Telegram Web
Кәтринбурда “Акыл фабрикасы”

15 декабрьдә Кәтринбурда, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында, “Акыл фабрикасы” узды. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ЯШЕН яшьләр үзәге һәм Татарстанның Даими вәкиллеге бергәләп оештырды. Интенсивта Свердлау, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән һәм Пермь краеннан яшьләр катнашты. Чараның төп максаты – татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгын булдыру, милли проектларны үстерү һәм яңа идеяләрне туплау иде.

Программада татар яшьләре форумының проектлары тәкъдим ителде, төбәкләрдә татар мохите булдыру, үзаңны саклау һәм үстерү турында фикер алышулар булды. Катнашучылар ясалма фәһем куллану, социаль проектлар булдыру һәм милли контент булдыру серләрен өйрәнделәр. Моннан тыш, тарихи татар урыннарына экскурсия һәм шәҗәрә төзү сәнгате буенча остаханәләр оештырылды. Интенсив музыкаль кичә белән тәмамланды.

Чара нәтиҗәсендә катнашучылар яңа проектлар концепцияләрен эшләде. Чиләбе, Кәтринбур һәм Пермь өчен аерым мәдәни фестивальләр – “Галеев фест”, “Агафуров фест” һәм “Җиһанша фест” тәкъдим ителде. Бу интенсив яшьләр арасында татар мәдәниятен тану һәм аны үз төбәкләрендә үстерүгә этәргеч бирүче мөһим адым булды.
🔥62👍2
Мәскәүдәге Акыл фабрикасында оештырылачак маркет катнашучылары 🤩👇

1) Татарча комикслар https://www.tgoop.com/tatar_comics
2) ETNÒJEWEL - стильле һәм оригиналь бизәкләр бренды.
Коллекциядә милли бизәкләр һәм телефонга стикерлар бар https://www.tgoop.com/etnojewel
3) Лия Гәрәевадан милли стильдә бүләкләр һәм өй өчен дини бизәкләр https://www.tgoop.com/platochkisharfikii
4) Машина өчен татар телле ябыштырмалар https://vk.com/aitchetat

21 декабрь көнне көтеп калабыз!❤️
5❤‍🔥1👍1
2024 елда Шәриф Камалның тууына 140 ел тулды. Ел буена Татарстан Милли музееның филиалы — Татар китабы йортында төрле чаралар үтте.

🔢 музейда «140 мизгел» күргәзмәсе эшләде;

🔢 дәүләт хакимияте органнары, галимнәр, язучылар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында Шәриф Камалга куелган истәлек тактасына чәчәкләр салынды;

🔢 Салих Сәйдәш музее, Татар китабы йорты һәм «Идел» журналының иҗади коллаборациясе нәтиҗәсендә Ретрокосплей кичәсе үтте;

🔢 «Моң» театр мәйданчыгында «Матур туганда» кичәсе узды һәм Шәриф Камалның хикәяләре сәхнәләштерелде;

🔢 «"Хатын-кыз мәктүпләре": Шәриф Камал галәмендә хатын-кыз» дип аталган лекцияләр Музейлар төне, Сәнгать төне һәм «Печән базары» фестивальләрендә укылды;

🔢 Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге катнашында Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырылды.

🔢 Ш.Камалның юбилее хөрмәтенә Татарстанның Мәдәният министрлыгы әдәби бүләкнең приз фондын да арттырды. 2025 елның башында без 12 яшь язучы, тәрҗемәче һәм комикс авторына премия тапшырачакбыз.

🔢 Иң кызыклы вакыйгаларның берсе — «Татарча диктант» акциясе. Ул быел Шәриф Камал иҗатын халыкка тагын да якынайтырга ярдәм итте. Татарстан һәм Башкортстанда диктантта катнашучылар әдипнең «Матур туганда» романыннан өзек яздылар. Акциянең КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урнашкан төп мәйданчыгында «Шәриф Камал һәм "Акчарлаклар". Бер әсәр тарихы» күргәзмәсе дә эшләде. Бу мөһим проект өчен кадерле дусларыбыз — Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтебезне җиткерәбез.

🔢 «Казан утлары», «Фәнни Татарстан», «Мәйдан», «Безнең мирас», «Идел», «Казань», «Ихлас» журналларында язучы турында күләмле язмалар басылды. Күбесенең авторлары — музей хезмәткәрләре.

Шәриф Камалга багышланган чараларны оештыруда терәк булган

Татарстан Мәдәният министрлыгына,

Татарстан Милли музее җитәкчелегенә,

Шәриф Камалның нәсел дәвамчыларына;

Татарстан Язучылар берлегенә,

Бөтендөнья татар яшьләре форумына,

«Идел» журналына,

«Моң» театр мәйданчыгына,

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективына,

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты коллективына,

Татарстан Милли музее филиалы — Салих Сәйдәшев музеена, Милли музейның фәнни һәм административ бүлекләренә;

һәм безнең белән булган барлык дусларыбызга ихластан рәхмәтлебез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2👍2🥰1
2025/07/13 13:56:53
Back to Top
HTML Embed Code: