Telegram Web
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ильмира Нәгыймова ниһаять сабыйлары белән күрешкән🥰
"10 көн курешмәдек.Алар өчен яшим,алар өчен эшлим🙏
Исән,сау-сәләмәт кенә була курсеннәр яратканнарыбыз🙏"дип уртаклашкан ул.
Актаныштагы ярышларның хәлиткеч очрашуларында кемнәр көрәшәчәк?
Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына уза торган ярышларның беренче көне тәмам. Хәлиткеч очрашуларга кемнәр чыккан соң?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/aktanystagy-iaryslarnyn-xalitkec-ocrasularda-kemnar-korasacak
Гөлфидә дә бик бәхетле иде! Ләкин, кинәт кенә тол калды шул. Ире – Назыймы – көтмәгәндә каты авырып китеп барды. Башта ашый алмый йөрде, ябыга башлады. Табибларга күренергә яратмый иде, Гөлфидә аны җитәкләп үзе йөртте. Соң, диделәр. Үзенә дә әйттеләр! Назыймның күңеле төште, боекты, ышанмады! Әмма, ир яман шешләр хастаханәсендә бер ай ятты...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/iaratmadym-min-alarnyn-bersen-da
Бүгеннән без чиста яңа биттән башлыйбыз. Элек булганнар артта кала”, - дидек. Шул сөйләшүдән соң, көнләшеп, үткәннәрне искә алганыбыз булмады.Безне кызыбыз кавыштырды. Беркем каршы килмәде. Ике яктан да әти-әниләр бер тапкыр да авыр сүзләр әйтмәделәр.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/sirina-zainetdinova-bezne-kyzybyz-kavystyrdy
Яшьләр, ә үзләре исерекләр дип йөрәк кысып куйды. Исерек күршеләр... болар белән уртак тел табып булырмы?
– Күрше, без бит танышырга кердек, ә син безгә шат түгел бугай. Әллә өеңә дә алып кермисең? Без сыйланырга дип кердек, – диде яңа күршенең хатыны. – Күршеләр –алар бит бер-берсе өчен үлеп торырга тиеш.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/kursen-uzennan-iaxsyrak-bulsyn-dilar-da-bit-bulmady-bugai
Белмим, нәрсәнең генә зыяны тигәндер... Даниска кадәр мин балага узган идем. Чирләп киттем – гайморит. Куркыныч чир дә түгел кебек, ләкин котылуы бик авыр. Табиб салган уколлар йөклелек чорында ярамаган. Гинеколог белгәч, ике кулы белән чәченә ябышты. Йөклелекне өзәргә кушты. Сүзен тыңладым. Мин кабат авырга калдым...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/ioklelekne-ozarga-kusty
Бу хәл пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Мәккәдә ислам динен тарата башлаган чорда була.

Мөхәммәд пәйгамбәр карчык ярдәм итә. Карчык яшь иргә зар-интизарын белдерә башлый:
– Өемә кадәр әле шактый ерак – бераз сөйләшеп алсак та була. Шәһәрдәге хәлләрдән хәбәрдәрдер бит? Габдулла улы Мөхәммәд исемле кеше үз фикерләрен тарата башлагач, тормыш әллә нишләп китте бит әле: безнең бабаларыбыз динен кире кага, янәсе, гыйбадәткә бер Аллаһ кына лаек, фәкать Аңа гына буйсынасы, Аны гына зурлыйсы! Ә без гомер буе табынган илаһлар дөрес түгел, имеш! Менә сиңа мә! Тапкан нәрсә сөйләргә! Тыныч яшәдек моңарчы, ә хәзер?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/sul-moxammad-atly-kesene-tynlama-ana-beruk-iiara-kurma
БАЛЛЫ СУ ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА👇
Баллы суны организм тиз һәм тулысынча үзләштерергә сәләтле. Мондый су ашкайнатуны җайга сала. Эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. Баллы су организмның тулысынча күзәнәкләренә кадәр чистарта. Организмның вирусларга, бактерияләргә каршы торучынлыгы арта. Калын эчәклек эшчәнлеге җайга салына.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/organizmny-cistartu-ocen-bally-su-ec
Ирекнең йөзен кара болыт каплады:
– Кабат бала бугына батарга?! Бала ташып кем уңган хәзерге заманда? Әле монысына ике тулмаган! Әзрәк сакланырга кирәк иде, хатын-кыз бит син! Аңладыңмы?
Аңлады! Илһамия, йөрәк астында яралган җан җимешен үтертергә тиеш булып чыга!

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/sin-kitmagan-bulsan-isan-kala-ide-sin-gaeple
Россиядә пенсионерларга һәм пенсиягә чыгу алдында торучы кешеләргә юнәлдерелгән телефон мошенниклыгының яңа төре барлыкка килгән.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/telefon-mosenniklygynyn-iana-tore-barlykka-kilgan
Помидордан соус
Соус өчен кирәк була: 3 кг помидор, 1 кг татлы борыч, 500 гр кишер, 150 гр әче борыч, 3-4 тырнак сарымсак, 200гр үсемлек мае, 1 чәй кашыгы төелгән борыч, 3 аш кашыгы тоз, тәменчә яшел тәмләткечләр.

Яшелчәләрне юып, иттарткыч аша чыгарырга. Тирән кәстрүлгә салып, тоз, үсемлек мае кушып бутарга һәм акрын утка куярга.
Кайнау кергәннән соң 30 минут чамасы пешерергә. Аннан төелгән борыч, яшел тәмләткечләр салып бутарга һәм 10 минут кайнатырга. Катнашманы бутап торырга онытмагыз, төбе көяргә мөмкин.

Соусны кайнар килеш банкаларга тутырырга.
- Мин шуны аңламыйм! – дип елады соңыннан Дилбәр, - Нурисламның урамда ятканын кичтән, йә иртәнге биштә көтү куучылар күргәннәр бит! Ни өчен кеше кадәр кеше яныннан битараф узып киткәннәр икән?! Ул бит исереп аунап ята торган ир түгел! Ята - димәк, хәле начар дигән сүз! Сәгать җидедә алдык без хәбәрне. Әгәр ике сәгатькә алдан хастахәнәгә алып барган булсак исән дә калыр иде...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/iorage-nacarlangan-egylgan-iangyr-astynda-iatkan-suna-ulgan
Бервакыт хромкасы ватылгач, Римма аны төзәттерергә дип, Заһидулла Яруллин янына бара. Заһидулла абый кызга баянда уйнап күрсәтергә куша. Аннан соң үзенең киңәшен дә бирә. Аның: “Сиңа Казанга укырга барырга кирәк”, ─ дигән сүзләре Римманы тагын да канатландырып җибәрә.

Күренекле композиторның киңәшен тотып, Римма музыка училищесына китә. Әмма анда нота белмәгән авыл баласын колач җәеп каршы алмыйлар. Шуннан соң

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/sina-kazanga-ukyrga-baryrga-kirak
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанның Иске татар бистәсендә Игелекле эшләр фестивале уза. Биредә һәркем мохтаҗларга продуктлар сатып алып, ярдәм кулы суза ала.

Бәйрәм кунакларын чәй һәм пылау белән сыйлыйлар!
Әлмәт, Балтач, Актаныш - Актаныштагы көрәш турниры тәмам🔥
Татарстанның Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар тәмам. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңү яулаган соң? Командалар кайсы ничәнче урында?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/almat-baltac-aktanys-aktanystagy-koras-turniry-tamam
Бүген тәмле таба ашлары пешерә торган көн! Авызда эри торган алма бәлеше белән сыйлагыз әле якыннарыгызны!
КАМЫР:
🔻250 грамм он
🔻1 чәй калагы камыр 🔻көпшәкләндергеч
🔻100 грамм атланмай
🔻чеметем тоз
🔻2 йомырка сарысы
🔻50 гр шикәр комы

ЭЧЛЕК:
🔻3 алма
🔻50 гр шикәр комы

КРЕМ-СУФЛЕ:
🔻2 йомырка агы
🔻40 гр шикәр комы
🔻каймак – 300 гр
🔻кукуруз крахмалы – 30 гр

1️⃣Онга камыр көпшәкләндергеч, тоз, салкын майны кыргычтан уып салып кул белән уалыйбыз.
2️⃣Шуңа 2 йомырка сарысы, шикәр комы салып камыр ясыйбыз.
3️⃣Камырның өчтән икесен табага кырыйларын күтәртеп җәябез. Калганын өске өлешенә сибү өчен алып куябыз.
4️⃣Эчлек өчен алманы чистартып эре кыргычтан уабыз. (Турарга да мөмкин). Шикәр комы салып болгатабыз. Эчлек әзер.
5️⃣Суфле ясау өчен 2 йомырка агына шикәр комы салып миксер белән агартып күпертәбез. Шуңа кукуруз крахмалы, каймак салып миксер белән җиңелчә болгатабыз.
6️⃣Табадагы камыр өстенә алмалы эчлек, аның өстенә крем салабыз һәм калган камырны сибеп, 180 градуста 35-40 минут пешереп алабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Идеалыгызны ничек күзалдына китерәсез?

- Бик көчле, миннән дә көчлерәк кеше булырга тиеш. Күз карашы белән кадаклап куя торган кеше. Ə аның өчен мин ул кешене хөрмәт итәргә тиеш. Мине кыйнап тота торган дигән түгел, мин андыйны бөтенләй аңламыйм. Берәр нәрсә сизәм икән, икенче көнне үк бар нәрсәгә дә нокта куелачак. Авторитет булып, мине тотып тора торган кеше булырга тиеш.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-bulachak-irene-tp-syyfatlaryn-atady
Әти быел үлеп китте. Үзем генә өйдә идем. Һырылдаган тавышка борылып карасам, көндез ял итәргә дип яткан әти зәңгәрләнеп киткән. Кочакладым, үптем, аннан җилкәсеннән тотып селкедем, тәки уянмады. Аннары күршеләргә чаптым. Мин кире кайтканда әтине кыйблага каратып тактага салганнар иде инде.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/arsez-da-bit-ale-uzen-bigrak-arsez
Рифкать безнең авылга туйга килгән иде. Беренче шунда күрештек. Минем әле тугызынчы сыйныфта гына укыган чак. Өстендә зәңгәр костюм-чалбар, күзләре зәп-зәңгәр! Мин дә ошаттым аны, үзенә сиздермәсәм дә бик яратып калдым. Аннары ул армиягә китте. беркем белән дә йөрмичә, ике ел көттем үзен. Киләсен сизенә идем, вәгъдә бирмәсәм дә ятларга күз салмадым. Армиядән соң ул килде! Урлап китмәсеннәр, дип тиз тотты да инде. Җаным-тәнем белән яратам, синсез бер көн дә тора алмам дигән сүзне гомере буе әйтте.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ati-anisenen-xatersezlege-any-ike-isemle-ita
2024/09/28 15:29:04
Back to Top
HTML Embed Code: