✍️ «Яңа исем» проекты кысаларында «Җәлил мәхәббәте» дип исемләнгән чара узды. Музей-фатирның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова герой-шагыйрьнең язмышындагы хәлиткеч борылышлары һәм аның кул җылысын саклаган истәлекле экспонатлар белән таныштырды.
Шагыйрьнең музее нинди серләр яшерә? Аның биографиясендә безгә билгеле булмаган нинди фактлар бар? Әлеге сорауларга җавап - видеоязмада.
🖇 СЫЛТАМА: https://vk.com/kazan_utlari?from=groups&w=wall-157469183_39291

***
Юл тайгалак...
Шуып кына үтә
Аякларым асфальт өстеннән.
Кичә назлы, йомшак җилкәй бүген
Кыш җитә дип, шундый үсенгән!
Таеп китәм...
Һәм егылам. Кемнәр
Кулын биреп, мине торгызыр?!
Ярый әле, суык өтеп ала –
Күз яшьләрем, ай-һай, тозлыдыр...
Үзе егылганнар – еламыйлар.
Яшьләремне мин дә яшерәм...
Килешми лә, сабый бала сыман
Елап тору шушы яшемнән...
Юл тайгалак...
Тормыш юлы тайгак.
Шуып китә кайчак аяклар...
...Егылсам да, еласам да – үзем...
Һәм Ходаем...
Мине ярлыкар...
Халисә Ширмән ✍️
Юл тайгалак...
Шуып кына үтә
Аякларым асфальт өстеннән.
Кичә назлы, йомшак җилкәй бүген
Кыш җитә дип, шундый үсенгән!
Таеп китәм...
Һәм егылам. Кемнәр
Кулын биреп, мине торгызыр?!
Ярый әле, суык өтеп ала –
Күз яшьләрем, ай-һай, тозлыдыр...
Үзе егылганнар – еламыйлар.
Яшьләремне мин дә яшерәм...
Килешми лә, сабый бала сыман
Елап тору шушы яшемнән...
Юл тайгалак...
Тормыш юлы тайгак.
Шуып китә кайчак аяклар...
...Егылсам да, еласам да – үзем...
Һәм Ходаем...
Мине ярлыкар...
Халисә Ширмән ✍️
Forwarded from ИДЕЛ – яшьләр журналы
Юк.. Шигырьләргә карата битараф калырга мөмкин түгел🤍
Шуңа «Алло, Илһам» проекты кысаларында яздырылган матур шигырьләребезне тулысынча гыйнвар санында тупладык.
Шул шигырьләргә төшерелгән клипларны да искә төшерик⤵️
💗 Алинә Хәбибуллина — «Сурәт» | Әдилә Хәсәнова укый
💗 Зөләйха Камалова — «Кабырчыктан чыгу» | Перфомер: Илдар Алекбаев
💗 Луиза Янсуар — «Барыбер» | Альбина Ногманова укый
💗 Гүзәлә — «Гүзәлчак» | Илгиз Мөхетдинов укый
Шуңа «Алло, Илһам» проекты кысаларында яздырылган матур шигырьләребезне тулысынча гыйнвар санында тупладык.
Шул шигырьләргә төшерелгән клипларны да искә төшерик
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
...Казанда татар студентларының чәй һәм сый белән оештырылган бер кичәсендә мине яңа ачылган татар рабфагының бер укучысы белән таныштырдылар.
🖇 Тулырак: https://kazanutlary.ru/news/publitsistika/ike-ochrashu
🖇 Тулырак: https://kazanutlary.ru/news/publitsistika/ike-ochrashu
Forwarded from Ачык Университет | Açıq Universitet
Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин белән «20 гасыр — шәхесләрдә» дип исемләнгән яңа курс тәкъдим итәбез!⚡️
XX гасыр — әле кичә генә булган, әмма бик күп тарихчылар өйрәнә һәм эзләнә торган дәвер. Безгә Татарстан Республикасы буларак билгеле төбәк/дәүләтчелек формасы да, хәзерге татар мәдәнияте һәм сәнгате, гомумән, милләт турында карашлар — узган гасырның казанышлары. Озын-озак гасырны «тудырган» кешеләр исә үз өлкәләрендәге эшчәнлекләре белән тарихка кереп калганнар. Кайберләре онытылган, кайберләре миф-легендаларга чорналган, ә кайберләре — тулы бер символлар. Бу курс татар интеллектуаллары исемнәре аша татар тарихының бер дәверен күзалларга ярдәм итәчәк.
👇🏻КУРСНЫ ТЫҢЛАРГА👇🏻
📌 АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ
📌 YouTube
📌 RUTUBE
📌 VK ВИДЕО
Дәресләр Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә яздырылды.

Бу кыш миңа сине хәтерләтә.
Нәкъ синең күк ул да эчкерсез.
Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,
Калыр микән янда берегез?
Синең сыман актан киенгән ул.
Сулышы – тылсым, үзе – саф һава.
Ала алмыйм синнән күзләремне,
Карап туя алмыйм кышка да.
Аннан җылы эзлим, гүя синнән.
Тик салкын да инде үзегез...
Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,
Калыр микән янда берегез?
Оксана Ильюп ✍
"КУ" 03, 2021
Нәкъ синең күк ул да эчкерсез.
Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,
Калыр микән янда берегез?
Синең сыман актан киенгән ул.
Сулышы – тылсым, үзе – саф һава.
Ала алмыйм синнән күзләремне,
Карап туя алмыйм кышка да.
Аннан җылы эзлим, гүя синнән.
Тик салкын да инде үзегез...
Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,
Калыр микән янда берегез?
Оксана Ильюп ✍
"КУ" 03, 2021
Зөһрә белән Алим, аерылышырга карар кылгач, ду килешеп, соңгы калак-чәшкегә хәтле мал бүлештеләр. Дөресрәге, Зөһрәнең яшь хатынга китәсе иреннән шул мал бүлешү аша булса да үч аласы килә иде...
🖇 ТУЛЫРАК: https://kazanutlary.ru/news/hikaya/tylsymly-kalaklar-khikya
🖇 ТУЛЫРАК: https://kazanutlary.ru/news/hikaya/tylsymly-kalaklar-khikya
Forwarded from Казан Мэриясе
Февраль аен Казан нинди чаралар белән ачып җибәрер? Карыйк!⛷
🔹 3 ФЕВРАЛЬ (дүшәмбе)
19:00 - китап уку клубында Антуана де Сент-Экзюпериның «Цитадель» әсәре буенча фикер алышу. Дзержинский ур., 5 адресы. Керү бушлай.
🔹 4 ФЕВРАЛЬ (сишәмбе)
09:00-18:00 - барлык Казан дәүләт музейларына керү бушлай.
18:00 - «Кышкы кичләр» концерты. Татар китабы йорты. Керү ирекле.
🔹 5 ФЕВРАЛЬ (чәршәмбе)
19:00 - Казахстан: яшьләр киносы. МОҢ театры. Билетлар
🔹 6 ФЕВРАЛЬ (пәнҗешәмбе)
09:00-18:00 - «Казаныш» форумы. Яңа Г.Камал театры. Керү теркәлү буенча
🔹 7 ФЕВРАЛЬ (җомга)
16:00 - «Апуш» студиясеннән «Әбүгалисина» мюзиклы. «Чулпан» мәдәният үзәге. Билетлар
🔹 8 ФЕВРАЛЬ (шимбә)
10:00 - «Россия чаңгы юллары» ярышы. Горки-Әмәт урманы.
11:00 - «Россия чаңгы юллары» ярышы. Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы тугае һәм Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгы.
11:30 - «Россия чаңгы юллары» ярышы. Юдино поселыгындагы «Локоматив» стадионы
🔹 9 ФЕВРАЛЬ (якшәмбе)
17:00 - «Кияү урлау». К.Тинчурин театры. Билетлар

Керфекләрен ачты бәсле иртә,
Агач ботаклары –
Әйтерсең лә
Йонтач койрык, йомшак бәбкәләр –
Әйлән-бәйлән уйнап таң нурында,
Җиргә коя көмеш тәңкәләр.
Матур да ул һәм хәтәр дә салкын,
Чыңлый тынлык, ак кар шыгырдый.
Уян инде, дөнья, уян тизрәк,
Ныклыгыңны сынап кыш йөри.
Якты иртә җиргә бер Илаһтан
Иминлек һәм муллык үтенә.
Лач-лоч итеп сарай почмагында
Яңа туган бозау сөт имә.
Халисә Мөдәррисова ✍
🖇 "КУ" 04, 2018
Агач ботаклары –
Әйтерсең лә
Йонтач койрык, йомшак бәбкәләр –
Әйлән-бәйлән уйнап таң нурында,
Җиргә коя көмеш тәңкәләр.
Матур да ул һәм хәтәр дә салкын,
Чыңлый тынлык, ак кар шыгырдый.
Уян инде, дөнья, уян тизрәк,
Ныклыгыңны сынап кыш йөри.
Якты иртә җиргә бер Илаһтан
Иминлек һәм муллык үтенә.
Лач-лоч итеп сарай почмагында
Яңа туган бозау сөт имә.
Халисә Мөдәррисова ✍
🖇 "КУ" 04, 2018
«Яңа исем» проекты кысаларында Россия ислам институтында «Әдәби әсәрләрдә дини мотивлар» темасына очрашу узды.
Әлеге чара әдәбиятның рухи һәм мәдәни аспектларын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. Очрашуда катнашучылар, билгеле язучылар һәм галимнәр, дини темаларның әдәби әсәрләрдә ничек чагылыш табуы, аларның җәмгыятькә тәэсире һәм яңа иҗатка илһам бирүе турында фикер алыштылар. Очрашу барышында катнашучылар тәҗрибә уртаклашып, әдәбиятта дини мотивларны куллануның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлаттылар. Шул ук вакытта, бу темага багышланган әсәрләрнең укучыларда дини аңны үстерүдә, рухи кыйммәтләрне ныгытуда ничек ярдәм итә алуын да тикшерделәр.
Чара ахырында катнашучылар арасында актив дискуссияләр һәм иҗади тәкъдимнәр булды, бу исә проектның киләчәктәге эшчәнлегенә яңа мөмкинлекләр ачты.

Forwarded from ЛандышLife
Бу көннәрдә нон-фикшн турында мәкалә язу белән мәшгуль булдым. Нон-фикшнның популярлыгының бер сәбәбе - нәфис әдәбият әсәрләренә кытлыкта икән. Шунда үзебезнең татар әдәбияты сатыла торган китап кибетенә күз салдым. Анда бөтенләй башка бер күренешкә игътибар иттем. Татар китаплары арасында классик әдәбият әсәрләре бик аз. Булганы да томлыклар составында. Мәсәлән, “Итил суы ака торур”, “Кубрат хан”, “Туган ягым - яшел бишек”, “Торналар төшкән җирдә” романнары, “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестьларын китап кибетләрендә сатып алып укып булмый. “Хәят” та, “Ул әле өйләнмәгән иде” дә юк... Китапханәләрдән генә табып була, димәк. Ничек уйлыйсыз: классик әдәбият сатуда даими булырга тиешме?
Forwarded from ЛандышLife
Китапханәләрдән генә табып була, димәк. Ничек уйлыйсыз: классик әдәбият сатуда даими булырга тиешме?
Anonymous Poll
98%
Әйе
2%
Юк
Forwarded from Казан Мэриясе
Үз кулларың белән ясалган әйбер икеләтә кадерле🧶
Халыклар дуслыгы йортында 4 февраль көнне киездән келәм ясау буенча мастер-класс булачак. Аның алдыннан кунаклар бу техника белән ясалган келәмнәр белән танышачак, лекция тыңлаячак. Соңыннан катнашучылар бергәләп 60×90 размерлы келәм ясаячак.
✅ Башлана сәгать 18:00 дә. Керү ирекле. Адресы: Павлюхин ур., 57.
💬 Киез басу — татар халкының буыннан-буынга тапшырылган традицион һөнәре. Юеш киез басу техникасы яки фелтинг исә натураль йонны сабынлы су белән юешләтеп, келәмгә ябыштырылып башкарыла. Андый су ышкылу көчен киметә һәм процессны тизләтә.