Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
1616 - Telegram Web
Telegram Web
"Әнәк" агрофирмасының урып-җыю кампаниясендә яшьләребез дә актив катнаша. Хезмәт ямен, икмәк тәмен кечкенәдән белеп үсәләр.
👍11🙏2🔥1
Актанышыбызның Мактаулы гражданы Мирсәлим Мирсәет улын 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләдек. Күп кырлы, талантлы шәхес, җитәкче, Туган ягын өзелеп сөюче, туры сүзле, зур абруйга лаек райондашларыбызның берсе ул. Һәрдаим үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Юбилее уңаеннан көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте, ныклы сәламәтлек телибез. Балалар, оныклар шатлыгы, тыныч тормыш, аяз күк йөзе алдагы көннәрдә яшәү көче бирсен. Гомеренең дәвамы озын, үткәне кебек үк данлы, игелекле, изге эшләр белән тулып торсын!
👍12🙏3🎉1
Бүген Актанышка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы килде. Бик файдалы, эшлекле очрашу булды. Районның демографик динамикасына нәтиҗә ясалды. Марсель Мансур улы үлем һәм авыруларны киметү буенча үз тәкъдимнәрен бирде.

Әлбәттә, һәркем вакытында диспансерлаштыру узып үз сәламәтлеген кайгыртмаса табиблар да ярдәм итә алмаска мөмкин. Хөрмәтле райондашлар, озак вакытны ала торган чара түгел ул. Район үзәк хастаханәсендә тиешле дәрәҗәдә медицина күзәтүе узу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәркемнең сәламәтлеге үзенең кулында, шуны онытмасагыз иде.
👍11🙏3
Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган милли проектларның әһәмияте зур.

"Мәдәният" милли проекты кысаларында яңартылган Яңа Әлем мәдәният йорты моның ачык мисалы. Биредә 60 миллион сумлык эш башкарылды. Бию бүлмәсе, спортзалы, курчак театры булган мәдәният учакларының берсе ул.
👍6🙏51🔥1🎉1
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән очраштык бүген.
Яраланып бүгенге көндә дәва алган егетләребез дә бар.

Авыр тормыш сынаулары аша узып, илебезнең киләчәге өчен көрәш алып барган егетләребезгә ярдәм кулы сузу, тыныч тормышта үз урыннарын табуда ярдәм итү төп бурычларның берсе. Иң мөһиме исән-сау гына булсыннар.
🙏21
Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, райондашларыбыз! Барыгызны да ихлас күңелдән Хәрби-Диңгез Флоты көне белән тәбрик итәм.
Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаеклы өлеш керткән чын ир-егетләр бәйрәме.
Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне зур тарихы булган истәлекле дата белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телим.
Бәйрәм белән!
🙏15👍5👏4🔥2
Хөрмәтле десантчычылар, кадерле ВДВ ветераннары!
Сезне Россия Федерациясе Һава-десант гаскәрләре көне белән ихластан котлыйм!
Десант гаскәрләре - безнең армиянең горурлыгы. Бу чын батырлык мәктәбен узган егетләр һәрвакытта да сугышчан рухлары, батырлыклары, үзара ярдәмләшүләре белән аерылып тордылар. Безнең ил өчен катлаулы чорларда хәрби бурычны һәрвакыт лаеклы үтәделәр. Бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә чын батырлык үрнәкләре күрсәтәләр.
Дөньяларыбыз имин булсын. Барлык ветераннарга һәм хәрби хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим! Бәйрәм белән сезне!
👍15👏4
Өлкән яшьтәге апаларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә бик актив катнаша. Рәхмәт аларга.

Тыңламас авылында мондый өмәләр еш оештырыла. Изге эшкә башка җирлекләр дә кушылырга дип өметләнәм. Тиздән чираттагы гуманитар йөк юлга чыгачак. Егетләребезгә ярдәм итү һәркайсыбызның да изге бурычы. Илебезнең иминлеге, күк йөзенең аязлыгы, киләчәгебез алар кулында. Исән-имин генә булсыннар!
🙏16👌4👏3👍2
Бүген Колын авылның үзәге, иманы, терәге булган “Гөлчирә” мәчетенең 20 еллык күркәм юбилее узды. 
Мостафинар гаиләсе ярдәме белән сафка баскан иман йорты – авылга матурлык кына түгел, иман өстәп, үзенә күрә бер рухи ямь биреп тора. Ә аның төп байлыгы – авылда яшәгән халкы. Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык дигән әйтем бар.
Безнең буын мәчет-мәдрәсәләрсез яшәсә дә, иманын югалтмады, әби-бабаларыбыз хак динебезне саклап калып, безгә әманәт итеп тапшырды. Безнең бурыч -  аны үсеп килгән буынга тапшыру. 
Иман йортыбыз киләчәктә дә дин кардәшләребез белән тулып торсын. Үсеп килгән буынга әхлакый тәрбия бирсен. Дини гыйлем алган, намазга баскан бала начарлык кыла алмый. Аның күңеле чиста була. 
Дөньяларыбыз имин булсын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Бәйрәм белән!
👍9🙏7
2025/07/13 22:58:57
Back to Top
HTML Embed Code: