Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
Яңа ел белән!
Рәдиф Гаташ

Яңа ел җитте! Яңа ел!
Кышы, Язы, Җәе, Көзе –
Барысы белән дә яңа ул.
Ә иске ел ерак китте.
Киткән чакта елап китте.
– Ул соң ниләр алып китте,
Һәм ниләр калдырып китте?
– Фәндә, көндә яңалыклар,
Яңа бәхет, яңа йортлар,
Көне-төне янган утлар,
Гөлбакчалар, яңа җырлар
Китерде ул, һәрбер көне
Бизәп үтте туган илне –
Ил күгендә мәңге балкыр
Йолдызлар яндырып китте,
Нык сакларга кушып, безгә
Җирне, Кояшны, Дөньяны –
Барысын да калдырып китте...
Үзен генә алып китте,
Яңа ел! Яңа ел җитте!
Яңа елның иң кыска эш атнасын башладык. Бүген ул Фатих Кәримнең туган көне белән билгеләнә. "Ф. Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Бишбүләк районы Ает авылында туган..." дип сөйли башлыйлар иде аның турында. Фатих Кәрим – мулла Вәли улы. Әнисе бәетче, чичәнлеккә маһир була. Абыйсы Ярлы Кәрим тәхәллүсе белән билгеле. Фатих 9 яшендә ятим кала, балалар йортында үсә. Иҗатка иртә килә. Мулла гаиләсеннән булуы аңа югары уку йортларына керергә комачаулый. Ш ул барыбер иҗат итә. 1931–1941 елларда Казанда яши. "Азат хатын", "Атака" журналларында эшли. 1937 елда чик сакчылары турындагы "Аникин" поэмасы өчен кулга алынып, 10 елга хөкем ителә. 1941 елда тоткыннарны баржага төяп, диңгездә батырып үтерергә чыгарып җибәрләр. Ике кеше ярга йөзеп чыга. Берсе Фатих Кәрим була. Шуннан ул фронтка китә. Штрафбатка билгеләнә. 1945 елның 19 февралендә 36 яшендә Кенигсберг шәһәрендә вафат була. Фронтта 120 шигырь, 5 поэма, 2 повесть һәм бер пьеса яза. - Менә шундый фаҗигале язмыш "Илең турында уйла!" дип язган шагыйрьдә.
Фатих Кәримнең язмышында хәлиткеч рольне уйнаган "Аникин" поэмасы турында башлыча "Если в быту и в любви Аникин - обыкновенный человек, то в своем подвиге и в любви он вырастает в историческую личность. Таким образом, слияние личного и общественного начал порождает философскую концепцию человека иной эпохи" (Т.Галиуллин) кебек, ягъни поэтик анализ бирелә. Поэманың язылу тарихы нинди булды икән? Әсәрдә сүзнең Амур елгасы буендагы чикне саклаучылар турында баруы аңлашыла. Михаил Аникин белән Галим Ибраһимов исемле солдатлар булганмы? Фатих Кәрим ни өчен аларга поэма багышлаган? Аларның батырлыгы турында газеталарда язганнармы? Поэманың эпик башлангычы конкрет нинди вакыйга турында бәян итә? Мине поэмадагы "гаолян" сүзе сискәндерде. Гаолян - тарының кытайча атамасы, аны маньчжур яки кытай тарысы, диләр. Шушы сүзне укуга Нобель премиясе лауреаты Мо Янь һәм аның "Кызыл гаолян" китабы искә төште. "Эта книга призывает души героев и души невинно убиенных, что блуждают в моём родном краю по бескрайним гаоляновым полям. Я ваш недостойный потомок. Я хотел бы вырывать из своей груди замаринованное в соевом соусе сердце, разрезать его на куски, разложить в три миски и поставить на гаоляновых полях. Отведайте! Примите же моё подношение!" дип яза Мо Янь китабының керешенә. Бу китапта да ХХ гасырның 20-30 елларында кытай белән японнар арасындагы сугыш сурәтләнә. Тупас, аяусыз итеп бәян ителә. Шундый ук Аникиннар шуышып барган, канга манчылган гаолян кыры. Икенчесе. Фатих Кәрим поэмасына бала образын кертә. "Ант" шигырендәге кебек. Аның өчен Ватан ул - иренендә сөт тамчысы калган бала, сөйгән яр. Бары тик Ватан һәм анда калган бала хакына гына кан коюлар аклана ала дигән фикер. Башка сәбәп юк. "Аникин" 1936 елда языла. "Красный гаолян" - 1987 елда. Мо Янь үзен туган җирендәге бу канкоешларга лаек түгел бала-варис дип саный. Әллә кайдагы татар Фатих Кәрим бала хакына башын салган Аникин батырлыгын сурәтли... Бер галоян кыры, ике буын, ике заман, ике тарих, ике мәдәният...
Атаклы татар шагыйрәсе һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина вафат.

Нәҗибә Әхмәтнур кызы 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылында туа. Казан дәүләт университетында белем ала, Татарстан һәм Башкортстан мәктәпләрендә укыта, газета редакцияләрендә хезмәт куя, хәтта самосваллар җитештерү заводында да эшли.

1990 елдан Казанда яшәде, матбугатта эшләде һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнде.

Нәҗибә апаның иҗаты милләткә мәхәббәт белән сугарылган ялкынлы шигърият иде. Урыны оҗмахта булсын!

Шагыйрәнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Чын мәгънәсендә әйбәт проза әсәре ул өйгә кайткандагы кебек рәхәт тойгы бирә. Укыйсың-укыйсың, йөрәк ял итә, җан тынычлана, фикерләр тәртипкә салына, акыл утыра... #көнфикере
1922 елда Каюм Насыйриның вафатына 20 ел тулган көннәрдә, аның бер фотосы да булмавы ачыклана. Шуннан Госман Арслановка Насыйриның портретын ясарга заказ бирәләр. Портреттагы башын кыек салып утырган, ярлы гына киемле бер мулланы хәтерләткән кеше Каюм Насыйрига охшамаган була. Насыйри үз вакытында бик ыспай киенеп, шәһәр урамнарыннан зонт тотып, көяз кыяфәттә йөри торган булган. 1944 елда Мөхәммәт Гайнуллин Насыйриның 120 еллыгы тантаналарын үткәрү комиссиясе җитәкчесе буларак, Байназар Әлменевка аның портретын яңадан ясарга куша. Әлменев Насыйрига охшаган бер кешедән күчереп, портретын ясый. Аннан Кече Шырдан авылы кешеләренә күрсәтәләр. Төзәтүләр кертәләр. Шуннан портретны Насыйрины Казаннан туган авылына җигүле атта алып кайтып йөргән Г.Төхвәтуллин дигән кешегә күрсәтәләр. Ул шунда ук Насыйрины танып ала. Шулай итеп, ИЯЛИның гыйльми советы портретны рәсми рәвештә раслый. Әлменев әлеге сурәт нигезендә тагын берничә портрет эшли. #КаюмНасыйри200
Бүген туган көне булган Шиһабетдин Мәрҗанинең исә фотосы калган. Дөньяга карашы белән замандашларыннан күпкә аерылып торган дин галиме фото мәсьәләсендә дә новатор була. 1874 елда Мәрҗанигә Британия нәшриятыннан профессор Адамс мөрәҗәгать итеп, аннан инглиз телендәге бер энциклопедия өчен фотога төшүен сорый.Мәрҗани риза була. Татар дин әһелләреннән фото ясаткан беренче кеше була ул. Фотография Мәрҗанинең вафатыннан соң Төркиянең "Мәгълүмат" газетасында мәкаләдә басылып чыга. Шуннан Казанга кайта, биредә аны Локке фотоательесында күчереп бастыралар. Бакый Урманче 1968 елда шушы Мәрҗанинең сынын шушы фотодан ясый. Кабан күле ярындагы сынны Бакый Урманче эшеннән Казан рәссамы Рамин Нәфыйков күчереп эшли. #Мәрҗани
Татар әдәбияты белән кайсы әсәрләрдән таныша башларга?
Әдәбият – теге яки бу халыкның этик программасын ачык чагылдыра торган өлкә. Нәфис сүз сәнгате – халыкның әхлак кодексы ул. Шуңа да кайсы да булса халыкның милли үзенчәлекләре белән танышыйм дисәң, монда аның әдәбияты ярдәм итә ала.
ХХ гасыр татар әдәбияты белән танышу өчен ун классик автор:
1. Фатих Әмирхан “Хәят”
2. Дәрдемәнд шигырьләре
3. Гаяз Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”, “Остазбикә”
4. Шәриф Камал “Буранда”, “Уяну”, “Сулган гөл”, “Ата”
5. Фатих Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”
6. Хәсән Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?”
7. Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”, “Өч аршин җир”
8. Әмирхан Еники “Туган туфрак”, “Бала”, “Әйтелмәгән васыять”
9. Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”
10. Марсель Галиев “Рух”
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Фатих Әмирхан Хәятны романтикларча фәрештәгә тиңләп, яратып сурәтли. Безнең мәдәният тибында (Кол Галидән башлап) детерминизм принцибы буенча, Хәят – эчке һәм тышкы гүзәллек тәңгәллегенең тере гәүдәләнеше.
Әмирханның романтик героеның идиллик тормышына шәхес-җәмгыять каршылыгы килеп керә: Хәят бәхетсез мәхәббәткә дучар була.
Хәят – бәхетсез гашыйк архетибы. Хәят – корбан архетибы. Хәят – Персефона. Ә Персефона образы – романтикларның яраткан хатын-кыз геройлары. Фотода: Ф.Әмирханның 1968 елда рус телендә чыккан "Хәят китабының тышлыгы.
Зөлфәт
Йөрәк
Сайравына һушым китеп Тыңлап тордым мин иртән - Бу табигатьнең йөрәге Сандугач түгел микән?
Күкләргә ашты күңелем Шул моңнарга сарылып, Сайрап үлә сандугачлар, Йөрәкләре ярылып.
Йөрәккә кунган шикелле Сайрамачы, кит инде... Шушы сайрауларың белән Үтерәсең бит инде!
Каян килгән сиңа бу моң? - Томшыгың көмеш бугай, Томшыгың көмеш булмаса, Сайрамас идең болай!
Аңлар өчен ил шатлыгын, Кайгыларын, язмышын - Тик бер тапкыр тыңлау җитә Шул илнең сандугачын.
Табигать миңа сандугач Язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Сезнең өчен бу йөрәгем Арыганчыга кадәр, Ярылганчыга кадәр?!
1972
Зөфәр Бәширов фотосы.
Элек язучыларга
"Ул ашыймы икән? Йоклыймы икән?" диебрәк караганнар. Русча әйткәндә, как мы от этого пришли к этому 👇 Аптыраган... Мин хәзер Интертатта театрларның, мәгариф учреждениеләренең һ.б. оешмаларның утырышларыннан стенограммалар көтәм. https://intertat.tatar/news/yazucylar-premiya-bula-falan-xormatena-kul-kutarune-soryim-togan-xormatena-da-kutaregez-5870779
Язучы - бүгенге көндә иң якланмаган индивид. Ул хезмәт хакы алмый, язган әйбере өчен гонорар түләнми. Ә халыкның рухы сагында кем тора, дисәң, иң элек Язучыга төртеп күрсәтәчәкләр. Ул халкының, милләтенең рухи сәламәтлеге өчен җаваплы. Соңгы елларда язучыларны премияләр, грантлар, конкурслар белән өсләтәләр. Әнә шул калҗаларны ыргытканны "туры эфир"дан күрсәтеп, шоу да ясый башлаганнар икән инде. Премия акчалары сезнең балаларыгызның салым акчасыннан җыела, дисез. Сезнең салым акчаларыгыз тагын кая китә икән? Белешкәнегез юкмы алай-болай?!! Белешеп карагыз әле, киңәш итәм. Язучы нәфис сүз сәнгатенә хезмәт итә. Ул бу хезмәтен буш вакытында, гаиләсенә багышларга тиеш булган вакытны урлап башкара. Калган вакытында ул башка җирдә нәкъ шулай ук итеп салым түләп хезмәт куя. Башка сәнгать төре, мәсәлән, театрлар бюджетта утыра, алар спектакль уйнаган өчен хезмәт хакы ала. Ә язучыга сайлап кына бирелә торган премияләрне күпсенәләр... Язучыга нинди сүз дә бата, диләрдер инде... Их...
Хәтерлисезме, моннан ике-өч ай элек Рәдиф абый Гаташ газәлләр яза дигән идем. 100 газәл вәгъдә иткән иде. Менә алар - инде китам булып чыкты. Автограф язып, бүләк итеп тә китте. Карт Мәҗнүн дип куйды имзасын. Газәлләре шәп! Андагы мотивлар, миллилек - бу диван аерым фәнни хезмәткә лаек.
Бу көннәрдә нон-фикшн турында мәкалә язу белән мәшгуль булдым. Нон-фикшнның популярлыгының бер сәбәбе - нәфис әдәбият әсәрләренә кытлыкта икән. Шунда үзебезнең татар әдәбияты сатыла торган китап кибетенә күз салдым. Анда бөтенләй башка бер күренешкә игътибар иттем. Татар китаплары арасында классик әдәбият әсәрләре бик аз. Булганы да томлыклар составында. Мәсәлән, “Итил суы ака торур”, “Кубрат хан”, “Туган ягым - яшел бишек”, “Торналар төшкән җирдә” романнары, “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестьларын китап кибетләрендә сатып алып укып булмый. “Хәят” та, “Ул әле өйләнмәгән иде” дә юк... Китапханәләрдән генә табып була, димәк. Ничек уйлыйсыз: классик әдәбият сатуда даими булырга тиешме?
Китапханәләрдән генә табып була, димәк. Ничек уйлыйсыз: классик әдәбият сатуда даими булырга тиешме?
Anonymous Poll
95%
Әйе
5%
Юк
2025/02/04 09:11:34
Back to Top
HTML Embed Code: