tgoop.com/LandyshLife8/315
Last Update:
Дәрдемәнд – безнең милли шигъри мәдәниятнең иң истә кала торган, иң җете образ-истәлеге. Мин аның сагышлы образ-кыяфәтен үзенең туган җирендә җәйге болында, Җиргән елгасы ярында итеп күз алдына китерәм.
Шигърият белән табигать аерылгысыз. Алар икесе дә – стихия.
“Шаулый диңгез... Җил өрәдер...” – бу стихияләр бер-берсе белән кушылып китеп, яшәешебезгә дулкын-дулкын булып бәрә.
Дәрдемәнд “Кораб” шигырен давыллы, ярсу пейзажны сурәтләүдән башлый. Мондый пейзаж “куркыныч”, “ямьсез” эстетик категориясенә карый. Идеаль пейзаж “матурлык” категориясендә Илаһ образына ишарә итсә, ярсу пейзаж – киресенчә. 19 гасырның икенче яртысыннан башлап, ярсу пейзаж дөнья мәдәниятендә революцион-демократик шигърияттә иҗтимагый көрәшкә аллегория буларак еш кулланыла. Блок, Брюсов, Белый һ.б.
Дөнья болганган вакытта “җилкәнен киргән кораб” – шагыйрьнең киеренкелектә яшәүче милләте символы. Ул көндез дә, төнлә дә туктамыйча “юл бара”. Юл мотивы – язмыш мотивын гәүдәләндерә. “Юл бара ят ил карап” – Дәрдемәнд ул вакытта ук тамырлардан китүне, ят традицияләргә, ят мәдәнияткә йөз тотуны кисәткән.
Икенче куплетта Дәрдемәндә табигатьнең үзгәрүен сурәтли: “Чыкты җилләр, купты дулкын...” Шагыйрьләр табигатьтәге апокалипсисны, гадәттә, бетү дип кабул итми. Ул алар өчен яңадан туу өчен үлү циклының кабатлануы. Үзгәршеләрне гәүдәләндергә “җил” концептын шушы кыска гына шигырендә ул өч тапкыр куллана.
“Нинди упкын Тарта безне җан сорап?” дип, Дәрдемәнд эсхатологик миф кысаларында риторик сорау куя. Җан сорау – җан бирү – бетү дигән сүз. Без барган юл упкын түгелме дигән сорау бу, асылда. Ягъни үзгәрешләр вакытында дөрес юл сайларга кирәк, дип кисәтә Дәрдемәнд.
BY ЛандышLife
Share with your friend now:
tgoop.com/LandyshLife8/315