tgoop.com/rdb_rt81/7616
Last Update:
Балалар язучысы һәм мәгариф эшлеклесе Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Югары Курса авылында туа. Туган авылындагы мәдрәсәне тәмамлагач, башта күршедәге Симет, аннары Сарай Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта.
1915 елда солдат хезмәтенә алына, фронтка озатыла. 1916 елда әсир төшә һәм 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби тоткын булып яши.
Ватанына кире әйләнеп кайткач,Г.Бакиров укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада мәктәпләрендә укыта (1918–1922). 1923 елда Казанга килә һәм Г.Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта кичке Җир төзү техникумында укый. Шулелларда ул ныклап торып әдәби иҗат эшебелән шөгыльләнә башлый, балалар өчентәрбияви характердагы хикәяләрен яза, Казанда пионерлар оешмасы төзү һәмаларның матбугат басмасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасын оештыруэшләрендә якыннан катнаша, шул газета битләрендә үзенең беренче хикәяләрен, очеркларын, мәкаләләрен бастыра.
1924 елда Г.Бакиров Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укыйбашлый. 1927–1929 елларда Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1935 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркәтибе булыпэшли. Бу елларда балалар сәхнәсе өчен«Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1935), «Сафабалалары» (1936) исемле пьесалары языла, «Урак өсте» (1930) дигән хикәяләрҗыентыгы басылып чыга.
1942 елда Г.Бакиров үзе теләп фронткакитә, «Ватан намусы өчен» фронт газетасының хәбәрчесе буларак, сугышныңахырынача алгы сызыкта була. Сугышкырында күрсәткән батырлыклары һәм хәрбихезмәт нәтиҗәләре өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәммедальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Г.Бакиров яңаданТатарстан китап нәшриятында эшли. 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлегенәкертелә. Аның «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965), «Бормалы юллар» (1982) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек китаплары сугыштан соңгы татар балалар әдәбияты хәзинәсендә лаеклы урын алып тора.
1966 елда язучыга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
BY 📚 Республиканская детская библиотека имени Роберта Миннуллина

Share with your friend now:
tgoop.com/rdb_rt81/7616