Telegram Web
Кичә «Җиләкледән Барудиягә» урбан-сәяхәтенә килүчеләргә һәм дә инде сәяхәтебезне алып барган Айрат Фәйзрахмановка күп рәхмәт!😍

Киләсе чараларыбыз турында хәбәрдар булу өчен социаль челтәрләрләрдәге сәхифәләребезгә язылыгыз!

Очрашканчыга кадәр!🔥
Беренче адым ничек ясарга, яки Кайтаваз эффекты

Спикер - Рәдиф Кашапов, "Реальное время" интернет-гәзитенең баш мөхәррире урынбасары, Yummy Music лейблы креатив директоры, музыкант, язучы

https://youtu.be/rRJowBAL4_Q?si=liLHnS3_QG7aauFc
Киләсе спикер - Арыслан Ибраһим, рәссам
Рәсем сәнгатендә татарлыкны эзләү
https://youtu.be/-PF5dpuNis4
Фотосәяхәткә чакырабыз!

Тиздән Яңа бистә үзгәрәчәк. Хәзерге агач йортлар урынында автомобильләр йөриячәк. Бистәнең хәзерге халәтен теркәп калыйк!

26 нчы июнь, 18:30
Очрашу урыны: Казанның Үзәк Автовокзалы каршы (Девятаев ур., 15 нче йорт)
Алып баручы: Рәдиф Кашапов

Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/66729e86505690073dd451b4/
Йөрибез, карыйбыз һәм күп итеп фотога төшерәбез!
Татар юмор проектлары
Спикер - Рамил Әһдиев, "Әйдә, шаяРТ" һәм "Шалт, Мөхәммәтҗан" телевизион тапшыруларының җитәкчесе

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә "Әйдә ШаяРТ" Татар КВН лигасы җыелма командасы Үзбәкстанда Глобаль Халыкара яшьләр форумы кысаларында уза торган төрки телле командалар арасында КВН уенында катнаша! Аларга уңышлар телибез!
https://youtu.be/EdYj9pYSECs
🕌 Яңа татар бистәсе зиратына зиярәт

🗓️ 29 нчы июнь, 15:00
✒️Төп тема: Дин үсешенә зур өлеш керткән татар зыялылары
📍Очрашу урыны: Пригородная урамы, 1
👤Алып баручы: Тимерхан Шәйхетдинов

Чара татар дин галимнәре, әһелләре, мәшһүр сәүдәгәрләре каберләрен зиярәт итүдән, аларның тарихи һәм рухи мирасы белән танышудан гыйбарәт булыр.
Үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарга, татар мәдәниятенең һәм диненең бай тарихын якыннан өйрәнергә зур мөмкинчелек булачак!

Дресс-код: Зиратка бару сәбәпле, тиешлечә киенеп килүегезне сорыйбыз.

Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/667ac05002848f35651c5205/ Урыннар чикләнгән, килүегез төгәл билгеле булса гына, форманы тутырыгыз.
Фотосәяхәтебезне башлап җибәрдек!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Фотосәяхәткә килүчеләргә һәм дә инде аны алып барган Рәдиф Кашаповка күп рәхмәт!😍

Сәяхәттә ясаган фотосурәтләр белән комментарийларда бүлешегез🤩👇🏻

📸Илзирә Гыйззәтуллина
Forwarded from Китапханә (Anna Alekseeva)
#Лекторий

В среду Шафиков Ильдар Фаритович проведёт лекцию на тему «Идентичность как ритуал: "Я", "Мы" и "Они" в измерении татарской повседневности конца XIX-XX».

Лекция посвящена формам проявления самосознания на уровне обыденных практик и пройдёт на татарском языке.
На мероприятии обсудим вопросы отличий «своего» и «чужого» и то, как структуры повседневности становятся формой проявления идентичности.

03.07 18:30
🖇 Регистрация / Теркәлү

Чәршәмбе көнне Шәфиков Илдар Фәрит улы «Тәңгәллек ритуал буларак: XIX-XX гасырлар ахырындагы татар көндәлеген үлчәүдә "Мин", "Без" һәм "Алар"» темасына лекция үткәрәчәк.

Бу лекция гадәти практикалар дәрәҗәсендә үз-үзеңне аңлау формаларына багышланган.
Чарада «үзеңнеке» һәм «читнеке» аерымлыклары мәсьәләләре һәм көндәлек структуралар тәңгәллек чагылышы рәвешенә әверелүе турында фикер алышырбыз.

Организаторы мероприятия: Всемирный форум татарской молодёжи и Образовательная платформа «Ачык университет» («Открытый университет»)
2024/07/01 06:02:11
Back to Top
HTML Embed Code: