tgoop.com/tatartoday/73358
Create:
2025-01-05 Last Update: 2025-01-07 16:42:55
🟥 ▶️ Кукмарага Итек бәйрәменә барып, Пропаганда бәйрәме карап кайттым. 💬 Мин бит инде кичә тумаган, журналистикага килгәнгә дә 20 ел тулып китте. Матрёшка, мамык шәл белән беррәттән, киез итекләр дә "урысларның милли символы", "часть русской души", дигән рекламалардан да, быел беренче тапкыр бу бәйрәмгә Президент фондыннан акча бүленүеннән дә, аның асылда нинди максат белән оештырылуын аңларга тиеш идем.🥸 Кукмара районының Туембаш, Өскебаш авылларының борынгыдан килгән кәсебе - киез итек басу. "Русская душа"ның ул авылларда ялгыш кына да адашканы юк. Җитмәсә, бик дини авыллар әле ул. Гарьләнгәннәрдер инде.🎤 Бәйрәмнең сәхнәдәге төп өлеше махсус операция турында шигырьләр сөйләп, ватан турында җырлар җырлап узды. Марина Карпова үзенең хәрбиләр янына тегендә җырларга баруын әйтеп, халыкка мөрәҗәгать итте: "Матушка Россия, родина моя" дигән җырны бергә видеога башкарабыз да, мин аны егетләргә салам, диде. Җырладылар.Менә шундый Итек бәйрәме! 📎 Видеоларда Татарстан турында бер матур җыр куям, бәйрәмнең шушы өлеше ошады. Ярминкәдәге агачтан эшләнгән әйберләрне күрсәтәм, чөнки кулына балта белән өтерге тота белгән кешеләрне үлеп яратам. Фотоларда - бәйрәмнең матур кешеләре. #ЭФ📍 @todaykazan 🔴 @tatartoday 🗞 🚀
Telegram News
Select “New Channel” Telegram users themselves will be able to flag and report potentially false content. A vandalised bank during the 2019 protest. File photo: May James/HKFP. Public channels are public to the internet, regardless of whether or not they are subscribed. A public channel is displayed in search results and has a short address (link). Activate up to 20 bots
from us