Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
Бер танышым әти-әнисенә әттә белән нәнә дип эндәшә икән. Сокландым. 😍 Нинди матур сүзләр бит! Туган телебез нинди бай! 🔥

Ә сез әти-әниләрегезгә ничек эндәшәсез? Мин әткәй һәм әнкәй дия идем. Безнең якта (Әгерҗе районы) әтәй һәм әнәй дип тә әйтәләр.
Менә сиңа Кыш бабай... Кай арада хат барып җиткән, кай арада алып өлгергән. Чыршы төбенә Алиса-колонка калдырып киткән...

Ә хәзер сорау! Шуны кире алып китсен өчен, Кыш бабай исеменә жалобаны кая язасы ул?! Өйдә миннән дә остарак икенче хатын-кызның чирылдап сөйләшүе нервыга тия!

P. S. Җүнлерәк бүләкләр сорадыгызмы, ичмасам, сез? Балаларыгыз? Оныклар?
Хәзер ир-егетләребезгә 4 хатын алырга рөхсәт!

Хммм...
Хәерле төннәр булсын. Иртән яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын🤲
“ТНВ" каналында бик матур, эчтәлекле телемарафон бара. Карыйсызмы? Нинди генә үрнәк гаиләләр юк?! Дөньяда барыбер яхшылык һәм матурлык күбрәк! 🙏
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бөтен дөньяга билгеле сынчы – милләттәшебез Әлфиз Сабировның Казанда күргәзмәсе ачылды. Ул «ES_gallery» студиясендә (Островский урамы, 98 йорт) урын алган. «URMAN. Мифик җир» дип исемләнгән күргәзмә 10 февральгә кадәр эшли. Керү ирекле.

Журналыбызның киләсе саннарында Пермь краенда туып-үскән гади авыл егетенең уңыш сере турында тулырак язарбыз. Әлфизнең сыннары Лондон, Нью-Йорк, Дубай, Токио, Берлин шәһәрләрендә саклана.
Аждаһа елын озатып, Елан елын каршы алабыз. Бу елларда туучылар бармы монда? 💫
Forwarded from Чулпан Гали (Чулпан Галиахметова)
Калининград та, Сочи да, однозначно юк, диде халык. "Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең тапкыр ямьле вә хуш" дип, авылга китмәсәк, Тинчуринда кайсы спектакльгә барырга микән!?

"Беренче мәхәббәт"кә барасы килә. Исемле бигрәк ымсындыргыч🙈

🗓2 гыйнвар 12:00, 17:00
📍Кияү урлау
(Режиссер — Регина Саттарова)
Комедия

🗓3 гыйнвар 12:00, 17:00
ПРЕМЬЕРА
📍Туган-тумача
(Режиссер — Илгиз Зәйниев)
Мелодрама

🗓4 гыйнвар 12:00, 17:00
📍Яратам! Бетте-китте!
(Режиссер — Зөфәр Харисов)
Җырлы-биюле комедия

🗓5 гыйнвар 12:00, 17:00
📍Беренче мәхәббәт
Тылсымлы комедия

🗓6 гыйнвар 12:00, 17:00
📍Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр
(Режиссер — Резеда Гарипова)
Музыкаль комедия

🗓7 гыйнвар 12:00, 17:00
ПРЕМЬЕРА
📍Туган-тумача
(Режиссер — Илгиз Зәйниев)
Мелодрама

🗓8 гыйнвар 12:00, 17:00
ПРЕМЬЕРА
📍Хыялга бер адым
Режиссер — Туфан Имаметдинов
https://trt-tv.ru/2024/12/27/tatarstan-dulkynynda-27-12-24/

"Татарстан" радиосында Татар әниләре форумы буенча тулы репортаж эфирга чыкты. Күпме вакыт, көч кергәнен тапшыруны әзерләүчеләр генә белә. Рәхмәт, Дания Нәгыйм һәм радиода эшләүче башка хезмәткәрләргә! 🙏
Иптәш кызларымның: «Синең әтиең юк, шуңа күрә шулай дисең инде», дигән сүзләренә үртәлмәскә тырышсам да, үзем генә калгач түзә алмыйча елыйм. Күрә­сең, әнкәй дә күңел халәтен сизеп алган. Теләгемә каршы килмәде, чын чыршы кайтартты.

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/akiiati-balacak
Channel name was changed to «*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ»
Уңган киленнәр пилмәнне әллә кайчан кул белән ясап куйды инде. Бер 300 ыштук. Мин – уңмаган килен. Шуңа махсус әйбер белән 30ны гына ясыйм. 😁Килеп терәлгәч. 💃🏻

Сез пилмәнне ясыйсызмы, бөгәсезме, кысасызмы?

Кем ничә данә ясады? Кайсыгыз рекорд куя?
Яңа елның беренче ике көнен файдалы һәм күңелле итеп уздырыгыз!

1 гыйнвар
🔹09:00–23:00 — Черек күлдә «Гарри Поттер» киномарафоны.
🔹15:30 — Бауман янындагы сәгать янында «Елан Сәяхәте» дигән музыкаль фургон чыгышы.
🔹17:00 — «Казан» гаилә үзәге янында «Щелкунчик» спектакле һәм «Городские пижоны» кавер-төркеме чыгышы.
🔹18:00 — «Крылья Советов» паркында ретро Яңа ел.

2 гыйнвар
🔹09:00–23:00 — Черек күлдә «Хроники Нарнии» киномарафоны.
🔹15:00 — Салават Күпере паркында Vokrug урам театры гастрольләре.
🔹15:30 — «Мега» сәүдә үзәге янында «Елан Сәяхәте» музыкаль фургон чыгышы.
🔹17:00 — «Казан» гаилә үзәге янында «Бременские музыканты» спектакле һәм Scratch DJ School чыгышы.
🔹18:00 — Серов бульварында Vokrug урам театры гастрольләре.
🔹20:00–21:00 — Үзәк чыршыда аудиовизуаль инсталляция.
// Казан Мэриясе
Яңа елның 4⃣ көнен ничек уздырасыз? Салатлар ашалып беттеме инде? Нинди тәмлүшкәләр пешерәсез? Кайларга барасыз?

*Казанда буран. Артыгын теләп ташладым бугай...
Булдыра алганча ярдәм итик🤲
Forwarded from Чулпан Гали (Чулпан Галиахметова)
Илшат һәм аның әти-әнисе Земфира апа белән Хәким абый ачык, көр күңеле - шундый җылы рәхәт кешеләр!
"Могҗиза" мөмкинлекләре чикләнгән балалар студиясендә танышкан идек. Сәхнәдә гаиләләре белән чыгыш ясауларына мөкиббән киткән идем. Авыру бала белән шулай күңелле итеп яши белергә күпме рух ныклыгы, көрлек кирәк бит!

Искиткеч ягымлы гаилә, әлбәттә, җырлап кына яши алмый, авыру балалы гаиләдә тормыш мәшәкатьләре дә, чыгымнар да җитәрлек.

Илшатның йөзеннән елмаю китмәсен өчен изге җомга көннәрендә бераз ярдәм итикче: +7 917 918‑72‑61 - Земфира апа номеры.

Аллаһ кабул итеп, савап булсын.
2025/01/11 04:03:39
Back to Top
HTML Embed Code: