Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
120 - Telegram Web
Telegram Web
"Соңгы җырым булып калырсың..."

Сиңа булган хисләремне җыеп,
Чираттагы җырым багышладым.
Йөрәгемдә янган мәхәббәтне -
Ялкынлы газапны шуңа салдым.

Синең күзләреңә һәм үзеңә атап,
Бер җыр яздым: иң-иң моңлысын.
Хәтеремдә мәңгегә уелып,
Соңгы җырым булып калырсың!

Күзләреңә гашыйк булган мәлдән
Күңелемдә шаулый моң диңгезе.
Җитәр! Мең кат яраланган йөрәгем
Киләчәкне тели синсезен!

Синең күзләреңә һәм үзеңә атап,
Бер җыр яздым: иң-иң моңлысын.
Хәтеремдә мәңгегә уелып,
Соңгы җырым булып калырсың!

Сине гомерлеккә онытырга теләп,
Сызып ташлыйсым килә хәтердән.
Тик булдыра алмыйм. Аңлавымча,
Йөрәктә яшәрсең мәңгегә.

Синең күзләреңә һәм үзеңә атап,
Бер җыр яздым: иң-иң моңлысын.
Хәтеремдә мәңгегә уелып,
Соңгы җырым булып калырсың!

©Ильяс Фархуллин
7🥰1
"Эзең калган сукмак"

Эзең калган сукмакларны урап йөрим -
Бәхетле мизгелләр, хәтирә.
Күпме генә онытырга теләсәм дә,
Синле вакыт көн дә төшкә керә:

Урам буйлап, талгын гына басып,
Йомшак кына атлап йөрүләрең,
Бар дөньяны нурга, ямьгә күмеп,
Чын ихластан елмаю, көлүләрең.

Мәңге онытмамын: кояш яктысында
Ялтыраган алсу йөзләреңне,
Һәр караштан үзенә гашыйк иткән
Галәм тулы серле күзләреңне.
...
Эзең, шәүләң һәм... үзең калган
Сукмакларны көн дә урап йөрим.
Акылдан язган тиле кеше сыман
Янымда булмаган сиңа нидер сөйлим...

©Ильяс Фархуллин
6🥰1
"Зинһар, җибәр мине..."

Зинһар, җибәр мине... Минут саен,
Уйларыма кереп, саташтырма.
Хәтирәләрне гел-гел искә алып,
Үткәннәрдә мине адаштырма.

Зинһар, җибәр мине... Бар җиһаннан
Назлы тавышыңны ишеттермә.
Онытып кына бетә язган мәлдә,
Кабат искә төшеп, интектермә.

Зинһар, җибәр мине... Күңелемне
Исемең ишеткән саен биләп алма.
Синсез тормышка ияләнеп барган
Йөрәгемә янә яра салма.

Зинһар, җибәр мине...

©Ильяс Фархуллин
6🥰4👍1
"Нишләр идең?"

"Нишләр идең, - диеп сорасалар, -
Әгәр кайтсаң сабый чагыңа?"
Җавабым шул: кереп сыеныр идем
Әткәй белән әнкәй кочагына!

"Нишләр идең, - диеп сорасалар, -
Әгәр кайтсаң үсмер чагыңа?"
Җавабым шул: йөрәгем хисләрен
Сөйләр идем сөйгән ярыма!

"Нишләр идең, - диеп сорасалар, -
Әгәр кайтсаң өлкән чагыңа?"
Җавабым шул: җырлар язар идем
Мин багышлап туган ягыма!

"Нишләр идең, - диеп сорасалар, -
Кайта алсаң бәхетле чагыңа?"
Җавабым шул: сөенеп яшәр идем
Әткәй - әнкәй, сөйгәнем янында,
Газиз булган туган ягымда!

©Ильяс Фархуллин
10🥰1
"Табалмамын"

Нур бөркелгән ихлас карашыңны
Күргән саен күрәсе килә тагын.
Гомерем буе эзләнеп йөрсәм дә,
Синдәй гүзәл затны табалмамын.

©Ильяс Фархуллин
6🥰1
"Абый кеше!"

Абый кеше - бер карашы белән
Күңел халәтеңне аңлаучы,
Күпме генә үсеп, буй җитсәң дә,
Сине бер сабыйга санаучы!

Абый кеше - кырыс карашы белән
Гамәлләрең өчен ачуланучы,
Күңелеңдә яшәгән хыялларга
Ышаныч һәм өмет салучы!

Абый кеше - килгән сынауларда
Иң беренче кулын сузучы,
Тормыш сукмагыннан, сабый чактагыдай,
Янда терәк булып баручы!

Абый кеше - ихластан яратып,
Сәерлекләреңнән көлүче,
Нинди генә булуыңа карамастан,
Сине кайгыртучы, сөюче!

Гомер буена терәк якын кеше -
Абый кеше!

©Ильяс Фархуллин

Бертуган Илназ абыемның армиядән кайту мизгелләре. Ниһаять, ике ел гомер узганнан соң (2021 нче елның июлендә, хәрби хезмәтемне бетереп кайтырыма
2 көн калгач, бертуган абыем армия сафларына алынды), гаиләбез тулы составында күрешәчәк🤍
8👍2🥰1
"...күзләре яшьләнә..."

Урам уртасында ата һәм бала.
Баланың күзләре яшьләнә,
Сөенечтән түгел, көенечтән:
Әтисен сугышка җибәрә.

Мөлдерәмә күзләрен югарыга төбәп,
(Әтисен сугышка җибәрмәскә теләп,)
Кычкыра - кычкыра сорый:
"Әткәй, синсез миңа нишләргә?!
Нигә язмыш безне шулай аера?!
Безгә яшәргә дә яшәргә!"

Бу сүзләрдән тәмам күңеле тулып,
Газиз баласын куенына кысып,
Аннан мөлдерәмә күзләрен яшерә...

...баласын ятимлеккә калдыручы
Ир-атның күзләре яшьләнә,
Әтисен мәңгелеккә озатучы
Баланың күзләре яшьләнә...

©Ильяс Фархуллин
4👍3🥰1
"Очалмыйм..."

Очалмыйм... Ике як канатым
Тимер чылбыр белән бәйләнгән.
Бу дөньяның пычрак тузаныннан
Күзләрем күрмәскә әйләнгән.
Адәмнәрнең ялган сүзләренә
Башым күтәрелмәс булып иелгән -
Горур башлар күтәрелмәсен дип,
Башыбызга чылбыр кидерелгән.

Очалмыйм... һәм бу дөньяны
Җаным, тәнем белән күрәлмыйм!
Кешеләрдән, аларның пычрагыннан,
Бу дөньяның мәгънәсезлегеннән
Читлекнең эченә качамын...
Һәм шунда ялгызым шашамын.

Ышанмыйм! Үзем дә мин моңа ышанмыйм!
Ник дисәң, төшемдә мин көн дә очамын!
Горур башым югары күтәреп,
Канатларым белән җилпи-җилпи
Якты киләчәккә талпынамын!
Дөньяның бар җирен кочамын!

...тик хәзерге мизгелдә очалмыйм...

©Ильяс Фархуллин
🔥6👍1🥰1
"Мәңгелеккә ахры исергән..."

Синең янда беренче сулышым...
Айлы күкне чагылдырган хушбуй исе.
Мине гашыйк иткән шул исеңнән
Күпме вакыт инде аңга килмим -
Мәңгелеккә ахры исергән.

Күзләребез кисешкән беренче мизгелем...
Кояшның җылысы, ай яктысы һәм
Серлелеге сыйган шул карашка
(Мин - тиле бер гашыйк!) кереп китеп,
Мәңгелеккә ахры адашкан.

Кулларың җылысын беренче тоюым...
Хисләр гүя диңгез дулкыннары -
Бәрелә-бәрелә уйный күңелдә.
Сиңа карата туган мәхәббәт хисеннән,
Шул мәхәббәт хисенең көченнән мин
Мәңгелеккә ахры тилергән.

...карашыңнан, исеңнән, үзеңнән
мин инде мәңгелеккә исергән...

©Ильяс Фархуллин
9🔥2🥰1
"Күренмәслек челтәр арада"

Ә мин гел сиңа таба киләм:
Иртәсен, көндезен һәм кояш батканда.
Ашкына-ашкына җиттем дигәч кенә,
Калган бер адымны атлый алмыйм -
Күренмәслек челтәр арада.

Челтәрнең теге ягына багам да,
Күзләреңә текәлеп карап торам:
Ниндидер бер моңсулык тулы
Ачы сагыш күренә аларда...

Шәүләң әкрен генә юкка чыга,
Әйтерсең лә икебез томанда.
Кулларыңнан кысып тотар идем,
Кочагыма мәңгегә алыр идем -
Күренмәслек челтәр арада.

©Ильяс Фархуллин
6🥰1
"ЧЫН КЕШЕ"

Бу тормышта күп төрле йөзләр бар:
Кемдер, гомер буе битлек киеп,
Синең "дустың" булып яшәүче,
Янәшәңнән киткәч, башкаларга
"Яхшылыкларыңны" чәйнәүче.

Кемдер үзенә кирәк чакта гына
"Дустым, нихәл?", - диеп эндәшүче,
Әгәр аңа киңәш сорап килсәң,
Сине өч хәрефкә җибәрүче.

Кемдер сиңа ярдәм кулы сузып,
Шуны хәтерендә саклаучы,
Аннан адым саен: "Мин булыштым аңа!
Мин күтәрдем!", - диеп мактанучы.

Ә кемдер бу тормыш юлыннан
Сиздермичә генә баручы:
Эшләгән изгелекләрен, гамәлләрен
Әйтми генә суга салучы.

Андыйлар аерылмый, күзгә дә ташланмый,
Тик аларның гамәле һәм эше
Галәм хәтерендә мәңгегә саклана.
Менә болары инде ЧЫН КЕШЕ!

©Ильяс Фархуллин
4🥰1👏1
"Сиңа атап шигырь дә язмадым"

Сиңа гашыйк булган мәлдән бирле
Иртәсен, көндезен һәм айлы төннәрен
Бу галәмнең һәрбер кисәгеннән
Синең карашыңны эзләдем

Һәм таптым! Сөенеч хисеннән
Танымаслык булып үзгәрдем:
Бу галәмнең матурлыгына - сиңа
Гашыйк булганымны сизмәдем.

Сиңа гашыйк булган мәлдән бирле
Киләчәккә өмет белән яндым.
Быелгы хуш исле язларның
Соңгысы буласын белмәдем.
...сиңа атап шигырь дә язмадым...

©Ильяс Фархуллин
6👍1🥰1
"Сукбай эт"

Урам читендә бер сукбай эт ята:
Кыйналган, каналган... алданган,
Тик нигәдер бүгенге көнгәчә
Ходай тарафыннан сакланган.

Адәмнәр кулыннан кыерсытылган,
Язмыш тарафыннан рәнҗетелгән,
Көндәлек кыйналуга чыдый алмый,
(Минем кебек) шушы сукбай этем
Баш күтәрмәс хәлгә җителгән,

Тик ул исән, селкенми... тик исән.
Мөлдерәмә тулы күзләрендә
Өмет чаткысы әле сүнмәгән,
Шушы дөньяның үзгәрүенә
Өмет-хыяллары өзелмәгән.

Сукбай этем белән без бер хәлдә:
Кыйналган, каналган... алданган,
Тик этемнән аермалы буларак,
Минем мөлдерәмә тулы күзләремдә
Өмет чаткысы гына калмаган...

©Ильяс Фархуллин
3👏1😢1🕊1
"...нчы шигырем багышлыйм"

Ай нурында бүген төн йокламый
Тагын сиңа шигырь багышлыйм.
Бәлки шатлык хисе сугарылган булыр,
Бәлки булыр ачы сагышлы.

Бәлки мин әлеге шигыремә
Ихлас мәхәббәтемне салырмын,
Ә бәлки үземне синең кебек затка
Лаек түгелмен дип санармын
Һәм шигыремне утка салырмын...

Бәлки шигыремне кабул иткәч,
Ачуыңнан ертып ташларсың.
Бәлки шигыремне истәлек итеп,
Озак-озак еллар сакларсың.

Сүнеп барган лампа яктысында
Янә ялгыз таңым каршылыйм.
Йөзенче, меңенче төнемне йокламый
Сиңа ...нчы шигырем багышлыйм.

©Ильяс Фархуллин
8🔥1🥰1
"Туган җир"

Һәрбер учы кадерле туфрагыннан
Мин беренче мәртәбә тәпи киткән,
Еллар дәверендә һәр адымымны
Уйламаслык югары үрләргә илткән -
Туган җир!

Аваз салган газиз нигеземдә
Әнкәм сөте иренемә тигән,
Туганнан бүгенге көнгәчә
Әткәмнең карашы үстергән -
Туган җир!

Матур табигате, гүзәллеге белән
Мәңгелеккә йөрәгемә үтеп кергән,
Бу дөньяның һәрбер җан иясен
Яратуны каныма сеңдергән -
Туган җир!

Аваз салган көннән бүгенгәчә
Газиз улын - мине саклап йөрткән,
Тормыш җилләренә сыгылмаслык
Бу дөньяда мине чын кеше иткән -
Туган җир!

©Ильяс Фархуллин
4🥰1
"Бер тамчы күз яшем калмады..."

Чәчкәләр киселә, таптала, юк була,
Чәчкәләр өзелә тамырдан.
Ни рәхәтлек ала өздертүче затлар
Чәчкәләрнең аккан каныннан?!

Белмим... һәм шушы затларны
Мин мәңгегә аңлый алмамын.
Бер Ходайга билгеле: каргыш булып,
(Чәчкәләрнең үлеменә каршы)
Күпме ачы күз яше тамганы.

Мин үзем дә - чәчәк. Көн дә елый-елый
Шул дус чәчкәләремне юксынам,
Тормышны күрмәгән ялкынлы күзләрен
Һәм үзләрен өзелеп сагынам.
...
Өзелгән чәчкәләр, киселгән чәчкәләр...
Шул дус чәчкәләремне искә ала-ала
Нигәдер күз яшем канланды.
Әллә соң күземнән төшәрдәй
Бер тамчы күз яшем калмады?

©Ильяс Фархуллин
2👍1🥰1😢1
"Рәхмәт сиңа!"

Рәхмәт сиңа! Күз карашың белән
Аклык-пакълык, сафлык сипкәнеңә,
Көтмәгәндә тормышыма кереп,
Дөньям астын-өскә әйләндергәнеңә!

Рәхмәт сиңа! Сусаган җанымның
Һәрбер кылын биләп алганыңа,
Кеше күрмәс йөрәгем түренә
Саф мәхәббәт хисен салганыңа!

Рәхмәт сиңа! Ике як иңемә
Хыял канатлары куйганыңа,
Дөнья аяк чалган мизгелләрдә
Һәрчак нечкә кулың сузганыңа!
Янда терәк булып торганыңа!

Рәхмәт сиңа! Елмаюың белән
Бар җиһанны нурландырганыңа!
Гомеремнең соңгы мизгеленә кадәр
Рәхмәтлемен сиңа... булганыңа!

©Ильяс Фархуллин
🥰52
"Яшә!"

Яшә! Бүген кулларыңа иң зур
Бәхет кергән төсле шатланып.
Яшә! Һаваларны гизгән
Ирекле кошлардай очынып.

Яшә! Һәрбер үткән якты мизгелеңә,
Аткан таңнарыңа куанып.
Яшә! Йөрәгеңдә ялкынланган
Саф мәхәббәт утында янып.

Яшә! Шул ялкынның җылысыннан
Курыкмыйча, шашып сөешеп.
Яшә! Тормышыңның төрле чакларында
Моңсуланмый, түкми күз яшен.

Яшә! Авырлыклар, кайгы - хәсрәт килеп
Тез астыңа сукса, сыгылмый.
Яшә! Күкне каплап алган болытлар артында
Нурлы кояш барын онытмый.

Яшә! Эчеңдә саклаган рәнҗүләрне,
Үпкәләрне күңелеңнән сызып.
Яшә кеше булып, горур атлап,
Шул вакытта гына яшәү кызык.

©Ильяс Фархуллин
🔥94🥰2👍1
"Әйтче, зинһар!"

Әйтче, зинһар! Нигә йөрәгемдә
Мәхәббәт очкыны кабыздың?
Очкын ялкынлана башлагач кына,
Пар канатсыз, ялгыз калдырдың...

Әйтче, зинһар! Нигә күңелемнең
Кылларында йомшак уйнадың?
Өзелеп сөйдем, тик син генә никтер
Йөрәгеңдә урын тапмадың.

Әйтче, зинһар!
Сиңа булган ихлас хисләремне
Кайларга тиешмен күмәргә?
Сиңа багышланган шигырь юлларымны
Хәзер кемгә карап сөйләргә?

Әйтче, зинһар!
Парлап йөргән сукмаклардан
Ничек хәзер ялгыз үтәргә?
Ялгыш кына күрешкән мизгелдә дә
Күрмәмешкә салышып китәргә?

Әйтче, зинһар!
Күктә балкып янган йолдызларда
Ничек күзләреңне күрмәскә?
Йөрәгемнән бөтенләй сызып ташлап,
Ничек синсезлекне сизмәскә?

©Ильяс Фархуллин
12🥰2
"Ак чәчкәләр"

Ак чәчкәләр бүләк итәм сиңа.
Аңлатырлар мәхәббәтемне,
Сиңа булган олы хөрмәтемне,
Саф ярату, ихлас хисемне.

Алар әйтер: "Гүзәллегең күрер өчен
Җир йөзендә ата алсу таңнар,
Сиңа кушылып сайрый очар кошлар,
Синең өчен балкый йолдызлар!"
...
Җир йөзендә синең караштан да
Нурлырагы югын мин беләм.
Сиңа булган олы хөрмәтемне,
Җан җылымны, мәхәббәтемне
Ак чәчкәләр аша җиткерәм!

Саф ярату, ихлас хисләремне
Шушы шигырем аша җиткерәм!

©Ильяс Фархуллин
4👍4🥰1
2025/07/13 18:28:14
Back to Top
HTML Embed Code: