Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Интроверт-татарлар ничек сөйләшә? 😉

Татар теле грамматикасын аңлатучы русча видео ☝🏻

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Баймактагы протестларда катнашкан башкорт җырчысы Айгиз Ишмурзин 8,5 ел колониягә хөкем ителде.

Ул — Илнар Асылгужин һәм Рафил Үтәбаев кебек — үзенә каршы шаһәдәт бирүдән баш тартты; Асылгужин белән Үтәбаев та 8,5 елга иректән мәхрүм ителде.

Ә менә полициягә үзе теләп килгән Фәнгиз Шәрифгалиевка 5,5 ел бирделәр.

Узган елның гыйнварында булган хәлләрдән соң 80нән артык кеше тоткарланды, кайберәүләре инде хөкем ителде — ә күбесе әле мәхкәмә карарын көтә. Араларында хатын-кызлар да бар...

#Башкортстан

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Татарлар — бик тырыш, хезмәт сөючән һәм начар мәгънәдә артык тыңлаучан халык." Бу фикер белән килешәсезме?

7 гыйнварда Актаныш районы Яңа Әлем авылында Украинадагы сугышка китеп һәлак булган 43-яшьлек Алмаз Әслямовны күмделәр. Ул да, күп кенә башка татар ирләре кебек, сугышка үзе теләп киткән булган.

Ни өчен татар һәм башкорт ирләре Мәскәү башлаган шушы сугышка китә соң? Бу видеодан әлеге сорауга ике төрле җавап ишетерсез.

#Татарстан

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Буе — 173 см; балаларының исемнәре — Алинә, Лиана һәм Рөстәм; Путинны хуплый.

Җырчы Салават Фәтхетдиновка 65 яшь тулды. Шул уңайдан аның турыда берничә кызык(лы) факт җыйдык.

Боларны белә идегезме? Гомумән, Салават иҗаты ошыймы?

P.S. Әлеге видео бер ел элек, Салаватның 64нче туган көненә эшләнде.


#татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Демократиянең, ирекнең болай кысылуы белән без берничек тә хакыйкатькә хезмәт итә алмыйбыз. Ә ялганга хезмәт итәргә тотындыңмы, монда — регресс, җәмгыять кирегә китә дигән сүз."

11 гыйнварда Казанда 75 яшендә татар шагыйрәсе Нәҗибә Сафина вафат булды. Аның истәлегенә шушы видео әзерләнде.

#татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Казанга да, Әлмәткә дә дроннар һөҗүм итте.

Бүген иртән Татарстанда булган хәлләрне бер видеога җыйдык. Түрәләр бер кеше дә зыян күрмәгән дип белдерә.

#Татарстан

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Татар үзен үзе саклап калыр өчен, хәтта үзенең теленнән икенче телгә дә күчә ала."

Татарстанда татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алганнар. 1990нчы елларда ул Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәште, Казанның Ирек мәйданында ачлык тотучыларның берсе булды. Хәзер аны нәрсәдә гаеплиләр — анысы билгеле түгел.

Азатлык Радиосы Фазыл әфәнде белән 2020 елда видеоинтервью чыгарган иде. Бүген шушы әңгәмәдән кайбер өзекләрне искә төшерәбез.

#Татарстан #татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 207 ел тулды.

Татар тарихында гаять әһәмиятле эз калдырган бу шәхес турында нәрсә беләсез?

2018 елда, шәхеснең 200-еллыгына, Азатлык Радиосы Мәрҗани турында кызыклы видеоязма тәкъдим иткән иде. Бүген бу видеоны тагын бер тапкыр карап китик.

#Татарстан #татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Кыр батыры булды, Сабантуй батыры булды."

Мамадыш районында Украинадагы сугышка китеп һәлак булган 64-яшьлек Раиф Насыйбуллинны җирләделәр. Ул да — күп кенә башка татарлар кебек — Мәскәү башлаган шушы сугышка үзе теләп киткән булган.

Сүз уңаеннан, Мамадыш районында әлеге сугышта үтерелгән ирләр саны — кимендә 75. Татарстанның авыл районнары арасында бу — иң зур күрсәткеч.

#Татарстан #татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә балаларга Shaman белән Олег Газманов җырларын өйрәтмәкчеләр.

Февраль уртасына патриотик җырлар җыентыгының беренчел варианты төзеләчәк, соңрак аны һөнәри белгечләргә фикер алышуга тапшырачаклар. Җәйгә кадәр фикер алышулар төгәлләнәчәк, ә 1 сентябрьдән балалар мәктәпләрдә патриотик җырлар өйрәнә башлар дип көтелә, шул исәптән Олег Газманов белән Шаман иҗатын да.

Исегезгә төшерәбез: моннан ике ел элек Казан мәктәбендә балаларны Shamanның "Я — русский" җырын тыңлаганда кулларын чөяргә мәҗбүр иткәннәр иде. 2023 елда чыккан видеоны яңадан карап, искә төшереп китик.

#Татарстан

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Аякларым яралы. Күтем, аркам кыйпылчыклар белән тулган."

Русия гаскәренең 55115нче хәрби бүлек солдатлары видеомөрәҗәгать яздырган. Алар хәрби җитәкчелек сугышка яңа алынган ирләрне туры үлемгә җибәрә дип зарлана.

Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты.

Журналистлар ачыклаганча, өч елга якын дәвам иткән шушы сугышта Русия ягыннан 90 меңләп ир-ат һәлак булган. Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар.

Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары вә төбәкләре арасында беренче урында (кимендә 4302 үлем). Татарстан да калышмый — иң алдынгы урыннарның берсендә тора (кимендә 3883 үлем).

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Кеше култыкларга таянып сугышка китеп бара!"

Русия хәрбиләре безне дәваланып бетмичә кире сугышка җибәрәләр дип зарлана. "Кул сынган, эшләми. Автомат белән ничек эшләмәк кирәк?!", "Без — икенче сорт кешеләр" ди алар.

Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты.

Журналистлар ачыклаганча, өч елга якын дәвам иткән шушы сугышта Русия ягыннан 90 меңләп ир-ат һәлак булган. Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар.

Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары вә төбәкләре арасында беренче урында (кимендә 4302 үлем). Татарстан да калышмый — иң алдынгы урыннарның берсендә тора (кимендә 3883 үлем).

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Дрон очып йөрде, бик түбән очты. Аның тавышын ачыктан-ачык ишеттек. Шартлаудан соң паника башланды, йөгердек, нишләргә белмәдек."

Бүген төнлә Русия гаскәре Украинаның Днипро шәһәренә һөҗүм итте. Өч торак йортка зыян килсә дә, бу юлы кешеләр арасында корбаннар юк.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1069нчы көне.

@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Путин 2022 елда: "Махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул иттем".

Путин 2025 елда: "Без АКШ белән тыныч сөйләшүләргә әзер."


Моннан якынча 3 ел элек Русия Украинага каршы сугыш башлады. Журналистлар ачыклаганча, шушы сугышта Русия ягыннан кимендә 90 меңләп ир-ат һәлак булган.

Хәзер президент Путин без сөйләшергә әзер дип белдерә...

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сайлау турында татарча 5 мөһим сүз 🗳
Татарча өйрәнүчеләр өчен файдалы видео.

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортча сөйләшә торган урыс кешесен күргәнегез бармы?

Бар андыйлар да! Видеоны карагыз! 😀

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Юрийның бакчасында — Русия ташлаган бомбадан чокыр.

Тынычлык урнашканчы йөзләрчә еллар узачак, дип сөйли Сумы өлкәсендә яшәүче фермер. Сумы өлкәсе Русиянең Курски өлкәсенә терәлеп тора.

Шушы өлкәнең авылларыннан видео тәкъдим итәбез.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Татарстанда тугра көне.

Нәкъ 33 ел элек, 1992 елның 7 февралендә, Татарстан дәүләт гербын кабул итте.

Ак барс — республика халкын яклаучы, ә кашкарый чәчәге — яшәү чишмәсе, озын гомер символы. Ә менә алтын, кызыл, ак һәм яшел төсләр нәрсә аңлатканын беләсезме?

Гомумән, Татарстан гербы ошыймы сезгә?

#Татарстан

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар авылларына Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора.

Бүген Актаныш районы Әҗәкүл авылында 31 яшьлек Илвир Шәемовны күмделәр. Ул сугышка үз теләге белән 2023 елда киткән булган. Узган елның сентябрендә үк һәлак булган булса да, мәетен туган ягына әле генә алып кайта алганнар...

#Татарстан

@tatarchavideolar
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Мин Русиягә кайтырга телим. Чөнки ул — минем илем, мин аны яратам. Бик яратам. Ләкин мин бу хакимиятне, бу Путинны яратмыйм. Мин моны сайламадым."

Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган гади бер укытучының гадәти булмаган тарихы.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
2025/02/11 16:12:06
Back to Top
HTML Embed Code: