tgoop.com/bakchalar/2660
Create:
Last Update:
Last Update:
«Хәрефләр илендә» мультсериалының икенче сериясен тәкъдим итәбез. Исеме — «Койрыклар».
Бу юлы А белән Ә детективка әйләнәләр (сораучы булмаса да). Алар Җ-гә югалган койрыгын табарга булыша. Кем урлаган соң койрыкны?..
Әлеге сериядә балалар койрыклы хәрефләр белән танышачак: Җ, Щ, Ц һәм Ң. Ә тагын... яхшы, спойлер булмасын, үзегез карагыз.
Аерым әйтеп узарга кирәк: без сериалны дәвам итү өчен спонсорлар эзлибез. «Койрыклар» сериясе "Мәрҗани" фонды президенты Рөстәм Сөләйманов ярдәме белән эшләнде. Аңа зур рәхмәт белдерәбез һәм алдагы серияләргә иганәчеләр эзлибез. Бу мәсьәлә буенча: [email protected] яки [email protected] почтасына язарга мөмкин.
BY Бакча/Кашапов
Share with your friend now:
tgoop.com/bakchalar/2660
