Мәскәүдә “Акыл фабрикасы”
21 декабрьдә Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Акыл фабрикасы” узды. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте бергәләп оештырды. Чарада Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре катнашты. „Акыл фабрикасы“ның төп максаты – татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгын булдыру, яңа идеяләрне туплау һәм аларны тормышка ашыру.
Программада татар яшьләре форумының проектлары тәкъдим ителде, зур шәһәрдә үзеңне югалтмау һәм үстерү турында фикер алышулар булды. Катнашучылар ясалма фәһем һәм СММ серләрен өйрәнделәр. Моннан тыш, төрки музыка уен кораллары, шәҗәрә төзү сәнгате, кызыклы милли контент булдыру һәм кастом буенча остаханәләр оештырылды. Интенсив стендап белән тәмамланды.
Чара нәтиҗәсендә катнашучылар яңа проектлар концепцияләрен булдырды.
„Акыл фабрикасы“ барышында шулай ук „Шәхес. Гаилә“ дип исемләнгән күргәзмә эшләде, этномаркет оештырылды.
Катнашучыларга, спикерларга һәм оештыруда ярдәм иткән һәркемгә күп-күп рәхмәт!
Киләсе чараларыбыз турында хәбәрдар булу өчен социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезгә язылыгыз!
📸 Тимерхан Петрунников фотолары

Forwarded from Миллиард татар
Выберите слово 2024 года в Татарстане?
Anonymous Poll
57%
БРИКС
23%
Чәч-чәк / Чак-чак
4%
«Ясалма фәһем» и «ясалма интеллект»
5%
Татарча телеграм
21%
Семья, гаилә
4%
«Шурале» и «Су анасы»
2%
«Хикәя» и «такмаза»
3%
«Метеор»
8%
«Утренний намаз»
2%
«Ачык университет»
2024 нәтиҗәләре:
- Мин татарча сөйләшәм акциясен һәм Ташаяк ярминкәсен үткәрдек
- Печән Базарында 40 меңгә якын кеше җыйдык
- Татарча диктант яздык
- Jadidfestны гөрләттек
- Акыл Фабрикасы белән Самарда, Әлмәттә, Уфада, Кәтринбурда һәм Мәскәүдә булдык
- Ачык университет проекты кысаларында экскурсияләр уздырдык, яңа курслар төшердек 🔥
Ә сез нәтиҗәләр ясадыгызмы әле?

Татар дөньясы өчен сәяси нәтиҗәләргә килгәндә, иң мөһиме: җирле үзидарә системасында авыл советларының сакланып калуы, яңа закон проектының Думада узмавы. Бу нәкъ Татарстанның авылларны яклап чыгуы нәтиҗәсендә булып чыкты.
Яңа канун проектында исә, ике баскычлы (авыл/ яки бистә/ яки кече шәһәр һәм икенче баскыч – гомумрайон) муниципалитетлардан бер баскычлы системага (район дәрәҗәсендә генә үзидарә) күчү каралган. Бу авылларны тизрәк бетерә торган канун өлгесе иде.
Татарстанның авыл үзидарә системасын яклап чыгуы татар халкы өчен генә түгел, ә Рәссәйнең күпчелек җирле халыклары өчен аеруча әһәмиятле иде.
Шәһәр мәдәнияте турында күпме сөйләсәк тә, тулыканлы тормыш белән яшәүче авылдан башка безнең милләтне күз алдына китереп булмый.
Күбебез шәһәрдә яшәсәк тә, без ерак бабаларыбыз кебек җәйләүгә авылга кайтабыз, рәхәтләнәбез, көч җыябыз, анда туган телдә генә аралашабыз. Авылларыбызны һәм андагы туган нигезләребезне, нәсел йортларыбызны саклыйк.
Ясалма фәһем дәверендә дә җирнең кыйммәте төшмәс, артыр гына.
Сүз уңаеннан, Рәссәйдә 5 меңгә якын татар авылы бар.

Forwarded from ТН-Наследие
ОЦИФРОВКА ЧАСТНЫХ КОЛЛЕКЦИЙ!
В первый рабочий день 2025 года с радостью сообщаем о новом запуске уникального проекта, направленного на сохранение и популяризацию историко-культурного наследия.
В этом году мы продолжим работу по сканированию частных коллекций, чтобы сделать их доступными для широкой аудитории и сохранить для будущих поколений.
🔍 Что мы планируем?
• Оцифровка уникальных предметов: книг, фотографий, артефактов и других материалов, принадлежащий книжному формату
• Пополнение цифровой платформы ТН-Наследие, доступного для всех желающих.
• Проведение выставок и мероприятий, посвященных наследию республики.
💬 Как вы можете помочь?
Если у вас имеются уникальные коллекции, которые вы хотите оцифровать, или вы знаете людей, которые могут быть заинтересованы, пожалуйста, свяжитесь с нами по почте: [email protected]
Давайте вместе сохраним наше наследие! 💚🤍❤️

Forwarded from Бакча/Кашапов
Jadidfest 2024. Концерт. Милли музыка оркестры солистлары һәм хор.
1. Айдар Ниязов - «Дәрдемәнд. Ел фасыллары» (1. Кыш көннәре. 2. Булырмы яз. 3. Яз чәчәге).
2. Султан Габәши - «Кәккүк».
3. Шамил Шәрифуллин - «Хыял» һәм «Ай-һай ачы үлемдер».
4. Бату Мөлеков - «Кызлар хоры».
5 Салих Сәйдәшев - «Җырларым», «Кандыр буе».
6 Миләүшә Хәйруллина - "Дәрдемәнд", «Шагыйрь» поэмасыннан.
Спустя три дни загрузки - теперь и в Ютубе.

VK Видео
Jadidfest 2024. Концерт. Милли музыка оркестры солистлары.
1. Айдар Ниязов - «Дәрдемәнд. Ел фасыллары» (1. Кыш көннәре. 2. Булырмы яз. 3. Яз чәчәге). 2. Султан Габәши - «Кәккүк». 3. Шамил Шәрифуллин - «Хыял» һәм «Ай-һай ачы үлемдер». 4. Бату Мөлеков - «Кызлар хоры». 5 Салих Сәйдәшев - «Җырларым», «Кандыр буе».…
Forwarded from Китабият
Нәҗибә_Сафина_Нарат_нигә_энәле_Балалар_өчен_әкиятләр_һәм_хикәяләр.pdf
253.2 KB
Нәҗибә Сафина_Нарат нигә энәле. Балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр (Казан,2016)
Нәҗибә Сафинаның «Аккош хыянәте» хикәясен Татарча аудио әсәрләр каналында тыңлый аласыз
Китабият

Forwarded from Ачык Университет | Açıq Universitet
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тиздән «20 гасыр — шәхесләрдә» дип исемләнгән яңа курсны тәкъдим итәрбез! Ә әлегә кереш дәрестән өзекне карап үтә аласыз.
Яңа курслар турында беренчеләрдән булып беләсегез килсә, безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барырга киңәш итәбез!😉
Курс Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә яздырылды.
Лектор: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.

Forwarded from Татарский Екатеринбург
Телеканал ТНВ в программе «Туган авылым» выпустил ролики про татарские деревни Свердловской области
В выпуске на татарском языке:
Әҗегөл / Азигулово 1 часть, 2 часть
Өфе-Шигер / Уфа-Шигири 1 часть, 2 часть
Үрмәкәй / Урмикеево Одна часть
В выпуске на татарском языке:
Әҗегөл / Азигулово 1 часть, 2 часть
Өфе-Шигер / Уфа-Шигири 1 часть, 2 часть
Үрмәкәй / Урмикеево Одна часть
Шүрәле әкияти образына, татарларның мәдәни мирасына тагын бер тапкыр пычрак куллар белән тидертү җаныбызны әрнетә.
Үзләре ясаган Шүрәле фигуралары өчен оешмага штраф салганнар һәм аларны бетерергә дип хөкем чыгарганнар. Мәхкәмә тарафыннан чыгарылган хөкем бик гаделсез һәм урынсыз дип саныйбыз.
Беренчедән, интеллектуаль хокуклар өчен җаваплы көчле юрист эзләрбез.
Икенчедән, бүтән чара калмаса, юристка акча җыярбыз.
Өченчедән, халкыбызның мирасыбызны яклап, мәхкәмәдә җиңербез дип уйлыйбыз.
Гаделсез карар кабул иткән Роспатентның үзен дә судка бирергә кирәктер.

Jadidfest 2024. «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль.
Режиссер: Әминә Миндияр.
Катнашалар: Дания Нуруллина, Рамил Вәҗиев, Ленар Хамматов, Гөлназ Гыймадиева.
Хатлар: Аяз Гыйләҗев, Сәрвәр Әдһәмова, Равил Тумашев, Бакый Урманче, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Әминә Хәсәни.
Текстларны җыючы: Рәдиф Кашапов.

«Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль. Режиссер: Әминә Миндияр. Катнашалар: Дания Нуруллина, Рамил Вәҗиев, Ленар Хамматов, Гөлназ Гыймадиева. Хатлар: Аяз Гыйләҗев, Сәрвәр Әдһәмова, Равил Тумашев, Бакый Урманче, Гаяз Исхакый…
Forwarded from АРКАДАШ
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган театраль проект ачыла.
Театраль дигәндә, проектның эш алымнары күздә тотыла. Сәхнәләштерер алдыннан пьесаны сүтеп җыйган кебек, без үзебезне, үзебез яшәгән тирәлекне, үткәнебезне сүтеп җыярга дип бер төркемгә тупланабыз. Төбәк тарихын, халкының көнкүрешен, тел үзенчәлекәрен, йола-гадәтләрен өйрәнәбез һәм шуларны сәнгатьтә тулырак чагылдыру өчен яңа алымнар эзлибез.
Проектның мәркәзе — Әлмәт.
Әлмәттә төпләнеп, беренче елны Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарында эшлибез. Алга таба эш Зәй, Чирмешән, Баулы, Менделеевск, Алабуга, Тукай, Ютазы, Чистай якларында дәвам итәчәк.
Проект кысаларында белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар булачак. Төбәк тарихына, аның бүгенгесенә битараф булмаган һәркемне
фикер алышуларда катнашырга чакырып калабыз.
Тамырларыбызны барлау юлында бер-беребезгә аркадаш булыйк.
Проектны «Татнефть» хәйрия фонды тормышка ашыра

TATFORUM
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган театраль проект ачыла. Театраль дигәндә, проектның эш алымнары күздә тотыла. Сәхнәләштерер алдыннан пьесаны сүтеп җыйган кебек, без үзебезне, үзебез яшәгән тирәлекне, үткәнебезне сүтеп җыярга дип бер төркемгә тупланабыз. Төбәк…
Әлмәт һәм аның тирә-ягындагы төбәкләр өчен яңалык!