Мәскәүдә “Акыл фабрикасы”
21 декабрьдә Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Акыл фабрикасы” узды. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте бергәләп оештырды. Чарада Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре катнашты. „Акыл фабрикасы“ның төп максаты – татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгын булдыру, яңа идеяләрне туплау һәм аларны тормышка ашыру.
Программада татар яшьләре форумының проектлары тәкъдим ителде, зур шәһәрдә үзеңне югалтмау һәм үстерү турында фикер алышулар булды. Катнашучылар ясалма фәһем һәм СММ серләрен өйрәнделәр. Моннан тыш, төрки музыка уен кораллары, шәҗәрә төзү сәнгате, кызыклы милли контент булдыру һәм кастом буенча остаханәләр оештырылды. Интенсив стендап белән тәмамланды.
Чара нәтиҗәсендә катнашучылар яңа проектлар концепцияләрен булдырды.
„Акыл фабрикасы“ барышында шулай ук „Шәхес. Гаилә“ дип исемләнгән күргәзмә эшләде, этномаркет оештырылды.
Катнашучыларга, спикерларга һәм оештыруда ярдәм иткән һәркемгә күп-күп рәхмәт!
Киләсе чараларыбыз турында хәбәрдар булу өчен социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезгә язылыгыз!
📸 Тимерхан Петрунников фотолары

❤🔥10❤5👍5
Forwarded from Миллиард Татар
Выберите слово 2024 года в Татарстане?
Anonymous Poll
57%
БРИКС
23%
Чәч-чәк / Чак-чак
4%
«Ясалма фәһем» и «ясалма интеллект»
5%
Татарча телеграм
21%
Семья, гаилә
4%
«Шурале» и «Су анасы»
2%
«Хикәя» и «такмаза»
3%
«Метеор»
8%
«Утренний намаз»
2%
«Ачык университет»
🔥4❤🔥2🤩2
2024 нәтиҗәләре:
- Мин татарча сөйләшәм акциясен һәм Ташаяк ярминкәсен үткәрдек
- Печән Базарында 40 меңгә якын кеше җыйдык
- Татарча диктант яздык
- Jadidfestны гөрләттек
- Акыл Фабрикасы белән Самарда, Әлмәттә, Уфада, Кәтринбурда һәм Мәскәүдә булдык
- Ачык университет проекты кысаларында экскурсияләр уздырдык, яңа курслар төшердек 🔥
Ә сез нәтиҗәләр ясадыгызмы әле?

🔥14❤6👍3
Татар дөньясы өчен сәяси нәтиҗәләргә килгәндә, иң мөһиме: җирле үзидарә системасында авыл советларының сакланып калуы, яңа закон проектының Думада узмавы. Бу нәкъ Татарстанның авылларны яклап чыгуы нәтиҗәсендә булып чыкты.
Яңа канун проектында исә, ике баскычлы (авыл/ яки бистә/ яки кече шәһәр һәм икенче баскыч – гомумрайон) муниципалитетлардан бер баскычлы системага (район дәрәҗәсендә генә үзидарә) күчү каралган. Бу авылларны тизрәк бетерә торган канун өлгесе иде.
Татарстанның авыл үзидарә системасын яклап чыгуы татар халкы өчен генә түгел, ә Рәссәйнең күпчелек җирле халыклары өчен аеруча әһәмиятле иде.
Шәһәр мәдәнияте турында күпме сөйләсәк тә, тулыканлы тормыш белән яшәүче авылдан башка безнең милләтне күз алдына китереп булмый.
Күбебез шәһәрдә яшәсәк тә, без ерак бабаларыбыз кебек җәйләүгә авылга кайтабыз, рәхәтләнәбез, көч җыябыз, анда туган телдә генә аралашабыз. Авылларыбызны һәм андагы туган нигезләребезне, нәсел йортларыбызны саклыйк.
Ясалма фәһем дәверендә дә җирнең кыйммәте төшмәс, артыр гына.
Сүз уңаеннан, Рәссәйдә 5 меңгә якын татар авылы бар.

❤🔥11❤4👍3