Telegram Web
🥳 Бездә яңа бәйге!

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына билетлар уйнатабыз.

😎 Шартлары бик гади:

1️⃣➡️ «Ялкын» һәм «Кариев театры» каналларына языл;
2️⃣➡️ Комментарийларда яраткан татар телле стикерыңны калдыр!

Җиңүчеләрне 14.11 билгелиячәкбез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🪩😍 Менә ул! «Ялкын» журналының иң яшь коллективы!

🤘 Зумерларны тәкъдим итәбез!

🔥 Баш мөхәрриребез - Энҗе Габдуллина;
🔥 Баш мөхәррир урынбасары - Зилә Дәрҗеманова;
🔥 Әдәби мөхәррир - Әдилә Закирова;
🔥 Корреспондентлар - Лалә Кәримова һәм Алсу Касыймова;
🔥 SMM-белгеч һәм верстальщик - Алинә Закир;
🔥 Офис-менеджер - Венера Исламова.

🧡😎 Безнең редакция әле тулы түгел, зумерлар белән эшлисең килсә - яз!

Фотограф - @aliya_mizgel
Визажист - @galzaliya
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🌊🩵 «Шәп блогер» медиамәктәбе кызыклы лекцияләр циклын тәкъдим итә!

🫵 Cин дә аларга кушыл! Бәлки, киләчәктә блогер да булып куярсың.

👠🧣 Алдагы лекциянең темасы: «ШӘХСИ БРЕНДНЫ ФОРМАЛАШТЫРАБЫЗ: КИЕМНЕҢ РОЛЕ»

📣 Спикер: стилист-имиджмейкер Гөлчәчәк Гәрәева.

15 ноябрь | 12:00 | ТАТМЕДИА бинасы, Декабристов ур., 2, «Кәеф» студиясе (3 этаж)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤭 Бу кичне беләсеңме ничек үткәрергә кирәк?
🎙 Әлбәттә, подкаст тыңлап!

🌟🥐 Чәй, тәмнүшкәләр һәм «Башка яктан» подкасты. Татар әдәбиятыннан өй эше дә эшләнә торыр!

👀 Алдагы чыгарылышларда нинди әсәр турында тыңлар идегез, комментарийларда бүлешегез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🥳 Юхху, бәйгенең нәтиҗәләре билгеле!

37 нче стикерны җибәрүче: @gullshinee
9 нчы стикерны җибәрүче: @leys_05
46 нчы стикерны җибәрүче: @fruntz

🧡🥰 Котлыйбыз сезне, театрга барырга әзерләнә башлагыз!

Алда әле сезне башка шәп бәйгеләр көтә - безнең белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
0️⃣ 🤖 КИЛӘЧӘК. АЙТИ һәм «ЯЛКЫН».

🚗 Күптән түгел Казаннан ерак түгел урнашкан киләчәк шәһәренә сәяхәт кылдык! Бу шәһәр - ИННОПОЛИС!

🛸👽 Урамда машиналар очып йөрми, ләкин башка шәһәрләрдән ул барыбер үзенең уникальлеге белән аерылып тора.

«Әйдә, киттек Иннополиска» - бергәләп карыйк!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
#ялкынлыплейлист

🔥🙊 Сездә атнаның беренче көне ничек үтте? Без инде декабрь санын эшләп бетердек.

Бүген безнең планнарда:

🔸 Сезнең өчен шәп атна плейлистын тупларга;
🔸 Премьерага килми калганнарны «Ялкын»ның ноябрь саны белән таныштырырга.

😎 Сез дә үз планнарыгыз, яраткан җырларыгыз белән комментарийларда бүлешегез әле!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🚗 «Алдынгылар» командасы «Scratch DJ School» белән бергә Татарстан шәһәрләренә сәфәргә чыга!

🔥🪩 Кайчан барып, күреп булачак соң?

📍 21 ноябрь, Түбән Кама шәһәре: 17:00-20:00, «База» иҗади индустрияләр үзәге

📍 22 ноябрь, Яр Чаллы шәһәре: 18:00-20:00, «Шатлык» яшьләр үзәге

📍 23 ноябрь, Әлмәт шәһәре: 17:00-20:00, «Фабрика» яшьләр үзәге

БиЮ. Музыка һәм яхшы кәеф.

алдан теркәлергә онытма, дустым
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤭 Сәлам! Безнең премьерага килми калдыңмы?

🤗🧡 Борчылма, хәзер сине дә яңа сан белән таныштырачакбыз!

🔤🔤🔤❗️

Бу - «Ялкын» журналының ноябрь саны. Ул тулаем яңарышка багышланган. Ә тышлыкны ясалма фәһем ясады. Казан киләчәктә шундыйрак булачак.

🛸 Тиздән эчтәлеге белән дә бүлешә башларбыз.

Ә әлегә журналны монда сатып алып була:
🔗 вендинг аппаратларында;
🔗 «Әдәби кафе»да;
🔗 shop/tatmedia'да;
🔗 ozon'да.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔊 Кем син? Каян син? Ничек селкенәсең?

🤯😎 Альберт Нурминский үзенең TATLANTA исемле музыкаль лейблын ача. Анда һәрбер теләгән кеше артист була алачак.

🏒🧊 Шулай ук Нурминский «Молодежка» сериалына эләгү серләре белән дә бүлеште.

тулырак язмада...
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❤️😍 Нурминскийга татар теле, әдәбиятыннан дүртле куеп була.

🐆👨 Татар мәкальләрен бер дә белми түгел.

Афәрин!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🥰🤗 Иртәгә ноябрнең иң гүзәл бәйрәме - Әниләр көне!

💐📃 Нәрсә бүләк итәсен уйлап куйдыгызмы әле? Ә без сезгә чәчәк бәйләменә кыстырган открыткага язып куяр өчен матур шигырьләр җыеп куйдык.

алар монда...
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2025/01/05 17:04:20
Back to Top
HTML Embed Code: