Бүгенге хәйрия концертын оештырган, катнашкан райондашларыбызга ихластан рәхмәт. Сезнең ярдәм белән махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән 71 мең сум күләмендә акчалата ярдәм җыелды.
Киләчәктә дә бердәм булып, бергә булып яшәргә язсын. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын.

🙏10👍4💯4👏2
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән ихластан тәбрик итәм!
Флаг-гражданнарны берләштерә торган дәүләт символларының берсе, илнең данлыклы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы Флагта күпмилләтле халкыбызның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Ак төс – теләк-ниятләрнең чисталыгын, затлылыкны, зәңгәр төс – тугрылык һәм намуслылыкны, ә кызыл төс – көч-куәтне һәм Ватанга мәхәббәтне күрсәтә.
Бүген безгә аеруча бердәм булып, кулга-кул тотынып илебезнең үсеше һәм бәйсезлеге өчен көч куярга кирәк. Уртак бурычыбыз - үсеп килүче буында дәүләт символикасына сакчыл караш, туган якка һәм Ватанга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Хөрмәтле райондашлар! Бу истәлекле көндә сезгә тынычлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Өйләрегездә һәрвакыт иминлек һәм татулык булсын. Барлык ниятләрегез һәм омтылышларыгыз тормышка ашсын. Бәйрәм белән!

🙏9👍2
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы белән районда барган урып-җыю хәрәкәте белән таныштык.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда 73 комбайн хезмәт куя. Көннәр уңай торганда, һәр мизгелне бушка сарыф итмичә булганнарны түкми-чәчми җыеп алырга кирәк.
Игенчеләребезгә уңышлар телибез!

👍8🙏4
Бүген, Яңа Әлем авылында "Мәдәният" милли проекты нигезендә капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортының кабат ишекләре ачылды. Биредә зур эш башкарылды. Мәдәният учагы тулысы белән яңартылды. Рәсем, бию, җыр түгәрәкләре, зур гына китапханәсе, курчак театры, спортзалы булган үзәкләрнең берсе ул. Мәдәният йорты барлык авыл халкын бергә туплап, күңелле чаралар белән гөрләп торсын иде.
🙏8🔥2🎉1
Актанышбаш җирлегендә бүген яңа Башкарма комитет бинасы ачылды. Мондый биналар бик кирәк.
Әлеге яңарыш өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улына, Республикабыз Хөкүмәтенә рәхмәт

👍9🔥1🎉1
Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан егетебез Раджабов Өмет "Шушы егетләр өчен булса да кире китәм!" ди.
Яралары төзәлеп бетмәсә дә сугышчан дуслары янына, илебез тынычлыгын сакларга китә ул. Батыр егетебезгә рәхмәт! Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
Аның кебекләр булганда киләчәгебез өметле, һәм һичшиксез Җиңү дә безнеке булачак✊

👍9🙏7💯2👏1
"Бүләк" аланының соңгы - "Алдынгылар"га багышланган агымы тантаналы рәвештә ябылды.
Тиздән яңа уку елы башлана. Балаларга теләк шул - яхшы билгеләргә генә укып, алдагы җәйге ялларда тагын биредә очрашырга язсын!

👍13
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы гуманитар йөкне озаттык!
Исән-имин барып җитәргә язсын.
Ярдәм кулы сузган һәр райондашыбызга, эшмәкәрләргә, гуманитар йөкне туплауда армый-талмый хезмәт куйган волонтерларыбызга, төяп җибәрүдә катнашкан егетләребезгә рәхмәт! Гел шулай бердәм булып эшләргә, яшәргә язсын!

👏11🙏11👍2
Тиздән мәктәп бусагасын атлап керәчәк балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашып алдык бүген. Беренче сыйныфка бару алар өчен иң истәлекле көннәрнең берсе. Шәхсән үземнең дә беренче тапкыр, чәчәк бәйләмнәре күтәреп мәктәпкә барганым истә. Күңелдә нык уелып кала торган мизгел ул.
Балалар сәламәт булып, әти-әниләрен сөендереп яхшы билгеләргә генә укысыннар! Киләчәгебез аларның кулында.

👍15🥰3👏1🎉1