tgoop.com/lisantatar/101
Last Update:
Музейлар төне тәмам!
Мөхтәрәм Әхмәд Ибраһимов, Гали Богданов, Галим Хисаметдинов, Җәмил Шәрәфетдинов, Айнур Җамалтдинов, Айдар Сәйфетдинов, Сәйдәш Мифтахов, Габдулла, Азат Якупов, Динар Зыятдинов, Кадрия Гатаулина, Рәхимә Шиһапова һәм башкалар үзләрен иске татар теле белемнәрендә сынап карады. Моның җимешләре — бер кичәдә, бер утырышта өч хикәя тәрҗемә ителде!
Бүген һәрберебез төрле тизлектә, төрле әзерлек белән эшләде. Иң мөһим нәтиҗә, мөгаен, шундадыр: безнең өчен иске татар теле бүтән серле һәм укып булмаслык бер тел түгел. Күнекмәгән кешеләргә имляны уку озаграк тоелырга мөмкин. Юк, бу җиңел эш түгел, ләкин бүген ансыз алга китеш булмый.
❤️ Мөхтәрәм язылучалырбыз, сезгә "Шура" журналында 1910 нчы елда бастырылган Ш. Камалның "Кояш карап тора иде" хикәясен тәкъдим итәбез!
Тәрҗемәчеләребезгә, бу чараны оештыручы Татар китабы йортына, анда эшләүче искиткеч шәхесләргә мең-мең рәхмәт! Алга таба да яңа проектлар эшләргә язсын!
BY Лисан / لسان
Share with your friend now:
tgoop.com/lisantatar/101