Сегодня на базе агрофирмы "Аняк" провели масштабный семинар по подготовке к предстоящим весенне-полевым работам. Уверен, что полученная информация, обсужденные вопросы и намеченные планы станут надежным фундаментом для успешного проведения работ. Спасибо всем организаторам и участникам. Желаю всем аграриям благоприятной погоды, высоких урожаев и процветания!
Язгы кыр эшләренә уңышлы гына җиң сызганып, исән-имин башкарып чыгарга язсын.

👍8👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Нур Баян исемендәге хуҗалык язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Уңышлар юлдаш булсын. Хәерле сәгатьтә! 👍
👍11
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җомга мөбарәк булсын!
Раббыбыз барчабызга да хәерле көннәр, җан тынычлыгы, сәламәтлек һәм хәерле гомер насыйп итсен. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын.

🙏18❤1🥰1
Бүген Байсар авылы музее белән танышып чыктым. Искиткеч бай, тарих йортларының берсе ул. Авылда яшәүче абый- апаларның җыелып, аны тагын да баету, авыл җирлегендә эшләгән оешмалар, шәхесләр турында мәгълүматларны яңарту буенча фикер алышып йөргән чагына туры килдем.
Бинасы да таныш. Электән Мәчти авылыннан күчереп салынган хастаханә иде ул. Үзем тәүге тапкыр шунда аваз салганмын.
Мондый музейларны башка авылларда да ясап, яңартып эшләтеп җибәрергә кирәк. Киләчәк буын тарихыбызны белеп, күреп үсәргә тиеш.

👍16🔥4🙏2
От всей души поздравляю Илину Фардиеву с блестящей победой на Всероссийской олимпиаде по мировой художественной куль-туре! Желаю ей дальнейших успехов в учебе, новых открытий и ярких побед! Пусть любовь к искусству и культуре всегда вдохнов-ляет Вас на новые свершения. Выражаю искреннюю благодарность коллективу гуманитарной гимназии-интернат для одаренных детей, педагогам и родителям за поддержку. Именно благодаря их труду и вере она смогла добиться таких высот.
Илинага киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, югары уку йортларында белем алып, Илебез, Республикабызның, Актанышыбызның горурлыгы булуын телим.

👍17👏5🔥4
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне һәм 27 март – Халыкара театр көне белән тәбрик итәм.
Районда бер генә чара, бер генә бәйрәм дә сезнең хезмәтсез узмый. Ә үзешчән театрларыбыз - сәхнәнең йөзек кашы. Кайда гына чыгыш ясаса-лар да, тамашачыларның кайнар алкышлары моңа яхшы дәлил.
Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез. Яз фасылы табигатькә яңа су-лыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра. Киләчәк көннәрегездэ дә Сезгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм яңа казанышлар телим!

❤12👍3🎉2
Дустым, Мөслим районы башлыгы Альберт Хузин гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең хәлен белешеп йөри. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Без бергә!
👍21🙏4🔥3❤2
Озак еллар районыбызның иң мөһим тармагын җитәкләп, үткәнебезне барлап, саклап, киләчәк буыннарга тапшыруда зур өлеш керткән хезмәттәшебез Айгөл Рәдис кызы хезмәт юлын Татарстан Республикасы Дәүләт архивында дәвам итәчәк.
Ихлас күңелдән аңа уңышлар теләп калабыз. Киләчәктә дә күркәм сыйфатлары, матур, зур эшләре, ташып торган энергиясе барыбызны да сөендереп, Республикабыз һәм Актанышыбызның икътисадый үсешенә зур өлеш кертеп, аның киләчәгенә, иминлегенә
хезмәт итеп, гел үсештә булсын!

🔥11❤7👍4👏3
Сәхнәдә чын мәгънәсендә яшәгән, җаны, тәне белән театр сәнгатенә бирелгән һәркемне бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм.
Районда 21 “халык” һәм 2 “үрнәк” исемен йөртүче 23 иҗат коллективы эшләп килә. Алар ай дәвамында райондашларыбызга үзләренең иҗатын, бай хис-кичерешләр бүләк итте. Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры кыюидеяләрне тормышка ашырып, гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстанның бик күп районнарында булып, тулы заллар җыйдылар. Даими рәвештә Казан тамашачыларынсөендереп торалар. Бу зур хезмәт!
Район театр сәнгате үсешенә өлеш керткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп бәйрәм белән тәбрик итәм. Хезмәтегез, иҗатыгыз шатлык һәм илһам китерсен, һәр көн якты вакыйгалар һәм уңай хис-кичерешләр белән тулы булсын!
Тормыш - ул үзе бер зур театр. Һәрвакыт алкышларга күмелеп яшәгез!

👍15❤1🔥1🎉1🤩1