Telegram Web
🎵Кичә театрның яңа бинасының Зур залында «Горький +» фестивале кысаларында «Горькийның яраткан композиторлары»концерты узды.

Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестры бөек композиторлар Людвиг Ван Бетховен, Феликс Мендельсон һәм Эдвард Григ язган симфоник музыка әсәрләрен башкарды.

Бу сезонда оркестрның шушының белән концертларын йомгаклады. Яңа сезонда очрашканга кадәр!



🎵Вчера в Большом зале нового здания театра в рамках фестиваля «Горький +» состоялся концерт «Любимые композиторы Горького».

Оркестр театра Камала под управлением главного дирижера и художественного руководителя Данияра Соколова исполнил симфоническую музыку, написаннюу великими композиторами: Людвигом ван Бетховеном, Феликсом Мендельсоном и Эдвардом Григом.

Это был завершающий концерт оркестра в этом сезоне. До встречи в новом сезоне!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤩Камал театрына бер төркем яшь артистлар кабул ителде - труппа яшәрде. Фәрит Бикчәнтәевның Казан театр училищесында укытып чыгарган шәкертләре тулы төркемнәре белән театрга алынды. Шулай ук, сезон башында театрга кабул ителгән стажерлар төркеменең күбесе труппада калды.

🥰Яшь артистларыбызга иҗади уңышлар, матур рольләр, театр сәнгатенә хезмәт итү юлында якты ачышлар, биек үрләр телибез!

Төкле аягыгыз белән! Хәерле сәгатьтә!

Фотокүргәзмә ⬅️

✔️Яңа сезонда һәрберсе белән якыннан таныштырырбыз

📸Фото: Рамила Гимадеева.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген «Гөргөри кияүләре» спектакле 6️⃣0️⃣0️⃣нче тапкыр уйнала!

👏👏👏
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Безнең белән булган һәр тамашачыга рәхмәт! Без сезне бик яратабыз!🩷

Яңа сезонда матур очрашулар көтсен!

#саубул119сезон
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Кадерле дуслар!
Безнең 119 нчы сезоныбыз тәмам 🎭

Вакыйгаларга бай булган быелгы сезонда без сезнең җылы мөнәсәбәтегезне, мәхәббәтегезне аеруча да тойдык. Тулы заллар, көчле алкышларыгыз, интернет челтәрләрендә язган җылы сүзләрегез безне рухландырды, канатландырды 🤗

Сезнең игътибарыгызга сезон вакыйгаларын чагылдырган видеоролик тәкъдим итәбез!

Киләсе 120 нче юбилей сезоныбызда да бергә булыйк ❤️
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2025/07/08 00:10:35
Back to Top
HTML Embed Code: