Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1552 - Telegram Web
Telegram Web
Егетләребездән кайнар сәламнәр. Гуманитар йөк өчен барлык район халкына рәхмәтләрен җиткерәләр. Алар белән күрешү - үзе бер гомер. Исән-сау булсыннар!
🙏37👍7👏5🔥3💯3
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә гуманитар йөкне таратуны дәвам итәбез. Барысы да ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерә.
Татар булган җирдә яшәеш бар. Тагын бер кат шуңа инандым
👍31🙏14
22 июнь — Илебез тарихында кара хәрефләр белән язылган көннәрнең берсе. Дәһшәтле сугыш миллионлаган кешенең язмышын җимерде, яшәешкә, тормышка, кыйммәтләргә карашны үзгәртте. Ләкин ничек кенә булмасын, ата-бабаларыбыз бер көч булып тупланып дошманны җиңүгә иреште. Бу көн, Хәтер һәм кайгы көне генә түгел, ә берникадәр илебез, халкыбыз өчен горурлык хисе уяткан көндер дә...  
 
🙏13👍2
Актаныш хастаханәсе хезмәткәрләре “Ак чәчәкләр” бәйгесендә катнашып, 45 район арасында призер дәрәҗәсенә лаек булдылар! Ихластан котлыйм!
Хезмәтләре өчен рәхмәт!
👏16🔥2
Истәлек...
🙏51🔥7👍4💯2👌1
Күҗәкә урта мәктәбен тәмамлаганга 40 ел!

Бүген Күҗәкә мәктәбендә классташлар белән очрашып, мәктәп елларын искә төшереп алдык!

Классташларыма, очрашуны оештыручы классташларым Зиязов Наилгә, Газетдинов Альбертка, очрашуны алып барган Газизов Илдуска ихластан рәхмәт.
Бер күрешү - үзе бер гомер!
👍31🙏3👌3🥰2💯2🎉1🤩1
Җәйге ялларда да үз шөгыльлләрен калдырмаган, шахмат ка гашыйк булган яшьләребезне бүләкләдек бүген.

Аларны бергә туплап, көч-дәрт биреп торган тренерларыбыз, укытучым Фәһим абыйга, Илдар Сәрдәр улына, ярышларга нигез салып, яшь шахматчыларыбызны үсендереп торган Фәрит Муллагали улына рәхмәт.
👍7👏2
Бүген район хуҗалыкларында булып терлек торакларының торышы, кышлату чорына әзерлек белән таныштык.

Хуҗалыкларның икътисад нигезе сөтчелек тармагында. Җәй кыска ул, ә башкарасылар шактый. Нур Баян, “Чишмә” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасыннан үрнәк алып башка хуҗалыкларга да хәрәкәт итәргә кирәк.
👍8🙏1
Бүген коллегалар белән «Бердәм Россия» партиясе Татарстан Республикасы бүлекчәсенең конференциясендә катнашабыз.

Алда, республикабыз өчен мөһим чаралар көтелә. Бүгенге утырышта Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслау һәм «Бердәм Россия» реготделениесенең сайлау алды программасын кабул итү кебек сораулар каралачак.

#ЕРТатарстан #ЕдинаяРоссия #БердәмРоссия
👍11🙏3
2025/07/14 22:26:04
Back to Top
HTML Embed Code: