Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
2084 - Telegram Web
Telegram Web
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне һәм 27 март – Халыкара театр көне белән тәбрик итәм.

Районда бер генә чара, бер генә бәйрәм дә сезнең хезмәтсез узмый. Ә үзешчән театрларыбыз - сәхнәнең йөзек кашы. Кайда гына чыгыш ясаса-лар да, тамашачыларның кайнар алкышлары моңа яхшы дәлил.

Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез. Яз фасылы табигатькә яңа су-лыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра. Киләчәк көннәрегездэ дә Сезгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм яңа казанышлар телим!
12👍3🎉2
Дустым, Мөслим районы башлыгы Альберт Хузин гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең хәлен белешеп йөри. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Без бергә!
👍21🙏4🔥32
Озак еллар районыбызның иң мөһим тармагын җитәкләп, үткәнебезне барлап, саклап, киләчәк буыннарга тапшыруда зур өлеш керткән хезмәттәшебез Айгөл Рәдис кызы хезмәт юлын Татарстан Республикасы Дәүләт архивында дәвам итәчәк.

Ихлас күңелдән аңа уңышлар теләп калабыз. Киләчәктә дә күркәм сыйфатлары, матур, зур эшләре, ташып торган энергиясе барыбызны да сөендереп, Республикабыз һәм Актанышыбызның икътисадый үсешенә зур өлеш кертеп, аның киләчәгенә, иминлегенә
хезмәт итеп, гел үсештә булсын!
🔥117👍4👏3
Сәхнәдә чын мәгънәсендә яшәгән, җаны, тәне белән театр сәнгатенә бирелгән һәркемне бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм.

Районда 21 “халык” һәм 2 “үрнәк” исемен йөртүче 23 иҗат коллективы эшләп килә. Алар ай дәвамында райондашларыбызга үзләренең иҗатын, бай хис-кичерешләр бүләк итте. Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры кыюидеяләрне тормышка ашырып, гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстанның бик күп районнарында булып, тулы заллар җыйдылар. Даими рәвештә Казан тамашачыларынсөендереп торалар. Бу зур хезмәт!
Район театр сәнгате үсешенә өлеш керткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп бәйрәм белән тәбрик итәм. Хезмәтегез, иҗатыгыз шатлык һәм илһам китерсен, һәр көн якты вакыйгалар һәм уңай хис-кичерешләр белән тулы булсын!

Тормыш - ул үзе бер зур театр. Һәрвакыт алкышларга күмелеп яшәгез!
👍151🔥1🎉1🤩1
Сегодня ознакомились с ходом строительных работ в приемно-диагностическом отделении центральной районной больницы, пожарного депо и ремонтом школы в Новом Алимово.

Строительство приемно-диагностического отделения – это инвестиция в здоровье и благополучие каждого жителя нашего района. Возможность получить своевременную и квалифицированную помощь в критической ситуации – это то, что должно быть доступно каждому.

Зур максат һәм бурычларны чынга ашырырга ярдәм иткән Рәисебез Рөстәм Нургали улына һәм Республикабыз Хакимиятенә рәхмәт.
👍10
Мөхтәрәм райондашыбыз Шәвәлиев Фирнаял Фәтхел улын туган көне белән тәбрикләдек бүген. Сәламәт булып, алга таба да безне, якыннарын сөендереп яшәргә язсын аңа!
👍16🙏6👏1
Бүген якташыбыз, "Балкыш" ял йорты директоры Камил Сәйфетдинов вафат. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашам һәм зур югалтуны кичерергә сабырлык телим. Камил Флүс улының караңгы гүрләре якты, урыны җәннәттә булсын.
🙏8👏7👍1
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Изге Ураза бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим.
🙏173👍3🔥1
Ураза гаете мөбарәк, тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз кабул булсын! Бәйрәм белән сезне!
👍18🙏8🔥32
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Коммуналь хуҗалыкларның техникаларын яңарту программасы кысаларында Актанышка яңа грейдер тапшырылды. Республика Хакимиятенә, Рәисебез Рөстәм Нургали улына рәхмәт. Исән-сау эшләргә язсын.
👍95
Бүген сугышчан дусларыбызның исемен мәңгеләштереп хәтер такталары урнаштырдык.
Әлеге изге эштә башлап йөрүче ветераннарыбызга, барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт. Бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын!
🔥12👍83
2025/07/14 01:28:18
Back to Top
HTML Embed Code: