Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
Бәхет турында язуы шундый авыр. (Көне буе июль санына бәхетле хатын турында язма яздым)Бәхет турында сөйләве дә авыр. Мактанчык дигән келәймә хәзер сугыла.

Зарланасың икән рәхәтләнеп тыңлыйлар. Жәлләп киңәшләр бирә башлыйлар. Кайгы-борчу уртаклашучылар табыла ул, менә кеше бәхетен күтәрү авыр. Бәхетне теләсә кем белән бүлешеп булмый...
Болай булса, башта проводный инетка күчәбез. Аннан телевизор да карарга мөмкинбез. Аннан инде газета-журналлар да укый башларга мөмкинбез...

"Интернетыгыз сүнсә, бернәрсәсез каласыз бит!": дөрес әйтәдер бәлки классиклар?
Казанда бар да стабиль: интернет юк🤦‍♀️
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Иң реаль сюжетлы, артык күпертеп уйналмаган пар -Динә белән Айвар линиясе "Ситсы туй"да. Бу юлы, хис кешесе буларак, Динәнең нигә хыянәт иткәнен аңлап кайттым🙈

Минем финансистның вердикты бер булды: общий инвестицияләре юк, за душой шаром покати, терять нечего, шуңа җиңел генә хыянәт итте.
Общий инвестицияләр- балаларны һәм фатирыбызны уйлап шөкер дип куйдым. Тыныч яшәргә буладыр😂🙈
Берәү Айдан тап эзләгән. Тапның кайда булуын Кояштан да сораган, Айның икенче ягын сез күрәсез, кайда ул тап дип, йолдызларны да аптыратып бетергән.

Син юри Айның таплы җирен каплап торасың дип, Болытка да бәйләнгән.
Күрә алмаган. Чөнки ул тап Айда булмаган.

Үз күңеленә сарган томан тирә-юньне тонык итеп күрсәтә башлаган, бары шул гына.
Чулпан Галиахметова белән сөйләшүдән соң туган притча.
Автор: Айсылу Галиева.
Шәп, әйеме?
Сабыр ирләр дә бар. Бар!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Әни, кара, без чүп үләненә генә санаган мең яфракның нинди төсләре бар😍 Срочно бакчада үстерергә боларны. Үзе бер клумба булып тора😊
Баста 29ы Казанда VK Festта чыгыш ясарга әзерләнеп Лужникида репетиция ясап йөри.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда яшьләр көне. Масштаблы итеп үткәрә белә инде республика: Россия буенча велоспорт чепионаты, шәһәрнең төрле мәйданнарында төрле чаралар. Иртәгә VKFest.
Бәйрәм-шәһәр!
26 июнь. Плащтан😂🤦‍♀️
Нинди картина күрдем бүген😍 (авторын эзләп карадым, тапмадым)
Амазон хуҗасы, җирдәге иң бай кешеләрнең берсе булган 61 яшьлек Безосның 55 яшьлек Лорен Санчес белән туен карыйм. Өч көн бара ул. Нәрсәмә хәҗәт инде, дим үземә. Мин кайда да, алар кайда. Ике галәм.
Әле генә аңлап бетердем нәрсәгә кызык булганын. Һаман да шул гап-гади кеше язмышлары инде:

-Безос 25 ел бергә яшәгән, стартабын башлаганда уң кулы, өч баласының әнисе булган хатыны өстеннән Лоренс белән йөри башлый һәм аны ташлый. Классика жанра инде бу.

-Лоренсның ире хатынын Безоска эшкә җибәрә. Гаиләгә күбрәк акча кайтсын дип кайгырткандыр инде, ә хатын тота да чыгып китә.

-Бу гашыйклар океан төбенә дә төшә, космоска да оча. Миндә бер сорау: алар хәзер нәрсә турында хыялланып яши икән? Хыяллануга барысы да каршыларына килеп баса торган катлам бит. Бераз жәл дә😂

Һәм иң кызыгы: дөньядагы иң бай кешеләрнең берсе яшь, чибәр ясалган курчакка түгел, ә 55 яшьлек ( ул да ясалган инде, әмма яше бар бит) хатынны сайлый. Димәк, акыллы иргә үзе белән бер булып сөйләшә торган тәҗрибәле һәм ниндидер супер-пупер энергетикалы хатын кирәк все таки, курчак түгел.
Мин күземне ертып эшкә килеп кенә утырдым. Авылда уже әни:
Отпускта мине нәрсә көткәнен чамаларга була🙈
Ил халкы үз парын бик еш эш урынында таба икән. Икенче урында – социаль челтәрләр, аннан соң: урам, уртак дуслар, вуз, мәктәп, кафе һәм рестораннар.

Мин Юнусовны интернеттан таптым. Ел ярым якты йөз күрсәтмәде, чукынчык. Беренче очрашуга килгәндә бер-беребез турында барысын да белә идек. Ел ярым буе аськада (бар иде шундый мессенджер) язышып, телефоннан сөйләшеп утыр әле менә.😂

Сез кайдан таптыгыз үзегезнекен?😉
Төреп алып, ямьсез итеп, салкын итеп...

Җәйге ләйсән яңгырлар балачак белән бергә калды что ли ул?!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бездә буласы эссе Европада адашкан.

Чехиядә 30 градуска чыдаша алмаган ак аюлар өчен тонналап боз ташыйлар икән.
Карап торырга рәхәт, име, шулай итеп җылы комда ауныйсы килә☺️
Казанда Ак барс Аренада үтәчәк Агутин концертына билетның 625 меңлеген алыйм микән, 500 меңлек тә ярап торыр микән?!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кемнең ничектер минем балачак җәе басу белән бәйле. Суган басуы белән. Шуңа хәзер дә суганны да, исен дә яратмыйм.

Әни сыер саварга чыкканда клубтан кайтып керәсең, өч сәгатьтән соң сине беспощадно уяталар: басуга!

Күзеңне ертып торасың да, кәтмәнеңне иңеңә салып тәпилисең. Эшнең рәте шул төсле генә булгандыр инде (колхоз басуы бит!). Әни игълан иткән "перекур"да дус кызлар белән очрашып, төнлә булган хәлләрне обсуждать итәргә басу буйлап күрше "алга" йөгерәсең.

Бөтен кеше басуда! Аерылып калу рәхәт түгел иде инде. Әле әбиләренең басуда өлеше булмаган кызлар башкаларга ияреп, "ярдәм итәргә" бара, чөнки басуда күңелле. Басуда егетләр күзләү дә бер без дә генә булмаган икән үзе. Айгөл, әнә, басуны вапше подиум белән чагыштыра әле😂😂 ( аудионы тыңлыйсы)
Шулай да, басулы балачакка кире кайтмас идем🙈

Хәзерге балаларны таң тишегеннән басуга илтеп куйсаң нәмәшләп бетәрләр иде микән ул?🙈
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кабан күле буендагы яңа Камалның амфитеатрында парк һәм скверлар дирекциясе үткәргән туса бу. Malsi Music һәм аның дуслары. Шәп туса! Татарча. Заманча.

Һәм ул одноразовый гына булырга тиеш түгел. Даими булсын.
Татар яшьләре җыела торган урын да юк бит инде уйлап карасаң. Без студент чакта хәзер исемен телгә алырга ярамый торган оешма татар яшьләрен җыя иде. Хөкүмәт йорты каршындагы скверга чыгып рәхәтләнеп татар биюләре бии идек. НКЦда татарча дискотека була иде пәнҗешәмбе саен, аннан УНИКСта татарча дискотекалар оештырылды. Кызык иде. Аралаштык. Таныштык.

Хәзер әллә мин картаеп күрмим, ишетмим, андый татарча тусалар дами булып тормый. Ярый Ильяс Гаффаров бар. Аның лейблы концертлар, фатирниклар оештыра.

Ачык һавада менә мондый чаралар яшьләргә, татар яшьләренә бик кирәк. Беренчедән, һава, икенчедән, социум һәм аралашу. Ә тере аралашу -бүген кытлыкка әйләнеп бара. Өченчедән - милләтне саклауның бер ысулы.
Казанның карап һәм иснәп туеп булмаслык (Фукс бакчасында нинди генә хуш исле үләннәр үсми!) урыны бу😍
2025/07/05 04:41:15
Back to Top
HTML Embed Code: