Telegram Web
Forwarded from ТН-Наследие
ОЦИФРОВКА ЧАСТНЫХ КОЛЛЕКЦИЙ!

В первый рабочий день 2025 года с радостью сообщаем о новом запуске уникального проекта, направленного на сохранение и популяризацию историко-культурного наследия.

В этом году мы продолжим работу по сканированию частных коллекций, чтобы сделать их доступными для широкой аудитории и сохранить для будущих поколений.

🔍 Что мы планируем?

• Оцифровка уникальных предметов: книг, фотографий, артефактов и других материалов, принадлежащий книжному формату
• Пополнение цифровой платформы ТН-Наследие, доступного для всех желающих.
• Проведение выставок и мероприятий, посвященных наследию республики.

💬 Как вы можете помочь?
Если у вас имеются уникальные коллекции, которые вы хотите оцифровать, или вы знаете людей, которые могут быть заинтересованы, пожалуйста, свяжитесь с нами по почте: [email protected]

Давайте вместе сохраним наше наследие! 💚🤍❤️
5🔥1
Jadidfest 2024. Концерт. Милли музыка оркестры солистлары һәм хор.

1. Айдар Ниязов - «Дәрдемәнд. Ел фасыллары» (1. Кыш көннәре. 2. Булырмы яз. 3. Яз чәчәге).
2. Султан Габәши - «Кәккүк».
3. Шамил Шәрифуллин - «Хыял» һәм «Ай-һай ачы үлемдер».
4. Бату Мөлеков - «Кызлар хоры».
5 Салих Сәйдәшев - «Җырларым», «Кандыр буе».
6 Миләүшә Хәйруллина - "Дәрдемәнд", «Шагыйрь» поэмасыннан.

Спустя три дни загрузки - теперь и в Ютубе.
👍2
Forwarded from Китабият
Нәҗибә_Сафина_Нарат_нигә_энәле_Балалар_өчен_әкиятләр_һәм_хикәяләр.pdf
253.2 KB
Нәҗибә Сафина_Нарат нигә энәле. Балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр (Казан,2016)

Нәҗибә Сафинаның «Аккош хыянәте» хикәясен Татарча аудио әсәрләр каналында тыңлый аласыз

Китабият
👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тиздән «20 гасыр — шәхесләрдә» дип исемләнгән яңа курсны тәкъдим итәрбез! Ә әлегә кереш дәрестән өзекне карап үтә аласыз.

Яңа курслар турында беренчеләрдән булып беләсегез килсә, безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барырга киңәш итәбез!😉

Курс Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә яздырылды.
Лектор: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.
🔥8❤‍🔥5👍31
Телеканал ТНВ в программе «Туган авылым» выпустил ролики про татарские деревни Свердловской области

В выпуске на татарском языке:

Әҗегөл / Азигулово 1 часть, 2 часть

Өфе-Шигер / Уфа-Шигири 1 часть, 2 часть

Үрмәкәй / Урмикеево Одна часть
🔥4👍2
Шүрәле әкияти образына, татарларның мәдәни мирасына тагын бер тапкыр пычрак куллар белән тидертү җаныбызны әрнетә.

Үзләре ясаган Шүрәле фигуралары өчен оешмага штраф салганнар һәм аларны бетерергә дип хөкем чыгарганнар. Мәхкәмә тарафыннан чыгарылган хөкем бик гаделсез һәм урынсыз дип саныйбыз.

Беренчедән, интеллектуаль хокуклар өчен җаваплы көчле юрист эзләрбез.

Икенчедән, бүтән чара калмаса, юристка акча җыярбыз.

Өченчедән, халкыбызның мирасыбызны яклап, мәхкәмәдә җиңербез дип уйлыйбыз.

Гаделсез карар кабул иткән Роспатентның үзен дә судка бирергә кирәктер.
21👍7😱7💔5👏1
Jadidfest 2024. «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль.

Режиссер: Әминә Миндияр.
Катнашалар: Дания Нуруллина, Рамил Вәҗиев, Ленар Хамматов, Гөлназ Гыймадиева.
Хатлар: Аяз Гыйләҗев, Сәрвәр Әдһәмова, Равил Тумашев, Бакый Урманче, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Әминә Хәсәни.
Текстларны җыючы: Рәдиф Кашапов.
5👍2
Forwarded from АРКАДАШ
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган театраль проект ачыла.

Театраль дигәндә, проектның эш алымнары күздә тотыла. Сәхнәләштерер алдыннан пьесаны сүтеп җыйган кебек, без үзебезне, үзебез яшәгән тирәлекне, үткәнебезне сүтеп җыярга дип бер төркемгә тупланабыз. Төбәк тарихын, халкының көнкүрешен, тел үзенчәлекәрен, йола-гадәтләрен өйрәнәбез һәм шуларны сәнгатьтә тулырак чагылдыру өчен яңа алымнар эзлибез.

Проектның мәркәзе — Әлмәт.
Әлмәттә төпләнеп, беренче елны Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарында эшлибез. Алга таба эш Зәй, Чирмешән, Баулы, Менделеевск, Алабуга, Тукай, Ютазы, Чистай якларында дәвам итәчәк.

Проект кысаларында белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар булачак. Төбәк тарихына, аның бүгенгесенә битараф булмаган һәркемне
фикер алышуларда катнашырга чакырып калабыз.

Тамырларыбызны барлау юлында бер-беребезгә аркадаш булыйк.

Проектны «Татнефть» хәйрия фонды тормышка ашыра
👍6
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов: Казаннан бер оешма татар халык әкиятләре каһарманнарын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә маташканы билгеле булды. Каһарманнар арасында: Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы. Хокукый шикаятьләрнең берсе Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына килгән иде.

Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: «Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында» федераль канунының II бүлеге, 8нче маддәсе буенча, халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый.

Бу хәл безнең өчен зур борчылу уята...

«Шүрәле»не юк итәргә»: Татар халкының әкият геройларын яклаучы табылырмы?

https://intertat.tatar/news/suralene-yuk-itarga-tatar-xalkynyn-akiyat-geroilaryn-yaklaucy-tabylyrmy-5870645
👍127🔥2👎1
25 гыйнвар көнне Дәрдемәнд күргәзмәсендә шагыйрьне тулысынча укып чыгачакбыз. Чарага сез дә кушыла аласыз!

Дәрдемәнднең әдәби мирасы сан ягыннан зур түгел. Аның 150-ләп шигырь, парча һәм кечкенә хикәяләре бар. Бер утыруда барысын да укып чыгарга була... Әйдәгез, шулай итик тә!

Марафонга килгән һәркем шагыйрьнең бер әсәрен укыячак. 150 шигырьгә 150 укучы табылырмы? Бер чылбырга тезелеп укыганда Дәрдемәнднең берәр сере чишелмәсме?

Катнашыр өчен теркәлегез: https://forms.yandex.ru/u/678d281c505690241468971c/

Шигырьләр китапханәсе биредә, әзерләнә аласыз: yort.tatar/derdmend


25 января с 14:00 до 20:00 проведем марафон — читку всех известных нам произведений Дэрдменда. Акция пройдет в рамках выставки «Сагышлы / Опечаленный». Приглашаем всех желающих присоединиться к марафону и прочитать одно стихотворение Дэрдменда в выставочном зале. Кстати, будет возможность читать в том числе и переводы на русский язык.

Регистрация здесь

📆 25 гыйнвар, 14:00 —20:00.
📍 Островского, 15.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3🥰3👍1🕊1
Forwarded from GAUGA
Уже послезавтра квартирник в Москве😘
👍5👎2
Агымдагы елның апрель аенда күпләр зарыгып көткән IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак.

Әлеге форумга әзерлек уңаеннан, гыйнвар-февраль айларында «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында медиа, яңа мәдәният, тарих, мәгариф һәм тәрбия, цифрлаштыру, бизнес юнәлешләре буенча 6 түгәрәк өстәл оештырыла.

Безнең максат – актуаль темаларны тикшереп, яңа идеяләр формалаштыру, әлеге юнәлешләрне төбәкләрдә үстерү юлларын табу.

25-26 гыйнвар көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тарих, мәдәният һәм медиа юнәлешләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.

Тарихка багышланган утырышта барлык спикерлар да тарихны популярлаштыру һәм системалаштыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен кертте. Бердәм концепция булдыру, яшьләр белән нәтиҗәле эшләү һәм тарихны заманча форматларда киң җәмәгатьчелеккә җиткерү төп максатлар итеп билгеләнде.

Татар мәдәнияте буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә мәдәни мирасны саклау, яңа иҗади проектлар булдыру һәм төрле буыннарны кызыксындыру өчен, комплекслы алымнар куллануның зарурилыгын ассызыкладылар.

«Татар мәдәниятен үстерү өчен, аның төрлелеген сакларга, заманча технологияләр һәм маркетинг мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Бу юнәлештә иҗади лабораторияләр, яңа форматлар, профессиональ мәктәпләр һәм цифрлаштыру проектлары зур әһәмияткә ия. Татар мәдәнияте яңа дәрәҗәгә күтәрелсен өчен иҗади, финанс һәм оештыру ресурсларын берләштерү таләп ителә», – дигән нәтиҗәгә килде спикерлар.

Медиа өлкәсенә багышланган түгәрәк өстәлдә исә татар яшьләре өчен заманча форматлар, сыйфатлы контент булдыру, медиадагы төп проблемалар һәм үсеш юллары турында фикер алыштылар.

Шулай итеп, «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында үткәрелгән түгәрәк өстәлләр яшьләргә милли кыйммәтләрне һәм тарихны заманча, кызыклы итеп җиткерү юлларын эзләү буенча әһәмиятле мәйданчык булды.

Биредә әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә төп юнәлешләрне формалаштыруда ныклы нигез булыр һәм киләчәктә татар яшьләре өчен яңа проектлар булдыруда ярдәм итәр дип өметләнәбез.

📸 Диләрә Галимова фотолары
10👍6
2025/07/13 21:16:59
Back to Top
HTML Embed Code: