Telegram Web
Кадыйров-Туй җырлары-2021.pdf
12.1 MB
Кадыйров И.Ш. "Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы".

Бу китапта татар музыкасы һәм фольклоры белгече Илгиз Кадый­ров тарафыннан 1968–1977 елларда Себер татарлары арасында җыел­ган туй җырлары тупланды. Галим халыктан язып алган туй җырларын нотага төшергән, расшифровка ясаган, һәр җырның башкаручысын һәм язып алынган урынны күрсәткән. Китапка кергән туй җырларының кү­бесе – онытыла барган әсәрләр. Галимнең максаты – бу җырларны яңа­дан халыкка кайтару, милли моңга яңа сулыш өрү. Китап фольклор һәм музыка белгечләренә, музыка уку йортлары укытучыларына һәм укучы­ларына, халык җырлары белән кызыксынучыларга адреслана.

@tatarkniga
👍9
Грамматика_1.pdf
2.8 MB
Авторлар коллективы: "Татар грамматикасы".

«Татар грамматикасы» татар теленең фонетик һәм грамматик системасын тасвирлап, аңлатып бирүне үз эченә ала. Бу хезмәт татар әдәби теленең төрле стильләреннән алынган бай фактик материалны хәзерге грамматик казанышларга таянып анализлау җирлегендә язылды. Ул башлыча тасвири һәм норматив грамматика, ләкин анда тарихи, чагыштырмалы (тугандаш телләрне чагыштыру), контрастив (тугандаш булмаган телләрне чагыштыру), диалекталь һәм стилистик грамматика элементлары да урын алды.

@tatarkniga
🔥93👍1
Арча.pdf
1.5 MB
Авторлар коллективы: "Милли-мәдәни мирасыбыз: Арча".

«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән сериядә дөнья күргән чираттагы китап Татарстан Республикасы Арча районында яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгъ лүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы кулъязмалар, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган мәкаләләр урын алды. Шулай ук анда җирле халык ның авыз иҗаты, җыр-моңнары, осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән дә танышырга мөмкин. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган әлеге басма үз укучыларын табар һәм андагы язмалар һәркемдә зур кызыксыну уятыр, дип ышанабыз.

@tatarkniga
👍7
2025/09/02 13:41:08
Back to Top
HTML Embed Code: