Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1702 - Telegram Web
Telegram Web
"Актаныш" агрофирмасында бүген Басу көне. Хуҗалыкта үрнәк алырлык алымнар күп. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә әйдәп баручы, даны еракларга таралган хуҗалыкларның берсе ул.
Агрофирма җитәкчесе Рамил Фидус улы һәр тармакта да икътисади якын килеп, җаен белеп эшли.
Бу уңышларның бәрәкәтен күрергә язсын!
👍16💯2🙏1
Бүген Актанышның 3 нче кварталында яшәүчеләр белән очраштык.
Бик бердәм, тырыш халык яши биредә. Йорт тирәләре, подъездларның чисталыгы сокландыра. Әлбәттә, сораулар бар. Әмма аларның барысы да хәл итәрлек.
👍9🔥1
Без бүген республика өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга алдында торабыз. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау республиканың якындагы 5 елга үсеш стратегиясен билгеләячәк.

Шуңа күрә тавыш бирүгә җаваплы карарга кирәк. Киләчәгебез безнең карарга бәйле. Хөрмәтле райондашлар! Сездән активлык күрсәтүегезне, барлык программа тәкъдимнәрен өйрәнүегезне һәм лаеклы кандидатларга тавыш бирүегезне сорыйм.

Сер түгел, сайлау кампаниясе катлаулы сәяси шартларда үтәчәк. Ләкин шуңа карамастан, бердәм булып, бергә булып республикабыз киләчәге өчен тавыш бирербез дигән өметтә калам.

Иң мөһиме, илебез алга куйган максатка – җиңүгә ирешеп, дөньяда тынычлык урнашып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Төп теләк – шул.
👍9🙏2
Безнең егетләребез Республика КВН лигасында ярымфиналга чыктылар. Молодцы! Булдырасыз! Алдагы уеннарда да уңышлар теләп калам
👍18🔥3
Бүген Республикабызның киләчәген билгеләгән бик мөһим көн.
Һәр райондашыбыз сайлау участогына килеп үз гражданлык позициясен белдерергә тиеш дип саныйм мин.
Барлык катнашучыларга да рәхмәт! Ил-көннәребез тыныч булсын. Һәр гаиләгә исәнлек-саулык телим!
👍26👏2
Җирлекләрдә халык сайлауларга актив йөри. Рәхмәт!
Тавыш биреп, үз фикереңне белдерү һәрберебезнең гражданлык бурычы.
👍10🙏1
Игенчеләребез ару-талу белмичә тынгысыз хезмәттә.
Урып-җыюны тәмамларга күп калмады. Сәламәт булып, исән-имин эшләргә язсын аларга.
👍15
Дөньядагы иң изге һөнәрне үз итеп, бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Фидания Канделовнаның юбилее бүген. Туган көне, матур юбилее белән ихластан тәбрик итәбез!

Хөрмәтле Фидания Канделовна! Гомерегез юллар кебек озын, кояштай якты булсын. Һәр туар таңнарны бары тик күңелле, сөенечле мизгелләр белән генә каршылап, балаларыгызның ихтирамын һәм күңел җылысын тоеп, сәламәт булып яшәргә язсын Сезгә.
👍17🎉2🙏1
Бүген Актанышыбызда Кама аръягы Гран-прие кубогының 5 нче этабы старт алды.
Шахматчыларыбызга ихластан уңышлар телим!
👏11🙏1
Хезмәттәшләр белән "Бердәм Россия" партиясенең XXXVI нчы Региональ конференциясендә катнашабыз.
👍7👏2
Мөхтәрәм урманчылар, тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Районыбызның яшел байлыгын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәнегез һәм аның турында һәрдаим кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт!
Киләчәктә дә сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, тирә-юньне яшелләндерүгә көчегезне кызганмассыз дип ышанып калам. Гаиләләрегезгә иминлек, саулык-сәламәтлек телим. Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын! Үстергән урманнарыгыз үзегезгә дә яшәү дәрте өстәсен!
🙏3👍2💯1
2025/07/12 18:43:01
Back to Top
HTML Embed Code: