Telegram Web
Матурлык таратырга яралаган кешеләр дөньяга кояш җылысы бүләк итәргә сәләтле. Ул тормышны, якыннарын, эшен өзелеп ярата. Шуңа аннан һәрвакыт якты, җылы энергия бөркелә. Аның белән сөйләшү, аралашу - җан рәхәте. Кешелекле, гадел булуы белән дә ул үзенә җәлеп итә.

Кадерле Гөлчәчәк!💐
Иң якты хыялларың тормышка ашып, дөньядагы иң бәхетле кеше булырга, барлык максатларыңа ирешергә язсын! Үзеңә һәм якыннарыңа сәламәтлек, иминлек телибез!

Туган көнең котлы булсын!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Forwarded from Клуб Шарык
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🎄БҮГЕН ШӘРЫК КЛУБЫНДА БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ КВЕСТЫ УЗДЫ🎄


Чараның кайбер мизгелләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез🥳

Яңа ел мохите белән сугарылган квест беркемне дә битараф калдырмады🎄 балалар белән бер рәттән әти-әниләр дә биеп, җырлап, бер сәгать эчендә баштанаяк тылсымлы яңа ел дөньясына чумды❤️

КЫШ БАБАЙ АЛЫП КИЛГӘН ФАЙДАЛЫ БҮЛӘКЛӘР ҺӘРКЕМГӘ ОШАДЫ🎁

❗️Искәртеп узабыз, балалар өчен ЯҢА ЕЛ КВЕСТЫ декабрьның 30 кадәр дәвам итә, шулай ук әлеге квест 3-8 гыйнвар көннәрендә булачак

КЕМНӘР БИЛЕТ САТЫП АЛЫРГА ӨЛГЕРМӘДЕ?

СЫЛТАМА СЕЗНЕҢ ӨЧЕН( билет алырга)


ЭШ ВАКЫТЫ: Көн саен 13:00-20:30
📍 Адрес: Казан, Татарстан, 8
☎️ Тел: 8(843)200 12 37
2️⃣0️⃣2️⃣4️⃣елны бергәләп озатыйк!
Бу атнада сезнең өчен иң тылсымлы спектакльләр!🪄

🎄афиша
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
#МОНДАҺӘМХӘЗЕР

🎅Камаллылар "Тайный Санта" уйныйлар!
🎁Яңа ел алды - матур бүләкләр, шатлыклы елмаюлар мизгеле.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#ЯлулКамалтеатры

📌28.12 / 13.00, 29.12 / 14.00
Яңа елны кем коткарыр / Яңа ел квесты

💬Кыш бабай боланнарын җигеп, балалар белән күрешер өчен Шәрык клубына килергә чыккан. Сезне кызыклы уеннар, җыр-биюләр, тәмле һәм файдалы бүләкләр көтә!
Билетлар🎟

📌28.12 / 15.00
Бичара кыз

💬Гүзәл Мәгыйтабның надан Җантимергә кияүгә чыгудан котылу тарихы театрның яшь артистлары тарафыннан уйнала. Алар, фантизияга бирелеп, беренче эчкерсез театраль тәҗрибәләрнең ясалма патетикасын, ихласлыгын тоеп, күзаллап, шуны тамашачыларга җиткерергә тырышачак.
Билетлар🎟

📌28.12 / 19.00
Гөргөри кияүләре

💬Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла.
Билетлар🎟

📌29.12 / 18.00
Өйләнәм.tat

💬Раннур исемле яшь журналист эксперимент ясарга була: социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны "кастингка" чакыра.
Билетлар🎟
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бездә бүген🕺

Театр оркестрыннан Яңа ел концерты!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👏🏻 ИЛТӨЗӘР МӨ­ХӘМ­МӘТ­ГА­ЛИ­ЕВ "ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН" МЕДАЛЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ
Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мө­хәм­мәт­га­ли­ев "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!

👏🏻ИЛЬ­ТА­ЗАР МУ­ХА­МАТ­ГА­ЛИ­ЕВ НАГРАЖДЕН МЕДАЛЬЮ "ЗА ДОБЛЕСТНЫЙ ТРУД"
За большой вклад в развитие театрального искусства и многолетнюю плодотворную творческую деятельность заслуженный артист Татарстана Ильтазар Мухаматгалиев был награжден медалью "За доблестный труд".
Гордимся успехами и от души поздравляем!
📣Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп билгеләнде

Камал театры үсешендә яңа юнәлешләр барлыкка килү һәм эшчәнлек киңәю сәбәпле, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп билгеләнә. Ул театрның проектлар эшчәнлеге белән җитәкчелек итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Илгиз Газинурович Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы һәм элек театрның режиссеры иде. Аның пьесалары һәм спектакльләре Камал театры репертуарында уңышлы бара.
Илфир Якупов Камал театры директорының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

📣Ильгиз Зайниев назначен директором театра Камала

В связи с расширением деятельности и появлением новых направлений в развитии театра Камала, по приглашению главного режиссера театра Фарида Бикчантаева директором учреждения назначается художественный руководитель театра кукол «Экият» Ильгиз Зайниев. Он будет руководить проектной деятельностью театра.

Напомним, что Ильгиз Газинурович является учеником Фарида Бикчантаева и в прошлом режиссером театра. Его пьесы и спектакли с успехом идут в репертуаре камаловского театра.
Ильфир Якупов продолжит работу в качестве первого заместителя директора театра Камала.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Бүген, 29 декабрьдә, күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел.
Нәкый Исәнбәтнең Галисгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сәхнәләштерелгән әсәрләре:

"Мәрьям" - 1943
"Җирән Чичән белән Карачәч сылу" - 1944, 1999
"Гүзәл" - 1951
“Хуҗа Насретдин” - 1952, 1957, 1990, 2017
“Зифа” - 1954, 1963, 1983
“Гөлҗамал” - 1963, 2007
"Муса Җәлил" - 1966
"Миркәй белән Айсылу" - 1966, 2019
"Кырлай егете" -1968
"Әбүгалисина" - 1970
"Мулланур Вахитов" - 1948, 1976
“Качаклар” - 1965, 1980
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
#МОНДАҺӘМХӘЗЕР

Театрның һәр почмагында яраткан тамашачыларыбыз!💓
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Аның кебекләр турында "УТ" диләр! Кыюлыгы, бернидән дә куркып тормавы, белән ул максатларына юл яра. Спектакльләрдә дә характерлы рольләрне искиткеч итеп башкаруы белән тамашачыны таң калдыра. Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, теләсә-нинди авантюрага әзер һәм җиңел булуы белән сокландыра ул.

Кадерле Алинә!🌸
Тормыш сиңа һәрвакыт матур мизгелләр генә бүләк итсен! Хыял - теләкләрең тормышка ашсын, юлларың киң һәм мавыктыргыч булсын! Үзеңә һәм якыннарыңа саулык, иминлек, бәрәкәт телибез.
Туган көнең белән!🎂
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2025/01/05 15:38:14
Back to Top
HTML Embed Code: