Telegram Web
Forwarded from Milli_migmar
Хәбибуллин Илдар бн [Кәтринбурның татар бистәсе проекты] фикер алышкан идек. Без торган төрле шәһәрләрдә татар тарихи мирасы (андые булмаса - тарихи эзләребез) белән бәйле булган экскурсияләр ясарга ниятегез булса (бер тапкырлык булса да), аларны видеога яздырып безнең яисә башка пабликларда чыгарырга булыр иде. Милли мирасны цифрлаштыру дөрес юнәлеш. Андый теләгегез булса, языгыз, бергәләп зур эшне җинү уңайлырак.
👍53😐1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мәскәү шәһәрендә узган Акыл фабрикасы мизгелләре 💫
👍86🔥3😍1
Мәскәүдә “Акыл фабрикасы”

21 декабрьдә Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Акыл фабрикасы” узды. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте бергәләп оештырды. Чарада Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре катнашты. „Акыл фабрикасы“ның төп максаты – татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгын булдыру, яңа идеяләрне туплау һәм аларны тормышка ашыру.

Программада татар яшьләре форумының проектлары тәкъдим ителде, зур шәһәрдә үзеңне югалтмау һәм үстерү турында фикер алышулар булды. Катнашучылар ясалма фәһем һәм СММ серләрен өйрәнделәр. Моннан тыш, төрки музыка уен кораллары, шәҗәрә төзү сәнгате, кызыклы милли контент булдыру һәм кастом буенча остаханәләр оештырылды. Интенсив стендап белән тәмамланды.

Чара нәтиҗәсендә катнашучылар яңа проектлар концепцияләрен булдырды.

„Акыл фабрикасы“ барышында шулай ук „Шәхес. Гаилә“ дип исемләнгән күргәзмә эшләде, этномаркет оештырылды.

Катнашучыларга, спикерларга һәм оештыруда ярдәм иткән һәркемгә күп-күп рәхмәт!

Киләсе чараларыбыз турында хәбәрдар булу өчен социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезгә язылыгыз!

📸 Тимерхан Петрунников фотолары
❤‍🔥105👍5
2024 нәтиҗәләре:

- Мин татарча сөйләшәм акциясен һәм Ташаяк ярминкәсен үткәрдек
- Печән Базарында 40 меңгә якын кеше җыйдык
- Татарча диктант яздык
- Jadidfestны гөрләттек
- Акыл Фабрикасы белән Самарда, Әлмәттә, Уфада, Кәтринбурда һәм Мәскәүдә булдык
- Ачык университет проекты кысаларында экскурсияләр уздырдык, яңа курслар төшердек 🔥


Ә сез нәтиҗәләр ясадыгызмы әле?
🔥146👍3
2025/07/13 20:39:13
Back to Top
HTML Embed Code: