Урып-җыюда яшьләребезнең актив катнашуы сөенечле күренеш. Егетләребезгә уңышлар телим!
👍16
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашыбыз Нияз Фарраховның якыннары белән очраштык.
Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган дәүәнисе Роза апага әле шушы көннәрдә генә 85 яшь тулды. Күп югалтулар кичергән кеше ул. Сәламәт булып яшәргә язсын. Сабырлык телим аларга.
Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган дәүәнисе Роза апага әле шушы көннәрдә генә 85 яшь тулды. Күп югалтулар кичергән кеше ул. Сәламәт булып яшәргә язсын. Сабырлык телим аларга.
🙏18👍4
Актанышыбыз татар милләте, илебез өчен хезмәт куйган көчле, данлы шәхесләр биргән төбәк. Шуларның берсе, 30 елга якын хуҗалык рәисе булып эшләгән Ясәви Хөсәенов. Бүген "Туган як" музеенда аның тууына 100 ел тулуга багышланган матур чара узды.
Тарихны барлап, районыбызның үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләребезне таныткан оештыручыларга ихластан рәхмәт. Мондый чараларны һичшиксез дәвам итәргә кирәк.
Тарихны барлап, районыбызның үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләребезне таныткан оештыручыларга ихластан рәхмәт. Мондый чараларны һичшиксез дәвам итәргә кирәк.
👍8🙏2
"Әнәк" агрофирмасының урып-җыю кампаниясендә яшьләребез дә актив катнаша. Хезмәт ямен, икмәк тәмен кечкенәдән белеп үсәләр.
👍11🙏2🔥1
Актанышыбызның Мактаулы гражданы Мирсәлим Мирсәет улын 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләдек. Күп кырлы, талантлы шәхес, җитәкче, Туган ягын өзелеп сөюче, туры сүзле, зур абруйга лаек райондашларыбызның берсе ул. Һәрдаим үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Юбилее уңаеннан көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте, ныклы сәламәтлек телибез. Балалар, оныклар шатлыгы, тыныч тормыш, аяз күк йөзе алдагы көннәрдә яшәү көче бирсен. Гомеренең дәвамы озын, үткәне кебек үк данлы, игелекле, изге эшләр белән тулып торсын!
👍12🙏3🎉1