Telegram Web
Словарь-Баш хәреф.pdf
2.7 MB
Авторлар коллективы: "Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?: Орфографик сүзлек".

Сүзлек хәзерге орфографиянең катлаулы проблемаларыннан берсе — сүз башында баш хәреф яки юл хәрефе кулланылышына багышланган. Ул баш хәрефтән языла торган берничә компонентлы шәхси исемнәрне, географик объектларның, тарихи чорларның атамаларын, дини төшенчәләрне һ.б.ны үз эченә ала; шулай ук сүзлеккә баш хәрефтән хаталы язылу ихтималы булган, ләкин фәкать юл хәрефеннән генә языла торган сүзләр һәм сүзтезмәләр дә кертелгән. Моннан тыш, орфографик яктан беренче баш хәреф яки юл хәрефе белән генә аерыла торган сүзләр дә исәпкә алынган.
Сүзләр һәм сүзтезмәләр алфавит тәртибендә бирелгән, аларның басымнары күрсәтелгән һәм, кирәк булганда, кыскача аңлатмалар белән тәэмин ителгән.
Сүзлек укучылар, студентлар һәм укытучылар, әдәбиятчылар һәм нәшрият хезмәткәрләренә тәкъдим ителә.

@tatarkniga
👍92
Закирзянов-2022.pdf
1.7 MB
Закирҗанов Ә.М.: "Туфан Миңнуллин драматургиясе: монография".

Монографиядә чорыбызның танылган драматургы Туфан Миңнуллин иҗатының үсеш-үзгәреш этаплары, әдәби-эстетик эзләнүләре, шул исәптән тема-проблема һәм жанр формалары төрлелеге, сәнгати алым-чаралар байлыгы, традицияләр дәвамчанлыгы һәм табышяңалыклары әдәби процесс үзенчәлекләренә нисбәтле тик шерелә.
Хезмәт татар әдәбияты тарихы һәм театры белән кызыксынучыларга, укытучыларга, студентларга һәм мәктәп укучыларына тәкъдим ителә.

@tatarkniga
👍5👎1
Ибрагимов Наше имя - татары.pdf
12.2 MB
Ибраһимов Г.Г.: "Без – татарбыз / Наше имя – татары".

Китапта татар әдәбияты классигы, галим, җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимовның милли үзаң, татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре тупланган.
Хезмәт әдип иҗаты, татарларның XX йөз башы иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы миллият фикере белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Книга на татарском и русском языках.

@tatarkniga
👍53🙏1
2025/09/07 12:44:59
Back to Top
HTML Embed Code: