Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
🥯🎙Open call: яңа татарча стендап йолдызларын чакырабыз!

Татар телендә шәп шаяртасың һәм моны күбрәк кеше ишетергә тиеш дип саныйсыңмы? Димәк, бу мөмкинлек синең өчен!

🎤 19 сентябрьгә кадәр катнашу гаризасын тутыр һәм сине менә ниләр көтәчәк:

• тәҗрибәле шаяртучылар ярдәме белән беренче монологыңны язу
күңелле редактура һәм читкалар
• ачык микрофоннарда катнашу
видеотапшыруга әйләнәчәк концертта чыгыш ясау
• иң текәләргә — акчалата бүләкләр.

✏️ Катнашу шартлары:
- сиңа 18-35 яшь
- милли юморда үсәргә телисең
- сентябрь ахырына кадәр Казанда булачаксың

Гаризаңны җибәр һәм татар юморы дөньясына кер! Сине көтәбез! 🇷🇺
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Зилә Дәрҗеманова👍

«Шалт Мөхәммәтҗан» юмор проекты🔥

Безне ВКонтакте һәм YouTube челтәрләрендә эзләгез
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Фаил Баязитов һәм Руслан Царевич ситуация конкурсында🤴🏻

«Шалт, Мөхәммәтҗан!» юмор проекты 🎤

Безне ВКонтакте һәм YouTube челтәрләрендә дә карагыз 🎤
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Татарча StandUp концерт-телесъемкаларына чакырабыз🎙

Кайнар табадан төшкән татар юморын тыңларга килегез! Сентябрь дәвамында без тәҗрибәле һәм яңа комиклар белән бергә яңа материал тупладык һәм аны яраткан тамашачыбызга җиткерергә әзербез. Шаяртучылар төп приз — 10 000 сум акчалата бүләк өчен көрәшәчәк, ә концертлар TMTV каналы өчен видеога төшереләчәк.

🗓 30 сентябрь, 18:30 һәм 20:30 (ике мотор)
📍 StandUp Club | Kazan (Бауман урамы, 44)
🎟 Керү бушлай, исемлекләр буенча:
• 18:30 башланачак концертка теркәлү
• 20:30 башланачак концертка теркәлү

Үзең кил, дусларыңны чакыр 😉
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔺🎙 «Түбәтәй»дә ачык мирофон!

Яңа мәзәкләрне беренче булып ишет! Съемкага әзерләнәбез — чыгышларыбызны публика алдында тикшереп карыйбыз!

🗓 29 сентябрь 16:00
💚 «Түбәтәй» кафесы (Кремль урамы, 21)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Фикрәт абый Сибгатуллин авыл кешеләре турында😂

«Шалт Мөхәммәтҗан» юмор проекты🙌

Безне ВКонтакте һәм YouTube челтәрләрендә эзләгез
🔥 ИРТӘГӘ! Татарча StandUp концерт-телесъемкаларына чакырабыз🎙

Кайнар табадан төшкән татар юморын тыңларга килегез! Концертлар TMTV каналы өчен видеога төшереләчәк.

🗓 30 сентябрь, 18:30 һәм 20:30 (ике мотор)
📍 StandUp Club | Kazan (Бауман урамы, 44)
🎟 Керү бушла!й, исемлекләр буенча:
• 18:30 башланачак концертка теркәлү
• 20:30 башланачак концертка теркәлү

Үзең кил, дусларыңны чакыр 😉
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу нинди монстр татарского юмора? «Түбәтәй»дә репетиция! 🔺
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Абау, нишлиләр монда? Иртәгә килегез дә белерсез 😍
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Түбәтәй»дә хәләл юморлар гына сөйләдек 🤌🟠 Калганын иртәгә тыңларга килегез 💚
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Җәмәгать, кичә кәнсиртләребез ут булып узды бит! Барлык катнашучыларга һәм кунакларыбызга зур рәхмәт ❤️‍🔥

Без, теге җырдагыча «в моменте» булгач, кичә каналга һичбер пост куярга өлгермәдек. Шулай да барлык тугры фанатларыбыз стендап-клубта булып, барысын үз күзләрегез белән күргәнсездер дип ышанып калабыз! Кем күрми-ишетми калды — бераз рефлексия 👇

🙂Яңа шаяртучылар. Сентябрь ае барышында без опен-колл оештырып, яңа татар шаяртучыларын тупладык һәм аларга беренче (кемгәдер — икенче) монологларын язып, шомартырга ярдәм иттек.

Нәтиҗәдә концертларыбызда 6 яңа татар шаяртучысы катнашты: Алсу Хәбибуллина, Баязит Зәйдуллин, Ләйсән Насырова өчен бу икенче чыгышлар булса, Зилә Хөсәенова, Хәлим Шәйхетдинов һәм Гүзәл Вәлиуллинаның дебютларын күзәттек!

Ай дәвамында алар белән онлайн һәм офлайн редактуралар, читкалар оештырдык, хәтта «Түбәтәй» кафесында ачык микрофон үткәреп алдык — шулай итеп, әзерлек тә, чыгышлар да дастуйный булды!

Тәҗрибәле шаяртучылар. Гадәттәгечә, «Шалт, Мөхәммәтҗан» сәхнәсенең резидентлары — Рамиль Агдеев, Айназ Абдуллин, Ленар Галәү, Илнур Илалов, Владислав Шунский, Илһам Шакиров, Динара Зиннәтова чыгыш ясадылар. Чараны алыштыргысыз Фаил Баязитов алып барды, ә музыкаль кәефне яңа треклары белән Рамиль Закиров булдырды.

🪧 Жюри буларак беренче моторда GAUGA фронтмены Оскар Юнусов, алып баручы һәм шоумен Рамиль Шәрәфиев, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, икенче моторда — шоумен Булат Байрәмов, җырчы һәм комик Рамиль Закиров, «Татар радиосы» һәм TMTV телеканалы алып баручысы Назлыгөл Сөнгәтова катнаштылар. Рәхмәт аларга!

💰 Акчалы бүләкләр кемнәргә эләкте?
Илнур Илалов — үзенең бүләген ул дебютантка Зилә Хөсәенова белән бүлешергә булды!
Гүзәл Вәлиуллина энергетикасы белән публиканы яулады!
Рамиль Агдеев — үзенең бүләген ул Алсу Хәбибуллина белән бүлешергә булды!
• Баязит Зәйдуллин супермощный мәзәкләре белән залны көлдертеп хәлсез калдырды.

🏟 Тамашачылар. Һәрбер концертка 80шәр тамашачы теркәлде, заллар шыплап диярлек тулды — бу суперкүрсәткеч! Рәхмәт сезгә!

Тиздән фотолар әзер булачак — аларга сылтманы аерым пост итеп куярбыз. Алга таба концертлар TMTV каналында тапшыру форматларында чыгачак — хәбәр итәрбез👌

🎙 Шулай итеп, татар юморы яңарыш кичерә, татар стендапы үсә, яңадан-яңа шаяртучылар сәхнәгә чыга, яңа татар мәдәниятенә үз өлешен кертә. Яшибез, җәмәгать! Безнең белән булыгыз, безне күзәтеп барыгыз — милләтебез өчен яңадан-яңа сыйфатлы контент булдыруны дәвам итәчәкбез, Алла боерса.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Кәртечкеләр әзер! 📸 30 сентябрь киченнән фотолар инде монда 🎙️

Үзебезне эзлибез, социаль челтәрләргә куябыз, ярамыйграмда @tatarchastandup аккаунтын билгеләргә онытмыйбыз 👌
Дуслар, кем рус телендә дә Татарстан яшьләренең юморын тыңларга тели — бүген республика КВН лигасының ярымфиналына килегез 🎤

Финалга чыгу өчен Татарстаннан һәм Марий Элдан 9 команда көрәшәчәк.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Иногда мой хороший друг Рамиль Агдеев (директор КВН РТ) приглашает меня на игры татарской лиги в роли жюри.
И нет тогда никого счастливее меня на этом земном шаре

Я много лет в своем дневнике самопрограммирования прописывала желание быть членом жюри в КВН и вот теперь могу с гордостью сказать - БЫЛО

Но сегодня хочу рассказать вам именно про игры Әйдә ШаяРТ. Я каждому из вас (кто хорошо понимает татарский и живет в Казани) советую сходить на игру. Обещаю вам понравится! Каждый, кого я приглашала на игры говорил: "а почему я раньше здесь не бывал, это нереально весело и смешно!" Это именно так. Вы реально упускаете огромный пласт татарского-крутого, если не ходите на игры КВН РТ (о всех анонсах татарского юмора вы можете узнавать в сообществе "БЕРЕНЧЕ канал").

Ближайшая игра уже 16 октября! Приходите весело провести вечер - билеты.
Forwarded from Әйдә ШаяРТ!
| КАТНАШАБЫЗ, ДУСЛАР |

16 октябрьдә буласы 1/4 финал уенына 10 билет уйнатабыз!

Аның өчен бары тик гап-гади шартларны үтәргә кирәк.


➡️🚨КАТНАШАБЫЗ🚨⬅️
2024/10/12 00:20:19
Back to Top
HTML Embed Code: