Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Халыкара Ана теле көне уңаеннан Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыре төрле телләрдә яңгырый: башкортча, чуашча, марича һәм татарча.

21 февраль — ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән Халыкара туган тел көне. ☝🏾

P.S. Бу видео 2017 елда эшләнде.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә бу видеоны 2016 елның ноябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төшергән иде.

Президент ул вакытта АКШка, Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәренә барды һәм анда яшәүче татарлар белән очрашты. Сан-Францисконың Татар бинасында узган әлеге очрашуда татарлар күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкарды, ә Рөстәм Миңнеханов моны видеога төшерде һәм Instagramына чыгарды.

Андый чаклар да бар иде бит, ә? Хәтерлисезме? 😀

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу видеодагы ханымнарның балалары татар булмаса да, мәктәптә татар телен өйрәнгән. Ни өчен?

2017 елдан бирле Татарстанда татар телен укымасаң да ярый бит. 2018 елның азагында "Idel.Реалии" дигән сайт чыгарган видеоны бу ялларда яңадан карап китәргә тәкъдим итәбез. (Видео урысча эшләнгән.)

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Шушы 3 елда мин сугыштан туйдым. Бүтән аны төшерәсем килми." "Сугыш — ул коточкыч. Ул яман шеш кебек тарала."

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. 3 ел дәвам иткән сугыш Азат Европа/Азатлык радиосының фронт сызыгында эшләүче журналистларына ничек тәэсир итте? Сугыш аларны, аларның эчке халәтләрен ни рәвешле үзгәртте?

Бу видеобыз — шул хакта.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Бу сугыш бер атна дәвам итәчәк." "Зур сугыш булмаячак."

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. Шул ук көнне Азатлык Радиосы Казан халкы арасында сугышка бәйле сораштыру үткәрде. Моннан төп-төгәл 3 ел элек Татарстан башкаласында төшерелгән видеоны бүген яңадан карап китик, 3 ел элек яңгыраган җавапларны тагын бер кат тыңлыйк.

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
💬"Сугыш башлангач та кешеләрдә өмет зуррак иде."

💬"Сугыш туктасын иде, ике тугандаш милләт бит..."

💬"Хәзер инде Трамп белән Путинның сөйләшүләрен көтәбез."


3 ел элек Русия Украинага бәреп керде. 3 ел узгач Русия һәм Украинада яшәүче кешеләр шушы сугыш турында нәрсә уйлый? Журналистлар ике илдә сораштыру үткәрде, җавапларны тыңлыйк.

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкорт җырчысы Baby Ti (Арслан Тимиров) Русия басып алган Украина җирләренә барып кайткан.

Һәм әлеге сәфәрен үзенең Instagramына да чыгарган. Шушы посты берничә мең лайк җыйса да, күпләр аны тәнкыйтьләп комментлар калдыра башлаган (кайбер комментлар сөртелеп тә бара). Кайберәүләр исә Тимировны, киресенчә, хуплый.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Америка татарларга ничек булышкан?

Мәсәлән, моннан 100 ел элек Идел буенда котырган ачлыктан коткарган: ул вакытта американнар Татарстанга (һәм башка төбәкләргә) ризык һәм кирәк-яраклар җибәрә, ашханәләр ача, медицина ярдәмен күрсәтә.

Моннан 2 ел элек чыккан видеоны карагыз.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Баймак эше" фигурантларына хөкем карарлары чыга тора.

Узган елның гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне, гаиләләрен тәэмин иткән күпбалалы әтиләрне бишәр-сигезешәр ел төрмәгә утырталар. Кемнәр соң алар? Безнең яңа видеоны карагыз.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Украинадагы сугышка Татарстаннан 38169 ир җибәрелгән.

Бу санны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов атады.

Сугышка киткән ирләрнең кимендә 11%ы һәлак булган. Татарстан шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген иртән Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүм итте.

Шушы һөҗүмнәр аркасында 3 кеше һәлак булган, тагын дистәләгән кеше яраланган.

Мәскәү мэры Сергей Собянин бүгенге һөҗүмне иң зур дрон һөҗүме буларак тасвирлады.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елның февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады, шуннан соң Украина гаскәре дә Русия территориясенә дроннар белән һөҗүмнәр оештыра башлады.

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора.

Бөтен республикадан инде 4300дән артык (кимендә!) ир-ат үтерелгән. Татарстан әлеге сан белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора...

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ул мобилизациягә эләгә. 29 яшендә Украинадагы сугышта һәлак була.

Балык Бистәсе районы егете Камил Шакировның ике кызы ятим, хатыны тол калган. Хатыны хәзерге вакытта игезәкләр көтә, алар апрель аенда туарга тиеш.

Татарстанга Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора. Бөтен республикадан һәлак булган ирләр саны инде кимендә 4500гә якынлаша...

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
💬"Сугыш бетсен иде! Туйдырды, ардым!"

💬"Фәкать тынычлык, тынлык кына телим"

💬"Сугыш болай тиз генә бетмәстер ул..."


Гади украиннар Трамп белән Путин сөйләшүләреннән нәрсә көтә? Сугышның якын арада бетүенә ышанамы? Украина шәһәрләреннән әзерләнгән сораштыру карарга тәкъдим итәбез.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты. АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын туктатам дип вәгъдә биргән иде, әлеге вәгъдәсен тормышка ашырырга тырышып һәр ике як белән дә сөйләшүләр алып бара.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
2025/07/07 20:34:30
Back to Top
HTML Embed Code: