Telegram Web
КИТАП WB'да САТЫЛА!

Беренчеләрдән булып алыгыз:

🛍 https://www.wildberries.ru/catalog/272610656/detail.aspx?targetUrl=GP

Һәм сайтка кереп күнегүләр эшләгез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Китапка беренче отзывлар! 👇🏻
Forwarded from Айрат Абзалов
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Заманында Әхмәдһади Максуди да нахакка гаепләнгән булган. Шушы һәм моннан ары язылачак постларда аның тормыш юлы турында кыскача гына мәгълүмат биреп баруны кирәк дип таптым.

Әхмәдһәди Максуди 1868 нче елның 28 нче сентябрендә (һиҗри 1287 нче елның 11 нче җөмәдес-сани) Казан губернасының Ташсу авылында дөньяга килгән. Мулла гаиләсеннән. Садри Максудиның абыйсы.

Күренекле галим, мөгаллим, мәгърифәтче, публицист Әхмәдһади Максудиның гаять зур тиражлар белән чыккан «Мөгаллим сани», «Гыйбадәте исламия», «Мизан әл-әфкяр» дәреслекләре буенча меңләгән мөселман тәҗвид һым мантыйк гыйлемнәрен, ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Бу китаплар белән сез дә таныштыр мөгаен!

👉🏻 Быел исә аның тагын бер китабы яңадан басылып чыкты: «Шәригать хөкемнәре» китабын иске татарча, татарча һәм русча укып була!
Әхмәдһади Максуди 1881 нче елда, унөч яшендә, Казанга килә.

Заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» (Касыймия / Апанай мәчете) мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала.

Укып бетергәч, 1890–1892 нче елларда шунда мөгаллимлек итә. Бүген шушы мәдрәсә бинасында Апанай мәчете мәдрәсәсе эшләп килә.
Күптән түгел Апанай мәчетенең мәдрәсәсендә яңа китапханә ачылган. Бүген шунда булып, Ә. Максудиның «Шәригать хөкемнәре» китапларын тапшырып кайттык.

Бик җылы кабул иттеләр — Нияз һәм Әхмәд хәзрәтләр мәдрәсә һәм аның бинасының тарихы, татар галимнәре турында сөйләп, экскурсия үткәрделәр. Апанай мәдрәсәсе китапханәсендә «Иман» нәшриятының меңнән артык китабы, дини газета-журналлар, гарәп, иске татар, рус, инглиз һәм башка телләрдәге китаплар урын алган. (Миңа аеруча Вәлиулла хәзрәт Якуповның үзе укыган китаплар җыелмасы, шулай ук совет заманында кулланышта йөргән Коръән басмалары ошады.)

Бу искиткеч урын! Казан үзәгендә шушындый әдәбият тупланган, керүе ирекле булган, заманча, бәрәкәтле китапханә бик җитми иде. Миңа калса, мин анда бик яратып йөрәячәкмен!

Ә. Максудиның «Шәригать хөкемнәрен» укырга монда килегез. Ноутбук, яисә планшет, һичьюгы телефон белән килсәгез, сайтыбыздагы күнегүләрне дә шушындый ямьле мохиттә эшләп булыр!
Ә. Максудиның иске татарча, татарча һәм русча чыккан «Шәригать хөкемнәре» китабын хәзер Апанай мәдрәсәсе китапханәсендә укып була!

Бушлай. Керү ирекле.

Эш вакыты: сәг. 9:00–16:00 (якшәмбедән башка)
📍 Адрес: Казан, Ш. Мәрҗани ур., 28
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Forwarded from 100 ел элек
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
- Гәҗит! Гәҗит!
- "Йолдыз"ның яңа саны чыкты!
- Ырымбурдан "Вакыт" килде!
- Гәҗит алыңыз, гәҗит!
VesiQari дигән проект Госманлыча (һәм гомумән әбҗәдле) документларны хәзерге Төркия латин язуына күчерә.

Танышу өчен, теркәлүне үткәч, 3 битне бушка күчереп карап була.

Фотоларда Габдерәшит Ибраһиминең "Дәүр-е галәм"нән һәм "Шура"дан үрнәкләр

Безнең Miras-Tatны искә төшерү вакты..
Мы рады сообщить, что Центр исследований исламского мира при поддержке МРОМ "Инициатива" объявляет о проведении I Форума молодых исламских исследователей: «Социальные науки через призму Ислама» имени ибн Хальдуна.

Ключевой задачей Форума является создание площадки для формирования профессионального сообщества, которое ориентировано на развитие мусульманской общины. Поэтому мы приглашаем вас присоединиться к нашей конференции и выступить с докладом, посвященным вопросам исламской науки.
Желающие могут посетить наш форум, в качестве слушателей, а так же принять участие в дискуссии и найти единомышленников!

РЕГИСТРАЦИЯ
Крайний срок подачи заявок — 8 декабря 23:59.

По всем вопросам пишите:
@karimullah_kamaletdin
Хаттатыбыз Артур өчен тавыш бирик!
Сбор тәмам! Һәрбер катнашучыдан Аллаһы Тәгалә разый булсын!
2025/06/30 08:24:21
Back to Top
HTML Embed Code: