Кырларда хезмәт куйган егетләребез белән күрешеп хәл белешеп йөргән чак.
Урып-җыю ахырына якынлашып килә. Шөкер, көннәр дә матур тора. Булганны югалтуларсыз җыеп алырга язсын.

👍10🔥5👏2🙏2
Райондашларыбыз, Мари Суыксу авылы егете Абышев Богдан Марат улын һәм Иске Әлемдә туып үскән Миннахметов Марат Ришат улын, неонацизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләделәр.
Махсус хәрби операция башланган көннән алып алгы сызыкта булган яшь егетләребез алар. Аларның батырлыгы күпләргә үрнәк.
Ихластан котлыйбыз! Исән-сау булып, якыннары янына әйләнеп кайтырга язсын аларга!

👍17🙏6
Forwarded from Рустам Минниханов
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Церемония награждения государственными наградами Республики Татарстан военнослужащих полка 1231 прошла на передовой. Благодарю за мужество, отвагу и смелость!
Гордимся Вами, бойцы!
Һәр сугышчының Ватаныбызны һәм аның суверенитетын саклауга керткән өлеше бәяләп бетергесез! Чиксез рәхмәт!

👍12👏2🙏1
Актанышның 57 нче бистәсендә ясала башланган чаңгы трассасында булып, якын арада башкарасы эшләрне билгеләдек.
Биредә 1 800 метр озынлыкта чаңгы юлы булачак. Тиздән яктылык баганаларын урнаштыру планлаштырыла.
57 нче бистәдә 3 меңнән артык халык яши. Аларга чаңгыда яисә җәяү йөрергә яхшы урын булачак ул. Урман һавасы үзе ни тора.

👍15👏3
Махсус хәрби операциядә Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән, хәрби бурычларын намус белән үтәп командованиеның Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнгән Илдар Даутовның әти-әнисенә барып, хәл белешеп, дөрес тәрбия биреп, батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйтеп кайттык. Егетләребез исән-сау булсыннар. Дөньяларыбыз тынычланып, туган якларга кайтып күрешергә язсын!
👍12🙏5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Игенчеләребез бөртеклеләрдән быел 101 мең тоннадан артык уңыш җыеп алуга иреште. Механизаторларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 27 центнер бөртеклеләр җыеп алынды. Әле кукуруз басуларында эш кайный. Шөкер, көннәр уңай торганда җиңеп чыгарлар дип өметләнәм.
Авыр шартларда да, табигать сынауларына бирешми җир эшенә якын килеп, лаеклы уңыш җыеп алган игенчеләребезгә зур рәхмәт. Сезнең тырыш хезмәтегез аерым бер нәтиҗәлелек, җаваплылык таләп итә һәм иң олы хөрмәткә лаек. Актаныш районында икмәк кадерен һәрчак белеп яшиләр, җирдә эшли һәм аны ярата беләләр.
Актаныш игенчесе исеменә тап төшерми, кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле механизаторларыбыз, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Кадерле игенчеләребез! Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

👏13👍2🙏1
Татарстан Республикасы Диния нәзәрәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Әюпов Айрат Сабир улы белән очраштык бүген.
Райондагы дини тормыш буенча фикер алыштык. Бик эчтәлекле, файдалы сөйләшү булды. Айрат хәзрәткә төпле киңәшләре өчен ихластан рәхмәт.

🙏9👍3
Турнир ачу тантанасына махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез дә килде. Аларны күрү, алар белән аралашу үзе бер рәхәт.
Бүген без җылы өйләрдә, чиста урында ятып йоклыйбыз. Ә алар юеш, салкын землянкаларда яшәп, илебез тынычлыгы өчен көрәшә, көн саен үлем һәм яшәү арасында йөрергә мәҗбүрләр.
Болар барысы да безнең, сезнең бүгенге тыныч яшәешебез хакына. Аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү - безнең төп бурычыбыз. Шуңа да, битараф калмасак иде.
Район халкы һәрвакыт бер сулыш белән яшәде. Тиздән чираттагы гуманитар йөк туплап җибәреләчәк. Бердәм булып, бергә булып хәрәкәт иткәндә генә без җиңүгә ирешәчәкбез.

👍14💯2🙏1
Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм!
Тәрбияче - һөнәр генә түгел. Тәрбияче – югарыдан бирелгән сәләт ул. Бала күңелен, аның хис-кичерешләрен аңлый, тоя, сабый белән бергә гаҗәпләнә, сөенә белгәннәр генә тәрбияче булып эшли аладыр.
Сабыйларыбыз күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Эшеләрегез уң, тормышларыгыз мул, дөньялар имин, көннәр якты булсын! Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.

👏10🎉3👍1