Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
Мир! Труд! Май! | Тынычлык! Хезмәт! Май!

Первое мая - Праздник Весны и Труда. Он символизирует начало нового сезона, возрождение природы и единство трудящихся. В этот день проводятся различные мероприятия, демонстрации и парады, направленные на привлечение внимания к проблемам работающих и защиту их прав.
-
Беренче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Ул яңа сезон башлануын, табигатьнең яңаруын һәм хезмәт ияләренең бердәмлеген символлаштыра. Бу көнне хезмәт ияләренең хокукларын яклауга юнәлтелгән төрле чаралар, демонстрацияләр һәм парадлар үткәрелә.
День Победы | Җиңү көне

9 мая — это великий праздник для России, стран бывшего СССР и всей Европы. Он посвящён окончанию Великой Отечественной войны, которая стала тяжелейшим испытанием для наших народов. Героями были не только те, кто воевал на фронте — солдаты, офицеры, врачи, медсёстры, но и обычные люди, которые трудились в тылу, обеспечивая фронт всем необходимым.

В День Победы мы вспоминаем подвиги наших отцов и дедов, чтим память погибших и благодарим ветеранов.
-
9 май - Россия, элеккеге СССР илләре һәм бөтен Европа илләре өчен бөек бәйрәм. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамлануга багышланган тынычлык, горурлык һәм ата-бабаларыбызга ирек өчен чиксез рәхмәт бәйрәме. Фронтта сугышкан солдатлар, офицерлар, врачлар, шәфкать туташлары гына түгел, тылда хезмәт куйган, фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итүче гади кешеләр дә геройлар.

Җиңү көнендә без әтиләребез һәм бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерәбез, һәлак булганнарны искә алабыз һәм ветераннарга рәхмәт белдерәбез.
Встреча с Билалом Эрдоганом| Билал Эрдоган белән очрашу

Площадку Национальной библиотеки РТ посетил президент Всемирной конфедерации этноспорта Билал Эрдоган, для которого была организована экскурсия по зонам библиотеки, в одной из них он ознакомился с книгами на турецком языке из фондов отдела редких книг и рукописей и отдела литературы на иностранных языках.
Подробности в газетах «Республика Татарстан» и «Ватаным Татарстан».
-
ТР Милли китапханәсе мәйданчыгында Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган булды. Аның өчен китапханә зоналары буенча экскурсия оештырылды. Ул сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге һәм чит телләрдәге әдәбият бүлеге фондларыннан төрек телендә китаплар белән танышты.
Тулырак мәгълүмат «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында.
Россия — Исламский мир| Россия - Ислам дөньясы

С 14 по 19 мая в Казани проходит ХV Международный экономический форум «Россия – Исламский мир: KazanForum», который зарекомендовал себя в качестве эффективной международной платформы для развития партнерских отношений и взаимовыгодного сотрудничества России с государствами исламского мира. Подробнее об этом читайте в газете «Казанские ведомости».
-
14 майдан 19 майга кадәр Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» ХV Халыкара икътисадый форумы уза. Ул үзен партнерлык мөнәсәбәтләре үсеше һәм Россиянең Ислам дөньясы дәүләтләре белән үзара файдалы хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле халыкара платформа буларак күрсәтте. Бу хакта тулырак "Казанские ведомости" газетасында укыгыз.
О Всероссийском библиотечном конгрессе знают даже в космосе!
Участников конгресса с борта Международной космической станции приветствовали космонавты Николай Чуб, Олег Кононенко и Александр Гребенкин.
-
Бөтенроссия китапханә конгрессы турында хәтта космоста да беләләр!
Халыкара космик станция бортыннан конгресста катнашучыларны космонавтлар Николай Чуб, Олег Кононенко һәм Александр Гребенкин сәламләде.
К десятилетию Всероссийского конкурса «Самый читающий регион» на территории Республики Татарстан, Российским книжным союзом организован Фестиваль-форум «Литературный флагман».
-
«Иң укый торган регион» Бөтенроссия конкурсының ун еллыгына Татарстан Республикасы территориясендә Россия китап берлеге тарафыннан «Әдәби флагман» фестиваль-форумы оештырылды.
Поздравляем с Общероссийским днем библиотек!

Гомумроссия китапханә көне белән котлыйбыз!
Присоединиться к «Фестивалю первых», окунуться в мир «Ялкын феста» и принять участие во многих других семейных мероприятиях можно будет 1 июня (День защиты детей) во всех районах Татарстана.
-
1 июньдә (Балаларны яклау көне) Татарстанның барлык районнарында «Беренчеләр фестивале»нә кушылырга, «Ялкын фест» дөньясына чумарга һәм башка күп кенә гаилә чараларында катнашырга мөмкин булачак.
В Дакаре открылась выставка татарстанской графики. Жители африканской страны получили возможность ознакомиться с творчеством шести российских мастеров, пятеро из которых представляют Татарстан.
-
Дакарда Татарстан графикасы күргәзмәсе ачылды. Африка иле халкына алты Россия мастеры иҗаты белән танышу мөмкинлеге туды. Аларның бишесе Татарстанны тәкъдим итә.
Входной билет на Сабантуй - тюбетейка или калфак. В 62 регионах России и 39 зарубежных странах пройдет Сабантуй.
-
Сабантуйга керү «билеты» түбәтәй яки калфак. Россиянең 62 төбәгендә һәм 39 чит илдә Сабан туйлары узачак
Участники форума городов стран БРИКС+ в Казани подписали соглашение о создании Ассоциации городов и муниципалитетов стран объединения. На период становления ее возглавит мэр города Казани Ильсур Метшин. Организация будет налаживать продуктивные отношения и обмен опытом, а также способствовать обмену передовыми технологиями и лучшими практиками в различных областях.
-
Казанда БРИКС илләре форумы катнашучылары берләшкән илләр шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе төзү турында килешүгә кул куйдылар. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин җитәкләячәк. Оешма продуктив мөнәсәбәтләрне һәм тәҗрибә алмашуны җайга салачак, шулай ук алдынгы технологияләр һәм төрле өлкәләрдә иң яхшы практикалар белән алмашуга ярдәм итәчәк.
26 июня гражданской авиации Татарстана исполнилось 100 лет. Именно 25 июня 1924 г. вышел один из выпусков газеты «Красная Татария», в котором была заметка о том, что 26 июня будет открыт Казанский аэропорт. Торжественное открытие произошло в районе нынешних улиц Комарова и Карбышева (рядом с тогдашней деревней Горки).
-
26 июньдә Татарстан гражданнар авиациясенә 100 ел тулды. «Красная Татария» газетасының 1924 елның 25 июнь санында 26 июньдә Казан аэропорты ачылачагы турында хәбәр басыла. Тантаналы ачылыш хәзерге Комаров һәм Карбышев урамнары тирәсендә (ул чактагы Горки авылы янында) булган.
В преддверии Дня семьи, любви и верности, в Казани 6 и 7 июля пройдут «Большие семейные выходные». В парке им. Горького, Старо-Татарской слободе и на территории Казанского Кремля будут проводиться разнообразные мастер-классы по прикладному творчеству.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Казанда 6 һәм 7 июльдә «Зур гаилә ял көннәре»узачак. Горький исемендәге паркта, Иске Татар бистәсендә һәм Казан Кремле территориясендә гамәли иҗат буенча төрле мастер-класслар үткәреләчәк.
98 миллионов экземпляров газет, десятки миллионов журналов, и это не предел! Какие журналы и газеты пользовались популярностью в Татарстане в 1966 году? Об этом вы можете прочитать на страницах журнала «Коммунист Татарии».
-
98 миллион данә газета, дистәләгән миллион журнал! 1966 елда Татарстанда нинди журналлар һәм газеталар популяр булган? Бу хакта сез «Коммунист Татарии» журналы битләрендә укый аласыз.
«Красная Татария» сообщала: «На фабрике орудует шайка воров. Расследуйте, примите меры». Или история о том, как казанская меховая фабрика №4 попросила о помощи, а газета смогла помочь в расследовании дела о похищении котикового меха.
-
«Красная Татария» хәбәр иткән: «Фабрикада караклар йөри. Тикшерегез, чаралар күрегез". Яки Казанның 4 нче номерлы мех фабрикасының ярдәм соравы, тире урлау эшен тикшерүдә газетаның ярдәм итә алу тарихы.
2024/10/05 17:57:51
Back to Top
HTML Embed Code: