме? Үзем дә белмимен.
Ялгызым булганда бар җиһаннан
Һәрвакыт тик сине эзлимен.
Син миңа бик кирәк! Төннәрен шалтыратып,
Тавышыңны исереп тыңларга.
Күрешер мизгелне зарыгып көтеп,
Калган минутларны санарга.
Син миңа бик кирәк! Шигыремдәге
Яшерен хисләрне аңларга.
Сине күргән көннән чын-чынлап ышандым -
Минем өчен тугансың дөньяга!
©Ильяс Фархуллин
Син миңа бик кирәк! Хәзер һәм... мәңгегә.
Нәрсәгә дисеңме? Үзем дә белмимен.
Ялгызым булганда бар җиһаннан
Һәрвакыт тик сине эзлимен.
Син миңа бик кирәк! Төннәрен шалтыратып,
Тавышыңны исереп тыңларга.
Күрешер мизгелне зарыгып көтеп,
Калган минутларны санарга.
Син миңа бик кирәк! Шигыремдәге
Яшерен хисләрне аңларга.
Сине күргән көннән чын-чынлап ышандым -
Минем өчен тугансың дөньяга!
©Ильяс Фархуллин
❤7👍2🥰1
"Синле бәхет"
Саф иреннәреңнән елмаю бөркелә,
Бар дөньяны нурга, матурлыкка күмеп.
Сине күргән җаннар мәңгегә үзгәрә -
Үлеп гашыйк булдым, сине күреп.
Күзләреңә тутырып бер карадым һәм
Мин аларга кереп адаштым.
Бүген төнлә янә йоклый алмый
Синле төшләр белән саташтым.
Төшләремдә янә елмаюың күреп,
Бер нәрсә аңладым: мин - бәхетле!
Мине синең белән күрештергән өчен,
Сукмаларыбызны кисештергән өчен
Язмышыма мең-мең рәхмәтле!
©Ильяс Фархуллин
Саф иреннәреңнән елмаю бөркелә,
Бар дөньяны нурга, матурлыкка күмеп.
Сине күргән җаннар мәңгегә үзгәрә -
Үлеп гашыйк булдым, сине күреп.
Күзләреңә тутырып бер карадым һәм
Мин аларга кереп адаштым.
Бүген төнлә янә йоклый алмый
Синле төшләр белән саташтым.
Төшләремдә янә елмаюың күреп,
Бер нәрсә аңладым: мин - бәхетле!
Мине синең белән күрештергән өчен,
Сукмаларыбызны кисештергән өчен
Язмышыма мең-мең рәхмәтле!
©Ильяс Фархуллин
❤10🔥2🥰1
"Бер - беребезгә чит җан кебек хәзер..."
"Бер - беребезгә чит җан кебек хәзер.
Хисләр сүрелде!", - дип, сөйлибез.
Тик нигәдер урамда йөргәндә
Бер - беребезнең шәүләсен эзлибез.
Бер - беребезгә чит җан! Күрешкәндә
Карашлар кисешмәвен телибез.
Тик шулай да бар җиһаннан, бар галәмнән
Бер - беребезнең карашын күзлибез.
Бер - беребезгә чит җан! Йөрәккә уелган
Уртак хәтирәләрне бетерәбез.
Тик төн җиткәч, калтырана - калтырана
Хәтирә йомгагын сүтәбез.
Бер - беребезгә чит җан кебек хәзер:
Аерым - аерым бәхетле дип саныйбыз.
Ә чынлыкта исә, бер - беребездән башка
Яши алмавыбызны аңлыйбыз.
...бер - беребезгә чит җан кебек хәзер...
©Ильяс Фархуллин
"Бер - беребезгә чит җан кебек хәзер.
Хисләр сүрелде!", - дип, сөйлибез.
Тик нигәдер урамда йөргәндә
Бер - беребезнең шәүләсен эзлибез.
Бер - беребезгә чит җан! Күрешкәндә
Карашлар кисешмәвен телибез.
Тик шулай да бар җиһаннан, бар галәмнән
Бер - беребезнең карашын күзлибез.
Бер - беребезгә чит җан! Йөрәккә уелган
Уртак хәтирәләрне бетерәбез.
Тик төн җиткәч, калтырана - калтырана
Хәтирә йомгагын сүтәбез.
Бер - беребезгә чит җан кебек хәзер:
Аерым - аерым бәхетле дип саныйбыз.
Ә чынлыкта исә, бер - беребездән башка
Яши алмавыбызны аңлыйбыз.
...бер - беребезгә чит җан кебек хәзер...
©Ильяс Фархуллин
❤7🥰1
"Мин синдә яктылык күргән идем..."
Мин синдә яктылык күргән идем -
Беренче нурыннан әсир иткәнен.
Шул күрүдән сиңа гомерлеккә
Гашыйк буласымны белмәдем.
Мин синдә яктылык күргән идем -
Балкытырдай гомер юлымны.
Сиздем: йөрәгемнең һәрбер кылын
Әкрен генә биләп барганыңны.
Мин синдә яктылык күргән идем -
Бу галәмдә иң-иң нурлысын,
Тик соң белдем күңелеңдәге нурның
Минем өчен бик әз балкыйсын.
Мин синдә яктылык күргән идем -
Гомергә бер генә килгәнен,
Тик нигәдер шул нур җылысының
Сүнеп барганлыгын сизмәдем...
...яратмаганыңны белмәдем...
©Ильяс Фархуллин
Мин синдә яктылык күргән идем -
Беренче нурыннан әсир иткәнен.
Шул күрүдән сиңа гомерлеккә
Гашыйк буласымны белмәдем.
Мин синдә яктылык күргән идем -
Балкытырдай гомер юлымны.
Сиздем: йөрәгемнең һәрбер кылын
Әкрен генә биләп барганыңны.
Мин синдә яктылык күргән идем -
Бу галәмдә иң-иң нурлысын,
Тик соң белдем күңелеңдәге нурның
Минем өчен бик әз балкыйсын.
Мин синдә яктылык күргән идем -
Гомергә бер генә килгәнен,
Тик нигәдер шул нур җылысының
Сүнеп барганлыгын сизмәдем...
...яратмаганыңны белмәдем...
©Ильяс Фархуллин
❤7👍1🥰1
"Синсез - төссез таңым"
Каршыладым синсез - төссез таңны,
Кояш батканын да сизмәдем...
Һәм төн үтеп, шәфәкъ сызыгыннан
Бар дөньяга яктылык сирпегән
Кояш нурларын да күрмәдем.
Төн уртасы җитеп, күкне биләп алган
Тулган айны бар дип белмәдем.
Синең сипкелләрең төсле җемелдәгән
Йолдызларга сәлам бирмәдем.
Юл буенда үскән чәчкәләрнең
Хушлыгына исем китмәде.
Синең эзең калган сукмаклардан
Ялгызым атлыйсы килмәде.
...
Сине югалткач, караңгылык, билгесезлек
Һәм төссезлек басты дөньямны.
Каршыладым синсез - төссез булган
...нчы аклы - каралы таңны.
©Ильяс Фархуллин
Каршыладым синсез - төссез таңны,
Кояш батканын да сизмәдем...
Һәм төн үтеп, шәфәкъ сызыгыннан
Бар дөньяга яктылык сирпегән
Кояш нурларын да күрмәдем.
Төн уртасы җитеп, күкне биләп алган
Тулган айны бар дип белмәдем.
Синең сипкелләрең төсле җемелдәгән
Йолдызларга сәлам бирмәдем.
Юл буенда үскән чәчкәләрнең
Хушлыгына исем китмәде.
Синең эзең калган сукмаклардан
Ялгызым атлыйсы килмәде.
...
Сине югалткач, караңгылык, билгесезлек
Һәм төссезлек басты дөньямны.
Каршыладым синсез - төссез булган
...нчы аклы - каралы таңны.
©Ильяс Фархуллин
❤4🥰1👏1