Бу көннәрдә югалып тордым. Аудиториядә чыгышлар алдыннан шулай фикерләрне туплап, эчке монологлар белән туенып йөри торган гадәтем бар. Болай да мәгълүмат какофониясендә тынлык тансыклый.
Сәгадәт Чагатайның Лена Гайнановага язган хаты: "Сөекле Лена ханым!
Хатыгызга күп рәхмәтләр, 27.3 тә язылган, 12.4 тарихында килде. Әтинең мирасы илә мәшгуль булуыгыз мине бик сөендерде. Моның өчен никадәр рәхмәт әйтсәм дә, аз калыр... Табигый, бу эш халкыбызның ярарына булыр. Сез сораган китапларның бер кыйсьме бар, боларны азлап-азлап фотокопияләрен чыгарып юлларбыз, хәзер болар кулымда юк, мин бик картаеп киткәнгә, берсенә сакларга биргән идем, ул Истанбулда. Иншалла, китаплар вә башка әврак (кәгазьләр) саглам торадыр... Алар белән Мәхмүд бәй мәшгуль булачак булды. Бер кыйсьме — Месid бәйгә дә сөйләдем — «юк»лар арасындагылар Варшавада банк кассасында калгандыр, бу арада без дә, әлбәттә, сугышның зарарларын күрдек. Ул Варшавадан качып чыкты, без дә Берлинда бик күп китап вә әврак калдырып китмәк мәҗбүриятендә калдык, алар бомбалар астында калып янды...
2 нөсхә «Идел-Урал»ның францучасын, «Көз» (копиясе) вә 1 нөсхә «Казан» мәҗмугасын бу хат белән сезгә күндерәм. «Тәүбәкәр кадин», урысчасы «Society fon central Asian Studies», № 14. Лондон, 1988 дә басылды, татарчасы юк, язылмады. «Юлсызлар» әсәрен 1918—1919 да Сибириядә «соң язган китабым» дип артист Абдулла Карыйга тәслим итеп китүен сөйләр иде, А.Карыйның вә йә Татар театрының көтепханәсе вә йә архивы бар исә, бәлки, табылыр... «Казан тарихы» Худяковтан тәрҗемә, аның әсәре түгел, сезнең өчен бер кыйммәте юк дип беләм, Төркия төрек-чәсендә, Тарих корымында, Анкара.
Хат белән күп нәрсә сөйләнә алмый. Бу эш бу! Зур көннәр эчендә бу кадәрене саклый белү дә бер казаныштыр. Ни коткарылса, ул коткарылыр, бик зур заман кичте. Сез эшегезгә дәвам итегез, бастырма эшене башлагыз. Сез Мәхмүд бәйгә мөрәҗәгать итегез. Китапларны алуыгыз хакында хәбәр алмыйча, башкаларын күндерә алмам, хәбәр бирүегезне үтенәм.
«Олуг Мөхәммәд» — кулъязма;
«Локман Хәким»нең урысча тәрҗемәсе бар, татарчасы юк;
Төрекчә «Өйгә таба».
Күп сәлам вә хөрмәтләр белән Сәгадәт Чагатай-Исхакый.
Мине сораганнарга да күп сәламнәр.
Анкара, 17.04, 1989.

Яңа ел алды ыгы-зыгысы башлана алмый тора әле. Әллә кар яумаганга, әллә... Менә шул "әллә"не могҗизаны сагыну дияр идем. Күңелнең бик тирән бер җирендә - австрияле Зигмунд бабай әйткән аң төпкелендә нәкъ менә могҗиза сагышы яши бугай. Юнг бабай өстәп куяр иде: коллектив аң төпкелендә... Югыйсә Яңа ел алдыннан кешелек мәҗүси бер халәттә яшәп алмас иде. Ләкин каян килгән соң адәм баласына бу могҗизаны сагыну хисе? Ул балаларда бигрәк тә сизелә: алар могҗизага берсүзсез ышана, аны көтә. Могҗизага ышануны, яши-яши, акыл хәтердән тырыша-тырыша сөртә бара. Ә менә аны сагыну хисе тирәндәрәк ята, аңа акылның теше үтми, күрәсең. Булмаган нәрсәне сагынмыйлар. Димәк, могҗиза да бар. Һәм әнә шуны сагынудан сәнгать әсәрләре туа. Чын мәгънәсендәге сәнгать әсәре, сәнгать туу акты - могҗиза мизгеле ул. #рефлексия
Forwarded from Казан утлары
Яңа исем проекты кысаларындагы мастер-классларыбызны дәвам итәбез! 📸
Бүгенге чыгарылышыбыз үзәгендә - язучы, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәровадан Шәриф Камалның «Буранда» хикәясенә анализ. Әлеге мастер-класста әсәрнең тематик юнәлеше, проблематикасы, сәнгатьле чаралары һ. б. турында cөйләшәбез. 💥
🔗 СЫЛТАМА: https://vk.com/kazan_utlari?w=wall-157469183_38406

Татар әдәбиятындагы психотиплар (шаяру):
Искәндәр (Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”) – супернарцисс
Мирвәли (А. Гыйләҗев “Өч аршын җир”) – эпилептоид
Әлмәндәр (Т. Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”) – циклоид
Нәҗип (Ф. Әмирхан “Нәҗип” хикәясе) – үз-үзенә ышанмаган нарцисс
Шәмси (Г.Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”) - астеник
Фәтхулла хәзрәт (Ф.Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт”) – шизоид

Бүген - Салих Сәйдәшевның туган көне. Еникинең "Гөләндәм туташ хатирәсе"ндәге Салихны искә төшереп алыйк әле: "Бу хәтле үк дулкынлануыма шул Салих дигән егетнең беренче карау белән күземә ташланган чибәрлеге генә сәбәп булды микәнни?.. алай дисәң, минем бит инде моңарчы да чибәр егетләрне күргәләгәнем бар иде, әмма аларның берсе дә мине бер үк вакытта каушап калырга да һәм ниндидер билгесез куаныч кичерергә мәҗбүр итмәде ич! Димәк, моның сере чибәрлектә генә түгел. Ә нәрсәдә соң?.. Бу хәлнең бөтен яшерен серләрен мин белмим, белмим... тик шуны гына беләм: чибәрлектән башка тагын... ничек кенә дип әйтергә? - сүзен таба алмыйм, Ходаем!.. Тукта, таптым шикелле: нәфислек! Әйе, әйе, нәфислек!.. Беләсезме, Салих әфәнденең бөтен кыяфәтеннән, торышыннан, хәтта сөйләшүеннән бик зат кешеләргә генә хас үзенә бер нәфислек сизелеп тора иде. Ул - нәфис кеше!.." Фотода Тинчурин театрында уйналган "Гөләндәм туташ хатирәсе" спектакле. Фото Тинчурин театрыннан.
"Тәкәллеф", "тәкәллефле", "тәкәллефсез" дигән сүзнең мәгънәсен, эчтәлеген уйлап йөрдем әле. Артыгы белән әдәпле, әдәп кагыйдәләрен төгәл үти торган кеше турында тәкәллефле диләр. Бу сүзнең килеп чыгышын Рифкать Әхмәтьяновның Этимологик сүзлегеннән тапмадым. Гарәп алынмасына охшаган. Русча "чопорный" сүзенә туры килә. Рус телендә бу сүз гади сөйләмнән кергән дигән фикер бар, һәм аның коннотациясе дә негатив төсмерле. Менә шунысы кызыклы да инде аның: тәкәллефле булу тәкәллефсезләрнең кытыгына тия. "Чопорность" инглизләрнең милли характер сыйфаты да. Фотода тәкәллефле булуның классик үрнәге- "Аббатство Даунтон" сериалыннан графиня Грэнтэм (Мэгги Смит).
«Бер көнне кичкә таба кайдандыр Төркиягә алып китәм дип, акча җыеп та, аны кайтарып бирмәүче карт хәзрәт каядыр узып барышлый безгә төште. Әти үзебезнең авыл мулласы белән ни сәбәпледер килешә алмагангамы, ничекме, аңа ара-тирә күрше авылның шушы карт мулласы сугылгалый торган иде. Әти мулланың теге вакытта акчаны изге юлга тоткан дип ышангандыр, күрәсең, ул ана караңгы чырай күрсәтмәде. Тик кунакны сыйларга берни дә булмавына борчылуы ачык сизелә иде. Хәзрәтнең атын тугарып, яхшы тарантасын лапаска кертеп куйганнан соң да кунакны өйгә дәшәргә ашыкмады. Әле генә баеган кояш ягына карап, гүя үзүзенә сөйләнгәндәй:
— Кая соң, кунакны ни белән сыйларга инде? Шәригать кояш баегач терлек суярга кушмый бит!— диде.
Әмма карт мулла алай ук дип уйламый икән.
— Мондый чакта, мосафир хөрмәтенә, шәригать рөхсәт итә, кем, Бәшир, итә, итә! Минем өйнең морҗасыннан чыккан төтен күренмиме? Күренми. Бәс, шулай булгач, мин инде мосафир исәпләнәм.
Әтинең моңа ышанасы килмәде.
— Ай-һай, хаталанасыз булыр, хәзрәт. Мин хәтерлим, кояш баеганнан соң суйган терлек хәрәм була дип язылган.
Мулла чалара башлаган сакалын сыйпаштырып хәтта көлеп куйды.
— Бәрәкалла, Бәшир, ышанмыйсыңмы?! Әстәгъфирулла диген! Безгә елына ничә тапкыр Корьән чыгарга туры килә!
-Алайса, хәзрәт, хәрәм булса, моның гөнаһы сезнең өскә төшәр!
— Гөнаһ булмас, кем, Бәшир. Инде була калса, Аллаһе тәбарәкә вә тәгаләнең рәхмәте зур, шәфкате диңгездәй киң.
Караңгы төшүгә карамастан, әти сарыкны суйды. Хәзрәтне ит белән дә сыйлады, һич караңгы чырай күрсәтмәде. Кунак хакы бар лабаса! Әмма иртәгесен озатканда әти карт мулланы гына түгел, өйдәгеләрне дә гаҗәпкә калдырды. Ул аның атын җигеп, тарантасына печән салды да саубуллашырга кулын сузды.
— Хуш. хәзрәт. — диде. — Моннан соң очрашмавыбыз хәерлерәк булыр. Минем рияланасым килми.
Карт мулланың гарьләнүдән иреннәре дерелдәп китте.
— Бәрәкалла, Бәшир! Син мине гаҗәпкә калдырдың. Ни сәбәп?!
Әти кулын аркасына куеп хәзрәткә таба иелде.
— Бер хата исәпкә алынмый дип әйтик. Бик тырышканда, ике хатаны да онытып була. Әмма ләкин синең ише карт хәзрәт күрә торып өч тапкыр хаталана икән, белмим, хәзрәт, моны инде шәригать кенә түгел, безнең ише надан мужик башы да сыйдырмый.
Хәзрәт кабаланып тарантасыннан ук төште.
— Хуш, хуш, ягыш, ничек инде ул? Нинди хаталар? Каян җыйдың аларны?
— Ниндиме? Менә шундый: Төркиягә күчәргә була дип, халык күңеленә тәшвиш салдың. Булмаслыгын белә торып, шуңа акча да жыйдың. Бер булды! Ул акчаны кайтарып бирмәдең. Ичмасам, нинди эшкә тотылуын да әйтмәдең. Ике булды! Кояш баеганнан соң терлек суярга фәтвә биреп хәрәм ит ашаттың. Өч булды! Хуш, хәзрәт. — Шундук ничектер йомшарып киткән сәер тавыш белән миңа дәште: — Ач капканы.
Шуннан соң әти бик каты рәнҗеп, бик яман хәтере калган сыман беркем белән дә сөйләшмичә йөрде». Г.Бәширов "Туган ягым - яшел бишек ".

Гомәр Бәшировның әлеге әсәреннән өзекне юкка гына китермәдем. Бервакыт К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасында Тинчуринны җәдитчелектә гаепләп, кадими муллаларны гел тискәре итеп күрсәтүен тәнкыйтьләү дулкыны булып алган иде. Миңа калса, Тинчурин да, Бәширов та җәдитчелек ноктасыннан торып кына тәнкыйтьләмәгәннәрдер. Гомумән, җәдитчелекне модерн идеологиясе белән генә бәйләп карау шулай ук модага иярү. Муллаларны мулла булган өчен түгел, язучылар биредә аларны "злоупотребление должностными полномочиями" (УК РФ ст.285) булган өчен ачулана. Дини дә түгел, милли дә түгел, ә социаль проблема буларак күтәрәләр алар бу теманы. Әлбәттә, 21 гасыр контекстында болар башкача кабул ителә, интерпретацияләнә ала. Ләкин әдәби барыш бар, фикер, хис эволюциясе бар. Һәр классик язучының үз чоры бар, ул чорның үз чире бар. Классиклар үз чорына хезмәт иткән. Язган икән, димәк, шулай кирәк булган.
Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
Дәрдемәнд — Татар китабы йортында.
Иртәгә, 11 декабрь, 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Сагышлы / Опечаленный» күргәзмәсе ачыла.
Закир Рәмиевнең шәхси әйберләре, кадерле ядкарьләр, шагыйрь кулы кагылган артефактлардан тупланган күргәзмә музейда 29 нчы гыйнварга кадәр эшләячәк.
Ачылу тантанасына керү ирекле, калган көннәрдә — музей билеты белән.
📆 11 декабрь, 14:00
📍 Островский урамы, 15
Иртәгә, 11 декабрь, 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Сагышлы / Опечаленный» күргәзмәсе ачыла.
Закир Рәмиевнең шәхси әйберләре, кадерле ядкарьләр, шагыйрь кулы кагылган артефактлардан тупланган күргәзмә музейда 29 нчы гыйнварга кадәр эшләячәк.
Ачылу тантанасына керү ирекле, калган көннәрдә — музей билеты белән.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Дәрдемәнд – безнең милли шигъри мәдәниятнең иң истә кала торган, иң җете образ-истәлеге. Мин аның сагышлы образ-кыяфәтен үзенең туган җирендә җәйге болында, Җиргән елгасы ярында итеп күз алдына китерәм.
Шигърият белән табигать аерылгысыз. Алар икесе дә – стихия.
“Шаулый диңгез... Җил өрәдер...” – бу стихияләр бер-берсе белән кушылып китеп, яшәешебезгә дулкын-дулкын булып бәрә.
Дәрдемәнд “Кораб” шигырен давыллы, ярсу пейзажны сурәтләүдән башлый. Мондый пейзаж “куркыныч”, “ямьсез” эстетик категориясенә карый. Идеаль пейзаж “матурлык” категориясендә Илаһ образына ишарә итсә, ярсу пейзаж – киресенчә. 19 гасырның икенче яртысыннан башлап, ярсу пейзаж дөнья мәдәниятендә революцион-демократик шигърияттә иҗтимагый көрәшкә аллегория буларак еш кулланыла. Блок, Брюсов, Белый һ.б.
Дөнья болганган вакытта “җилкәнен киргән кораб” – шагыйрьнең киеренкелектә яшәүче милләте символы. Ул көндез дә, төнлә дә туктамыйча “юл бара”. Юл мотивы – язмыш мотивын гәүдәләндерә. “Юл бара ят ил карап” – Дәрдемәнд ул вакытта ук тамырлардан китүне, ят традицияләргә, ят мәдәнияткә йөз тотуны кисәткән.
Икенче куплетта Дәрдемәндә табигатьнең үзгәрүен сурәтли: “Чыкты җилләр, купты дулкын...” Шагыйрьләр табигатьтәге апокалипсисны, гадәттә, бетү дип кабул итми. Ул алар өчен яңадан туу өчен үлү циклының кабатлануы. Үзгәршеләрне гәүдәләндергә “җил” концептын шушы кыска гына шигырендә ул өч тапкыр куллана.
“Нинди упкын Тарта безне җан сорап?” дип, Дәрдемәнд эсхатологик миф кысаларында риторик сорау куя. Җан сорау – җан бирү – бетү дигән сүз. Без барган юл упкын түгелме дигән сорау бу, асылда. Ягъни үзгәрешләр вакытында дөрес юл сайларга кирәк, дип кисәтә Дәрдемәнд.

Кичә Татар китабы йортында Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулуга багышланган "Сагышлы" дип аталган күргәзмә ачылды. Айдар Шәйхин, афәрин һәм рәхмәт! Ачылу тантанасын бик мәгънәле иткән өчен Луиза Янсуар, афәрин һәм рәхмәт! "Бәллү" шигыре белән тәмамлавың өчен аерым рәхмәт! Закир Рәмиевнең кабере дә билгесез заман бу. Тыныч йокла, Шагыйрь, дип, баш ияргә кабере дә юк. Бигиевның каберен Мисырдан эзләп таптылар, шөкер. Бәлки Рәмиевнеке дә табылыр? Ә күргәзмә Җылы, затлы, ихлас, зыялы. Барып карагыз: 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Фотода: Дәрдемәнд портреты. Айдар Хисамов эше.
Forwarded from Казан утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле! 🥇🔥
Конкурска эшләр 10 декабрьгә кадәр кабул ителде. Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгеләр (алфавит тәртибендә бирелә):
«Повесть» номинациясе
🏆Гөлнур Айзат (Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова). “Җиһаннур”.
🏆Гөлүсә Батталова. “Могҗиза”.
🏆Гөлинә Гыймадова. “Җилгә каршы”.
🏆Нәбирә Гыйматдинова. “Гөлханым турында хикәят”.
🏆Амур Хан (Амур Нур улы Фәләхов). “Бәхеткә биш адым”.
🏆Асия Юнысова. “Җиденче качу”.
🔗 СЫЛТАМА: https://kazanutlary.ru/news/oiasynda-ni-kursa-adabi-asarlar-baigese/oiasynda-ni-kursa-adabi-asarlar-baigesenen-inucelare-bilgele

Соңгы көннәрдә бер бик тә күңелле мәшәкать белән мәшгуль булдым. Тарихы озын. 2010 елдан ук башлана. Ул елны мин Уфадан Казанга кайттым. Ләкин Уфа белән аралар өзелмәде. Елдан-ел кабаттан ныгый бара. Соңгы 6 елда мин анда – Мәрьям Солтанова-Акчурина ис. клуб әгъзасы. Клуб җитәкчесе Нәфисә ханым Акчурина белән без аның концепциясен эшләгәндә, бер генә ниятне күздә тоттык: Мәрьям ханымның башкарган эшләрен дәвам иттерү. Зөһрә Гаспринская-Акчуринаның апасы Мәрьямнең Уфа губернасында кылган игелекле гамәлләре турында интернеттан укып белеп була, биредә сүз озайтмыйм. Мәгълүм гыйбарәдәгечә, традиция - ул көлгә табыну түгел, ә утны тере килеш буыннарга тапшыру. Мәгърифәт белән хәйриячелек утын, әлбәттә, заман таләпләренә туры китереп, дәвам иттерәсебез килде. Заман таләпләре гаҗәп ул: бүген татар теле һәм әдәбиятының, тарихының мәгариф системасындагы урыны түрдә түгел. Шуңа да аны башка формада җиткерү кирәклеген аңлый идек. Алар лекцияләр булып формалашты, классик әдәбиятны түгәрәкләнеп кычкырып уку кичәләре булып узды. Чиратта менә Хәйрия мәҗлесе. Ел саен Нәфисә ханым өендә клуб активы Яңа ел бәйрәменә җыела. Шунда аукцион оештырып, кергән сумманы Уфа "Нур" театрының балалар студиясенә тапшырырга булдык. Алу белән бирү бер түгел. Бирү күңеллерәк. Шәхсән, үзем бу аукцион дәвамлы булсын иде дә масштаблары тагын да киңәйсен иде дигән теләктә. Түбәндәге видеода - кичәдән күренешләр. Видео авторы - Ильдар абый Еникеев.
1893 елда Гаяз Исхакый Казанның Күл буе мәдрәсәсенә укырга килә дә анда "революция" ясый: ул мәдрәсәнең укыту эчтәлегеннән канәгать булмыйча, XIV гасыр Бохара галиме Сагдетдин әл-Тафтазаниның «Тәһзиб әл-мантыйк вә әл-каләм» дигән мантыйк һәм догматика дәреслеген, шулай ук тагын берничә дәреслекне мичкә яга. Шуннан соң шәкертләр госманлы һәм башка илләрнең нәфис әдәбияты белән активрак кызыксына, шулай ук К.Насыйриның да татар телендәге китапларын укый башлыйлар. Моңа кадәр Күл буе мәдрәсәсендә Казан муллалары тудырган җәмәгать фикере йогынтысында мескен һәм сәер кеше буларак кабул ителгән Насыйриның эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаша. #КаюмНасыйри200
Безнең өйдә чулпы бар иде. Ләйлинур әбинең кояш итәкле, алтын ука белән чигелгән бәрхет камзулы бар иде тагын. 90 нчы елларда "Әбиемнең сандык серләре" дигән әдәби-музыкаль кичәләр оештыра башладылар. Ул гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерү максатын күздә тота иде. Шунда күргәзмәләр дә була. Сандыкларда кадерләп сакланган ядкарьләр шулай итеп сәхнәгә менде. Һәм шулай йөри торгач, кайберләре юкка да чыкты. Чулпылар да. Бүген инде аларны эзләп табу мөмкин түгелдер. Шуңа да мин аларны кайтаруның башка юлын таптым. Бу картинаның авторы - Дания. Чулпының оригиналы ТР Милли музеенда саклана. Үзебезнекеләрнең бизәген хәтерләмим, кызганычка каршы.
Әдәбиятта прототиплар – бик кызыклы өлкә. Ул әдәбиятның миллилеген тәэмин итә торган бер фактор, минемчә. Әдәбияттагы милли характерларны нәкъ менә прототиплар тыгыз, җанлы образ итеп тудыра. Мин һәрвакыт татар кешеләрен күзәтеп, кем әйтмешли, мыегыма чорнап йөрим: үзенчәлекле холыклы берәр кеше белән танышсам, бу кайсы әсәрнең герое була алыр иде икән дип, аның образын тудырып карыйм. Антон Чехов иҗатында прототиплар бик таныла торган булган, диләр. хәтта кайчак реаль шәхесләр килеп, аның белән ызгышып та китә торган булганнар. Татар әдәбиятында исә Исхакый геройлары тормыштан. Ул – милли характерларның тулы бер галереясен биргән язучы. Мәсәлән, З.Мөхәммәтшин фикеренчә, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестеның төп герое Җәгъфәрнең прототибы – Каюм Насыйри. #КаюмНасыйри200