30 сентября 2024 года Россия отмечает воссоединение с Донецкой и Луганской Народными Республиками, а также Запорожской и Херсонской областями. Этот день символизирует освобождение и восстановление справедливости для новых регионов.
Бу территорияләрдә яшәүчеләр үзләрен һәрвакыт Россиянең бер өлеше итеп кабул иттеләр, һәм аларның кире кайтуы тарихи гаделлекне торгызуга мөһим адым булып тора.

👍3🙏2
Сегодня один из знаменательных дней в истории нашей страны. В рамках урока «Разговоры о важном» встретился с учениками гимназии-интернат для одаренных детей и поговорили о значимости этого дня. Отрадно, что подрастающее поколение очень хорошо знает свою историю и разбирается в современной политике.
Бүген безнең егетләребез ЛНР һәм ДНР халкы белән иңгә-иң терәп неонацизмга каршы көрәшә. Сугышлар беркайчан да яхшылыкка илтми. Моны һәркем яхшы белә. Әмма бүгенге көрәш – ул илебезнең киләчәге, иминлеге өчен алып барыла. Һәркемнең дә теләге бер – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту.
Яңадан берләшү көне - юридик акт кына түгел, ул тыныч тормышка, үз мәдәниятен һәм телен саклап калуга омтылучы халыкларның бердәмлеге символы.

👍9💯1
Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Үзләренең гомерләрен районыбызны, авылларыбызны үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм.
Һәрберебезнең күршесендә, якында өлкән яшьтәге ялгыз абый-апалар яшидер. Аларга игътибар күрсәтеп, ярдәмләшеп яшик. Бәйрәм көнне генә түгел, бу изге гамәлләр ел дәвамында кабатлансын иде. Кайчак бер җылы сүз җанны эретеп, яшәргә көч һәм дәрт бирә.

🙏12👍2👏2💯2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ничә генә яшь булмасын, өлкәннәребез күңелләре белән 18дә. Тыңламас авылында яшәүче 83 яшьлек Фәйрүзә апа рәхәтлэндереп тальянда сыздырып уйный. Рәхмәт аңа! 👍
🔥11👍8💯2
Актаныш районы үсешенә һәм иминлегенә нигез салган мөхтәрәм өлкәннәребезне хөрмәтләдек бүген.
Күпләре бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, предприятиеләрдә, җәмәгать оешмаларында эшли, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без өлкәннәребезгә, фидакарь хезмәтләре өчен ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез.

👍10
Өлкәннәр көне уңаеннан район хакимиятендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне хөрмәтләдек.
Бер күрешеп, яшь чакларны искә төшереп алырга яхшы сәбәп булды ул. Районыбызның башка оешма-предприятияләре дә бу күркәм гадәтне дәвам итсеннәр иде.
Өлкәннәребезгә игътибар, бер җылы сүз җитә.

👍8🙏2
Бөек Ватан сугышы елларында Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мөхтәрәм ветераннарыбыз – Нурфика апаны, Тәфкил һәм Шаһтимер абыйны, тылда сугышның бар ачысын татыган, Җиңү өчен үз хәләл көчен керткән йөзяшәр Рәхилә һәм Рәшидә апаларны бәйрәм белән котладык. Бәйрәм уңаеннан Рәисебез Рөстәм Нургали улының, үзебезнең бүләкләрне тапшырдык.
Алдагы елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаячакбыз. Арабызда яшәгән сугыш ветераннарына да 100 яшь тулып килә. Сәламәт булып, Җиңү бәйрәмнәрен бергә каршыларга язсын.

👍13🔥3
Бүген районыбыз мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләдек.
Бүгенге вәзгыять тәрбия эшенә яңача карауны, бу мәсьәләдә тагын да игътибарлырак булуны таләп итә. Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе булып тора. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Мөгаллимнәребезне авыр вә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим. Бәйрәм белән!

👍12🔥1🥰1