tgoop.com/tarihikanal/4256
Last Update:
Без, үскәндә, "чеп-чи" татар идек!
Югалмадык тагын, үзебез.
Урысчасын ипи-тозлык кына
"Пупалаган" буын идек без.
Урыс телен авыр үзләштердек,
Карурмандай иде ул элек.
Аңламаган сүзнең татарчасы
Гел тактада торды эленеп.
Хыяллар да туган телдә иде,
Татарчадан читкә чыкмады.
Тик шәһәрдә шул урысча белмәү -
Жәлләмәде безне, тукмады!
Трамвайга керсәң, сәер караш...
Истә әле күңел тулганы.
Башка милләт көлми, безнең татар,
Читкә китеп "кеше" булганы...
Сынау биргән чакта, билет алгач,
Тәрҗемәсен уйлап тилмердек.
Белгәнеңне әйтә алмый тору,
Күпкә авырлыгын без белдек
Яраклаштык үзе... Ияләштек
Укып чыктык, үсте балалар
Татар мәктәбенә бирмәс өчен,
Бик тырышты ата-аналар.
"Урысча бел! Кая төртелсәң дә,
Шул тел кирәк, ансыз бик кыен!
Татарчасын син беләсең иңде,
Әрәм була, балам, укуың!"
Менә җитте вакыт! Безнең буын
Оныкларын инде үстерә.
Һәр сорауга җавап эзләгәндә,
Тормышыннан мисал китерә.
Үз телебез кирәк ! Бездән башка
Ялгышларны кемнәр төзәтер?
Телен белми үскән оныкларны
Кем генә соң кабат өйрәтер?
Татар теле бит ул! Әнкәм теле!
Алыштырмый аны берни дә!
"Дөрес яшәдек", - дип уйлый идем,
Ризасызлык әле күңелдә.
Cиренә Гатиятова
BY 100 ел элек
Share with your friend now:
tgoop.com/tarihikanal/4256