Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
431 - Telegram Web
Telegram Web
кеше ул - игътибарга сусаган җан.
тәнкыйтьче булып утыру урнына, үзең дә шул дәрәҗәгә җитеп кара.
бу гади-ваемсыз сорау юри аны сынар өчен бирелгән мәкерле сорау иде. үзенең шушы секундта ни кичерүен ул сүзе белән генә түгел, тавышы белән дә сиздермәскә тиеш иде.

ләкин... ләкин кеше күпме генә качарга, яшеренергә, ялганнарга өйрәнмәсен, әмма тормышының кайбер минутларында аптырап, югалып кала икән ул.
күпме кеше безгә елмая, ярдәм кулы суза.

ә без моны сизмибез, күрмибез, санга да сукмыйбыз.
менә ул - яшьлекнең иң татлы мизгелләре.
максатыңны кечерәйтмә, көчеңне арттыр.
имтихан үзе синнән курка. борчылма.
син көчеңнән килгәнне эшләдең һәм эшлисең.
калганы синнән тормый. афәрин.
бар кеше дә рәтле була алмый инде.
җәйнең инде беренче атнасы үтеп бара, ә таң каршыларга әле дә вакыт юк.
галәм масштабында әлеге имтихан кырмыскага да тиң түгел.
мин беркемнән дә ничәгә укыганы турында сораганым юк.
чөнки миңа барыбер.

миңа Әниемнең билгеләре мөһим түгел, Әтиемнеке дә.

тәрбияләгәннәрме? тәрбияләгәннәр.
яхшы тәрбияләгәннәрме? яхшы.

миңа дусларымның да билгеләре мөһим түгел.
мин алар белән беркайчан да фразеологизмнар турында әңгәмә алып бармыйм, химик тигезләмәләрне дә искә алмыйбыз.

миңа сөйгән ярымның да диплом төсе мөһим түгел.

мине яраталармы? яраталар!
мин яратаммы? һичшиксез!

илон маскның нинди билгеләргә укыганын кем белә? президентның химиядән ничәле булганын искә алганнары бармы?

юк. белмиләр, сорамыйлар, искә дә алмыйлар.

бу билгеләр яшәешне берничек тә җиңеләйтми, кызык та итми.

ә менә синең дөньяга карашың, эшли белүең, кызыксынуың, тәҗрибәң синең турында күп нәрсә сөйли.

бишле алучылар һәрвакыт та кызыклы, дәрәҗәле кешеләр булмый. моның турында онытма.

белемгә омтыл, билгегә түгел.

p.s. медаль каядыр авылда ята, аттестатны ике тапкыр кулыма алдым. тәмам.
быел сабантуй өчен актуаль җыр: "тукта, яңгыр! тукта, яңгыр!"
бу кызуда эри башладым инде.
җәйгә планнарым: яратуга күмелеп яшәргә.
артык соң очраштык.

шуның кадәр күпне үзем генә булдыргач, алга таба да атлый алыр идем сыман.
миндә хәзер бары бер теләк: кырдан үземә зур бәйләм чәчәкләр җыеп кайту.
тагын 2 ай онытылмаслык көннәр.
бугенге көн - зур тарихның башлангычы.
зур араларда да якын булып кала бел.
2024/12/21 06:21:43
Back to Top
HTML Embed Code: