Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1710 - Telegram Web
Telegram Web
Игенчеләребез бәйрәм, ял дип тормый уңыш өчен көрәшә. Шөкер, көннәр матур тора. Егетләребезгә хезмәтләре өчен рәхмәт! Булган уңышны түкми-чәчми җыеп алып, мул табыннар артында күрешергә язсын!
👍19🤗1
Республика көне уңаеннан көч сынашкан яшь футболчыларыбызны бүләкләдек бүген. Егетләр молодцы! Ә капканы саклаган кызыбызга аерым рәхмәт👍
👍9🔥6🤩1
Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
һәркем өчен дә кадерле, балачакның иң якты хатирәләрен яңарткан, күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе ул.
Бүгенге вәзгыять тәрбия эшенә дә яңача карауны, бу мәсьәләдә тагын да игътибарлырак булуны таләп итә. Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе булып тора. Илебезнең, милләтебезнең киләчәге алар кулында. Әлбәттә, әлеге тәрбия гаиләдән үк килергә тиеш. Бу юнәлештә укытучыларның һәм ата-аналарның бердәм булып эшләүләрен сорар идем.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар! Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар, зирәклек, ә укучыларга максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга сабырлык телим. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән сезне!
👍22🙏8🎉1
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Галимҗан улы белән махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның гаиләләрендә булып, Белем көне уңаеннан балаларны тәбрикләдек.
🙏9👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бер гасырдан артык тарихы булган беренче мәктәп быел укучыларны яңарып каршы алды.

Балаларга уңайлы, якты биналарда белем алырга мөмкинлек биргән Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улына ихластан рәхмәт!

Укучыларыбызга теләк бер генә - шушы матурлыкны саклап, кадерен белеп, яхшы билгеләргә генә укырга язсын.
👍20👏3💯1
Бүген күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, аларның сорау һәм мөрәҗәгатьләрен тыңладык.
Икенче квартал район үзәгендә үрнәк ишегалларының берсе. Дәүләт программасы нигезендә тулысы белән диярлек яңартылды ул. Республика хакимиятенә, Рәисебез Рөстәм Нургали улына рәхмәт. Болар барысы да аларның ярдәме белән эшләнде.
Биредә яшәүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Матурлыкны, чисталыкны саклап торалар. Йорт тирәләре гел чәчәктә.
👍10👌2
"Актаныш" агрофирмасында бүген Басу көне. Хуҗалыкта үрнәк алырлык алымнар күп. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә әйдәп баручы, даны еракларга таралган хуҗалыкларның берсе ул.
Агрофирма җитәкчесе Рамил Фидус улы һәр тармакта да икътисади якын килеп, җаен белеп эшли.
Бу уңышларның бәрәкәтен күрергә язсын!
👍16💯2🙏1
Бүген Актанышның 3 нче кварталында яшәүчеләр белән очраштык.
Бик бердәм, тырыш халык яши биредә. Йорт тирәләре, подъездларның чисталыгы сокландыра. Әлбәттә, сораулар бар. Әмма аларның барысы да хәл итәрлек.
👍9🔥1
2025/07/12 20:33:13
Back to Top
HTML Embed Code: