Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
237 - Telegram Web
Telegram Web
Сиңа таба атларга курыктым.
Икебез арасы өч адым булса да,
минем өчен ул - үтәлмас упкын (!),

ә сиңа...
ә сиңа - нибары өч адымлык ара.

©Ильяс Фархуллин
💔9
Тем взглядом, которым смотрел на тебя,
На других никогда не посмотрю!
В твоих глазах вопрос: "Почему?"
Ответ прост:

"Я всё ещё лишь одну люблю..."

©Ильяс Фархуллин
6🥰4❤‍🔥1
Файдаң чыккач кына эндәшсәләр,
ә эндәшкәч, бер рәхмәт тә әйтмәсәләр,
сиңа карап, сине күрмәсәләр,
шәхесеңне хөрмәт итә белмәсәләр,

гарьләнергә хакы бармы күңелемнең?!

©Ильяс Фархуллин
8💔4
Миңа төбәлгән бу серле карашың
Кышкы төннәрдән дә салкынрак...
Ни булды?! Нәрсәдән күзләрең карасы
Бер башканы күрә якынрак?!

©Ильяс Фархуллин
💔63
"Сиңа булган ярату хисемне -
йөрәгем түрендә,
ә онытылмас күзләрең карасын
бик озак саклармын хәтердә!" -
дидең дә, атладың еракка...
Син киттең еракка мәңгегә?!

...еллар үткәч...

Урам уртасында таныш шәүлә.
Ни сизәм?! Берничә ел элек янган
яратулы караш! Шул ук караш
миңа төбәлеп тора... хәзер дә!

©Ильяс Фархуллин
11
Сынадыгыз. Кулландыгыз. Таптадыгыз...
Күрмәгәне калмады йөрәкнең!
Мәңге төзәлмәс яралы йөрәк белән
бу дөньяда яшәвем кирәкме?

Йә, әйтегез, кемгә кирәк
бу мәңге төзәлмәс йөрәк?!

Кададыгыз. Канаттыгыз. Төкердегез...
Ә йөрәк барысына чыдады.
Тик шушы йөрәктә сыгып та табылмас
бер тамчы ярату калмады...

Йә, әйтегез, кемгә кирәк
ярату калмаган йөрәк?!

Уйнадыгыз. Бәлки яраттыгыз... җитәр!
Яраланмаган урыны бармы? - Сирәк...
Бер нәрсәне телим һәм үтенәм:

зинһар, башка кагылмагыз!

Мең кат ямау салынган бу йөрәк
минем үземә... тик үземә кирәк!

©Ильяс Фархуллин
💔16👍2🕊2
Караңгы һәм шыксыз күңелем түренә
мәңге сүнмәс бер якты нур -
карашың керттем әле...

Шул карашың беренче тойган көнем -
күңелемнең мәңгегә
гашыйк булган мәле...

©Ильяс Фархуллин
9
Сиңа атап соңгы шигырем язам...
Лампа яктысында, таушалган кәгазьгә
күз яшьләрем сүзләр булып бүтән таммас!
Башкалары сыман - күз яше сеңдергән
бу шигырь дә сиңа җитә алмас?

Җитә алмас... дөрләп янар!
Сиңа булган мәхәббәтемне дә
әгәр шигырь сыман утка салсам?
Исемеңне йөрәгемнән сызып,
мин мәңгегә хәтеремнән җуйсам?

Юктыр, бәгырем, мин булдыра алмам...

Сиңа атап соңгы шигырем язам -
кәгазь бите тула беренчесе... унынчысы...

...гомерлеккә, әллә бүгенгә генә
бу шигырем булыр соңгысы?!

©Ильяс Фархуллин
💔9
"Онытылмас дустым..."

Әй, Хәзәр*! Йөрәк дустым!
Күпме җанның эчке борчуларын
кабул иттең икән үзеңә?
Бихисаптыр... Суларыңа сыймый,
шул борчулар кара болыт булып
бүген дә күтәрелгән күгеңә...

Әй, Хәзәр! Җан дустым!
Сөйләнмәгән күпме йөрәк серен
ишетте икән текә ярларың?
Бушанырга килгән адәмнәрнең
шатлык-кайгы сеңгән күз яшеннән
тозлангандыр шушы суларың...

Әй, Хәзәр! Онытылмас дустым!
Син мине дә читләштермәдең -
бөтен кайгы-шатлыкларым белән
бер кеше белмәгән серләремне
сиңа көн дә килеп сөйләдем...

...исән булсам, тагын сөйләрмен!

Ярларыңнан ташып, сагынып көтәсеңдер,
онытылмас дустым - Хәзәрем...

©Ильяс Фархуллин

*Хәзәр диңгезе - Каспийское море
9👍2
"Йолдызлар"

Аяз күк йөзендә йолдызлар атыла -
көн саен йөзләгән, меңләгән.
Атылган-ватылган йолдызлар хакына
кайгыдан бүген дә тезләнәм...

Аяз күктә яшь йолдызлар сүнә -
көннән-көнгә кими яктылык.
Сүнә барган йолдызларны күрсәм,
җанга иңә ачы салкынлык...

...аяз күк йөзендә йолдызлар атыла,
яшь килеш йолдызлар юк була...

©Ильяс Фархуллин
💔6
...диңгез өсләрендә ак томан...

Бертуктамый вак-вак яңгыр ява -
диңгез дә кемнедер сагынган?
Әйе, юксынадыр... Мин үзем дә
вак-вак тамган яңгыр тамчысында
синең шәүләң күргәндәй булам...

...диңгез өсләрендә ак томан...

Инде күпме дәвер (ярга ябышкандай!)
су буеннан китә алмый торам -
ак томан эченнән вак-вак атлап
фәрештәдәй чыгарсың сыман...

...диңгез өсләрендә ак томан...

©Ильяс Фархуллин
13
"Шагыйрьме мин?"

Шагыйрьме мин? Юктыр!
Мин бары тик хисләрне кәгазьгә салучы,
ә хисләрем исә язгы сулар кебек -
ярларыннан ташып агучан...

Шагыйрьме мин? Юктыр!
Мин бары тик каләмемне кулда тотучы,
ә ул каләм исә барлык серләремне
шигырь итеп җырга салучы...

Шагыйрьме мин? Юктыр!
Мин бары тик дөньяны башкача күрүче,
әмма барлык җыелган сүзләрне
шигырь аша язып әйтүче!

Шагыйрьме мин? Юктыр,
әмма вакыт-вакыт
шагыйрьләр арасында йөрүче!

©Ильяс Фархуллин
11🔥1😁1
Күзлегемне салып бу дөньяга баксам,
бәлки, канлы дөньяны мин күрмәм (?),
бер гөнаһсыз сабыйлар тәненнән
инде күпме дәвер туктамыйча аккан
канның куе кызыллыгын сизмәм?!

Күзлегемне салып күкләргә карасам,
бәлки, киткәннәрнең шәүләләрен күрмәм (?),
җир битен буяган куе кызыл төснең
тормыш итәргә дә әле өлгермәгән
нәниләрнеке икәнлеген белмәм?!

Юк! Кызганыч, күзлегем салсам да,
барын күрәм, сизәм һәм беләм...

©Ильяс Фархуллин
💔11😢3
Каләмемнән тамган һәр уч сүзем
шакып керә алса йөрәгеңә,
сизмичә калмассың - бу җиһанда
яшеренгән иң олы бәхетне
таба алганымны синдә генә!

Каләмем сырлаган саф, ихлас сүзләрем
урын алгач ярсу йөрәгеңдә,
мәңгелек хәлемне тулаем аңларсың -
тирә-якның һәрбер шәүләсендә
чагылырмын синең күзләреңә...

©Ильяс Фархуллин
6
Сак кына булса да, тимәгез күңелгә!
Йөзләгән кешеләр болай да кагылды...
Кагылды!
"Сак кына" тиюдән шул газиз күңелем
ялганмас йөзләгән кисәккә ярылды...

Сезгә соң ни кирәк яралы күңелемнән?!
Ул резин түгел лә мең тапкыр кискәләп,
төрткәләп, изгәләп, типкәләп сынарга!

...янә берәү килә. Күзләрендә сорау:
"Мөмкинме икән газиз күңелегезнең
исән җире белән "сак кына" уйнарга?"

©Ильяс Фархуллин
11💔2
Бөтен галәм җылы язга күмелгәндә,
түбәләрдән боз яшьләре түгелгәндә,
тормыш китабыма янә килеп кердең
бар дөньямны нурга күмеп! Көтмәгәндә

елмайдың да, назлы кулың белән
чәчләремнән сыйпап, иңемә сарылдың...
Йөрәгем түрендә сине бер сүз көтте:

"СА - ГЫН - ДЫМ!"

©Ильяс Фархуллин
12
"Туфрак, тузан сеңгән он бөртеге"

Туфрак, тузан сеңгән он бөртеген
нәни куллар сөенә-сөенә чүпли!
Ничәнче ай икмәк күрмәгәндәй
пакет кисәгенә җыя чәчми-түкми:

нәни кулларыннан кушуч ясап,
тузан сеңгән онны ул сала...
Нинди гөнаһларың өчен икән
мондый язмыш көткән, әй, бала?

Төенчеген бәйләп, аны саклый-саклый
әнкәсе янына ул атлар.
Бүген аның бер телем булса да,
икмәк пешерерлек оны бар...

Бөтен дөнья белән шуны күзәтәбез,
кайгырабыз, һаман көтәбез!
Ә кайчан соң без бергә җыйналышып,
чынлап торып ярдәм итәрбез?!

...шушы хәлне ничәнче ай күреп,
"КЕШЕ" исемен ничек йөртәбез?!

...туфрак, тузан сеңгән он бөртеген
нәни куллар сөенә-сөенә чүпли...
Өстәлемдә бөтен нәрсәм дә бар, тик
тамагымнан бер ризык та үтми...

©Ильяс Фархуллин

P.s.Әлеге юллар Фәлистиндә төшерелгән коточкыч фотосурәтләрне һәм видеоязмаларны көн саен күрү дәверендә язылды.
💔11👍31😢1
Нурлы сипкелләрең балкыган йөзеңне
сер тулы, йолдызлы галәмгә тиңлимен!
Сурәтең салынган кәгазьгә карыйм да:
- Бердәнбер галәмем - син! – димен...

©Ильяс Фархуллин
12
***

Йөрәк серләремне, хисләремне
бер син сыйдырыр төсле тоелганга,
Җир шарын әйләнеп, ашкына-ашкына
килдем әле... килдем синең янга!

Күккә ашкан текә ярларыңа
борчулы уйларым сөйләсәм,
ишеткәннән шул текә ярларың
ярсый-ярсый түбән тәгәрәсә,
нишләр идең икән бу кайгыдан?!
Әйтче миңа, әйтче, Тын Океан!

Йөрәгемдә йөрткән хисләремне
ташларыңа утырып бүлешсәм,
хисләрнең көченнән тын суларың
ярларыңнан ташып күтәрелсә,
нишләр идең икән бу ярсудан?!
Әйтче миңа, әйтче, Тын Океан!

Әгәр боздай салкын суларыңа
дөрләп янган мәхәббәтем салсам,
тын суларың бер мизгел эчендә
кайнап чыкмасмы соң ул ялкыннан?!
Әйтче миңа, әйтче! Әй, Тын Океан!

...йөрәк серләремне, хисләремне
сыйдыра алырсыңмы, Тын Океан...

©Ильяс Фархуллин
6🔥4👏1🕊1
***

Үлем исе үпкә аша үтеп
кыса башлаганда тынымны,
йөрәктә урнашкан шәхесләргә
багышлармын шушы җырымны:

"Рәхмәт Сезгә! Минем тар йөрәктә
үзегезгә урын алганга,
җылы сүзләр аша яраларга
мәхәббәт даруын салганга!

Рәхмәт Сезгә! Бозлана башлаган
йөрәгемдә учак якканга -
минем кебек бер мескен кешедә
дус-иш, сөйгән ярны тапканга!

Һәрберегез үлмәс йөрәгемнең
мәңгегә яшәрсез түрендә
һәм балкырсыз якты йолдыз булып
ихлас күңелемнең күгендә!"

...

Шушы җырны җилләр җиткерсә,
минем юклыгымны белдерсә,
еламыйча искә алыгыз!
...моңлы җырны багышлаган кеше -
иксез-чиксез Сезне яратучы
җан дустыгыз, сөйгән ярыгыз!

©Ильяс Фархуллин
10😢2
2025/07/10 09:58:52
Back to Top
HTML Embed Code: